[1] Берәүне дә хѳкем итмәгез, сезне дә Аллаћы хѳкем итмәс.
[2] Чѳнки нинди хѳкем белән хѳкем итсәгез, сез дә шундый хѳкем белән хѳкем ителерсез; ћәм нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер.
[3] Ничек син туганыњ күзендәге чүп бѳртеген күрәсењ, ә үз күзењдәге бүрәнәне сизмисењ?
[4] Үз күзењдә бүрәнә булганда, син ничек туганыња: «Күзењдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласыњ?
[5] Монафикъ! Элек үз күзењдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрењ ачык күрер ћәм туганыњныњ күзендәге чүпне ала алырсыњ.
[6] Изге нәрсәне этләргә бирмәгез: алар, сезгә борылып, үзегезне ботарларлар. Энҗеләрегезне дуњгызлар алдына сипмәгез. Алар ул энҗеләрегезне аяклары белән таптарлар.
[7] Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – ћәм сезгә ачарлар.
[8] Чѳнки ћәр сораучы ала, эзләүче таба ћәм шакучыга ачарлар.
[9] Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер?
[10] Һәм ул балык сораганда, кайсыгыз елан бирер?
[11] Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, сезнењ күктәге Атагыз Үзеннән сораучыларга бигрәк тә бирәчәк.
[12] Кешеләрнењ сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Чѳнки Муса кануныныњ ћәм пәйгамбәрләр китабында язылган тәгълиматныњ мәгънәсе шунда.
[13] Тар капкадан керегез, чѳнки ћәлакәткә илтүче юл җињел, капкасы да кињ, ћәм күпләр шул капкадан керәләр.
[14] Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, ћәм аны азлар гына таба.
[15] Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар.
[16] Сез аларны җимешләренә карап танырсыз. Күгән куагыннан йѳзем, тигәнәктән инҗир җыялармыни?
[17] Менә шулай, яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә начар агач начар җимеш бирә.
[18] Яхшы агач начар җимеш бирә алмый, ћәм начар агач яхшы җимеш бирә алмый.
[19] Яхшы җимеш бирми торган ћәр агачны кисеп, утка ташлыйлар.
[20] Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз.
[21] Күк Патшалыгына Миња: «Раббым! Раббым!» – дип әйтүче ћәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк.
[22] Кыямәт кѳнендә Миња күпләр: «Раббым, Раббым! Без Синењ исемењнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синењ исемењ белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синењ исемењ белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?» – дип әйтерләр.
[23] Менә шул вакытта Мин аларга: «Сезне, явызлык кылучыларны, Мин ћичкайчан белмәдем, китегез янымнан!» – дип җавап кайтарырмын.
[24] Шулай итеп, Минем сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче ћәркем үзенењ йортын таш ѳстенә салган акыллы кешегә охшаган.
[25] Яњгыр явып, елгалар ташып, кѳчле җилләр исеп шул йортка ябырылган, әмма ул җимерелмәгән. Чѳнки йорт таш нигез ѳстенә салынган булган.
[26] Ә инде ишетеп тә, сүзләремне үтәмәүче кеше үзенењ йортын ком ѳстенә тѳзегән акылсыз кешегә охшаган.
[27] Яњгыр явып, елгалар ташып, кѳчле җилләр исеп шул йортка ябырылган. Ул йорт җимерелеп тѳшкән, ћәм аныњ җимерелүе бик каты булган.
[28] Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аныњ ѳйрәтүенә халык хәйран калды.
[29] Чѳнки Ул аларны канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек ѳйрәтте.