[1] Гайсә, алты кѳннән соњ, Петерне, Ягъкубны ћәм аныњ энесе Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр.
[2] Гайсәнењ тышкы кыяфәте аларныњ күз алдында үзгәреп китте: йѳзе кояш кебек балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.
[3] Менә алар каршында Муса белән Ильяс пәйгамбәрләр пәйда булдылар ћәм алар Гайсә белән сѳйләштеләр.
[4] Петер Гайсәгә әйтте: – Раббыбыз! Безнењ монда булуыбыз нинди яхшы! Телисењме, ѳч чатыр корам: берсен Сиња, берсен Мусага, берсен Ильяска?
[5] Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыњлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде.
[6] Бу тавышны ишетеп, шәкертләр йѳзтүбән капландылар ћәм нык куркыштылар.
[7] Гайсә, яннарына килеп, аларга кагылды ћәм: – Торыгыз, курыкмагыз! – диде.
[8] Шәкертләр, күтәрелеп карагач, Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр.
[9] Таудан тѳшкәндә Гайсә аларга боерып әйтте: – Адәм Улы терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сѳйләмәгез.
[10] – Ә канунчылар ни ѳчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар шәкертләре.
[11] – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. –
[12] Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар ћәм аныњ белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Улы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк.
[13] Шунда шәкертләре Гайсәнењ Чумдыручы Яхъя хакында сѳйләгәнен ањладылар.
[14] Алар халык тѳркеме янына әйләнеп кайткач, Гайсә алдына бер кеше килде ћәм тезләренә егылып:
[15] – Әфәндем, улымны кызганчы! Ањарда ѳянәк авыруы, ул бик газаплана. Еш кына әле утка, әле суга ташлана.
[16] Мин аны шәкертләрењә китергән идем, әмма алар аны савыктыра алмадылар, – диде.
[17] – Әй, имансыз ћәм бозык буын! Миња күпме сезнењ белән булырга? Сезне күпме түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез! – диде Гайсә.
[18] Гайсә җенгә чыгарга әмер бирде. Җен чыкты, малай исә шул ук мизгелдә савыкты.
[19] Шәкертләре Гайсә белән ялгыз гына калгач, Аныњ янына килделәр ћәм: – Ни ѳчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар.
[20] Гайсә җавап бирде: – Чѳнки инануыгыз аз. Сезгә хак сүз әйтәм: сезнењ горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса ћәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мѳмкин булмаган ћичнәрсә булмас иде. [
[21] ]
[22] Алар Гәлиләядә бергә җыелгач, Гайсә аларга әйтте: – Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә
[23] ћәм үтерелергә тиеш, әмма ѳченче кѳнне Ул терелтеп торгызылачак. Шәкертләр бик зур хафага тѳштеләр.
[24] Алар Кәпәрнаумга килеп җиткәч, Аллаћы Йортына салым җыючылар Петер янына килделәр. – Остазыгыз салым түләмиме? – дип сорадылар алар.
[25] – Әйе, түли – дип җавап бирде Петер. Петер ѳйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады: – Петер, син ничек уйлыйсыњ: җирдәге патшалар салымны ћәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз халкыннанмы, әллә чит җир кешеләреннәнме?
[26] Петер: – Чит җир кешеләреннән, – дип җавап бирде. – Алай булгач, үзенекеләре түләүдән ирекле, – диде Гайсә. –
[27] Әмма аларны рәнҗетмик. Дињгезгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, аныњ авызын ач ћәм анда кѳмеш тәњкә табарсыњ. Аны алып, Минем ѳчен дә, үзењ ѳчен дә салым җыючыларга бир.