[1] Шуннан соњ Гайсә янына шәкертләре килделәр ћәм: – Күкләр Патшалыгында кем ињ бѳеге? – дип сорадылар.
[2] Гайсә бер баланы чакырып алып, алар каршына бастырды
[3] ћәм: – Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, шушындый балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез, – диде.
[4] – Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, шул Күкләр Патшалыгында ињ бѳеге булыр.
[5] Һәм Минем хакка шушындый бер баланы кабул иткән кеше Мине кабул итә.
[6] Әмма Миња иман итүче шушындый кечкенәләрнењ берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, тирән дињгез суында батырсалар, аныњ ѳчен яхшырак булыр иде.
[7] Дѳньяга кайгы, чѳнки юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Вәсвәсәләрнењ килүе котылгысыз, әмма алар кем аркылы килә, шуња кайгы!
[8] Әгәр сине кулыњ яки аягыњ вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып, читкә ташла! Ике кулыњ ћәм ике аягыњ белән мәњгелек утка ташлануга караганда, тормышка бер кулыњ белән яки аксак килеш керүењ синењ ѳчен яхшырак.
[9] Әгәр күзењ сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны суырып алып, читкә ташла! Ике күзењ белән җәћәннәм утына ташлануга караганда, тормышка бер күзењ белән керүењ яхшырак.
[10] Карагыз, бала кебек иман итүчеләрнењ берсен дә түбәнсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларныњ фәрештәләре ћәрвакыт Күктәге Атамныњ йѳзен күреп торалар. [
[11] ]
[12] Сез ничек уйлыйсыз? Әгәр берәүнењ йѳз сарыгы булып, аныњ берсе югалса, ул кеше, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, югалганын эзләп китмәсме икән соњ?
[13] Ә инде тапкач, сезгә хак сүз әйтәм: югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куаныр.
[14] Сезнењ Күктәге Атагыз да шулай: кечкенәләрнењ берсенењ дә ћәлак булуын теләми.
[15] Әгәр туганыњ сиња каршы гѳнаћ кылса, барып, гаебен үзенә генә фаш ит. Ул тыњласа, син туганыњны үзењә кайтарган булырсыњ.
[16] Ләкин тыњламаса, ћәр очрак ике яки ѳч шаћит белән раслансын ѳчен, үзењ белән бер яки ике кешене ал.
[17] Әгәр аларны да тыњламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сѳйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыњламаса, ул чакта аныњ белән мѳгамәләњ мәҗүси, яки салым җыючы белән булган кебек булсын.
[18] Сезгә хак сүз әйтәм: җирдә нәрсәне тыйсагыз, шуны күктә Аллаћы тыяр ћәм нәрсәне рѳхсәт итсәгез, күктә Аллаћы да рѳхсәт итәр.
[19] Тагын сезгә әйтәм: сезнењ икегез җирдә, үзара килешеп, Күктәге Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны эшләячәк.
[20] Чѳнки икәү яки ѳчәү Минем хакка җыелса, Мин дә алар белән булачакмын.
[21] Шуннан соњ Аныњ янына Петер килде ћәм: – Раббым, туганымны, әгәр ул миња каршы гѳнаћ кылса, ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җидегә кадәрме?
[22] – Юк, җидегә кадәр түгел, ә җитмеш тапкыр җидегә кадәр, – диде ања Гайсә. –
[23] Күкләр Патшалыгы менә нәрсәгә охшаулы. Күз алдына китерегез: бер патша үзенењ хезмәтчеләреннән хисап эшен таләп иткән.
[24] Акча хисабы эше башлангач, ања ун мењ талант бурычлы бер кешене китергәннәр.
[25] Ул акчаларны кайтарып бирә алмагач, бурычын түләтер ѳчен, патша аныњ үзен дә, хатынын да, балаларын да, милкен дә сатырга әмер биргән.
[26] Бу хезмәтче патша каршында йѳзтүбән капланып әйткән: «Бурычымны кѳтче! Мин сиња барын да кайтарып бирәчәкмен!»
[27] Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән ћәм хезмәтчесен җибәргән.
[28] Ләкин бу хезмәтчесе, киткәч, үзенә бары тик йѳз динар тиешле хезмәттәшләренењ берсен очраткан. Ул аныњ бугазына ябышып, буа башлаган. «Миња бурычыњны түлә!» – дип таләп иткән.
[29] Тегесе, тезләренә егылып, ања: «Бурычымны кѳтче, мин кайтарып бирәчәкмен!» – дигән.
[30] Әмма тегесе, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр, аны тѳрмәгә утырткан.
[31] Патшаныњ башка хезмәтчеләре, моны күреп, бик кайгырганнар ћәм бар булган хәлне хуҗаларына сѳйләп биргәннәр.
[32] Шуннан соњ хуҗасы аны чакырып әйткән: «Яраксыз кол! Үтенгәч, мин синењ бѳтен бурычыњны бәхилләдем.
[33] Мин рәхимлек күрсәткән кебек, хезмәттәшењә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш идењ бит!»
[34] Һәм ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бѳтен бурычын түләп бетергәнгә кадәр, аны газаплаучылар кулына тапшырган.
[35] Әгәр туганыгызны ихлас күњелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнењ белән шулай эшләячәк.