Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:29

[1] Халык тѳркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, Аныњ янына шәкертләре килделәр.

[2] Гайсә аларны ѳйрәтә башлады ћәм әйтте:

[3] – Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чѳнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.

[4] Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чѳнки Аллаћы аларны юатыр.

[5] Юашлар бәхетле, чѳнки Аллаћы аларга җир ѳстеннән хакимлек итәргә бирер.

[6] Тәкъвалыкка ачыккан ћәм сусаган кешеләр бәхетле, чѳнки Аллаћы аларныњ ул теләген үтәр.

[7] Шәфкатьлеләр бәхетле, чѳнки аларга шәфкать күрсәтелер.

[8] Саф күњеллеләр бәхетле, чѳнки алар Аллаћыны күрерләр.

[9] Татулык урнаштыручылар бәхетле, чѳнки Аллаћы аларны Үзенењ балалары дип атар.

[10] Тәкъва булганнары ѳчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чѳнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.

[11] Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә ћәм сезгә каршы тѳрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле.

[12] Шатланыгыз ћәм куаныгыз! Күкләрдә сезнењ әҗерегез зур булачак. Чѳнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр.

[13] Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен югалтса, ања ничек тәм кертерсењ? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнењ таптавыннан башка ћичнәрсәгә дә яраклы булмас.

[14] Сез – дѳнья ѳчен яктылык. Тау башындагы шәћәр күренми кала алмас.

[15] Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, бәлки шәмдәлгә утырталар, ћәм ул ѳйдәгеләрнењ барысы ѳчен дә яктырта.

[16] Сезнењ яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар ѳчен, сезнењ яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын.

[17] Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, бәлки башкарырга дип килдем!

[18] Сезгә хак сүз әйтәм: җир ћәм күк юкка чыкканчы, канунныњ бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак: барысы да тормышка ашырылачак!

[19] Шулай итеп, кем дә кем бу ињ кечкенә әмерләрнењ дә берәрсен бозып, кешеләрне шуња ѳйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында ињ түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә ѳйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында бѳек булыр.

[20] Чѳнки сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейләрнекеннән ћәм канунчыларныкыннан ѳстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.

[21] Сезнењ ата-бабаларыгызга: «Үтермә! Кеше үтерүче Аллаћы тарафыннан хѳкем ителәчәк», – диелгәнне сез ишеттегез.

[22] Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хѳкем ителүгә лаек, туганына: «Яраксыз», – дип әйтүче исә Югары кињәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «Ахмак», – дип әйтүче җәћәннәм утына лаек.

[23] Шуња күрә, әгәр Аллаћыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыњныњ сиња каршы берәр нәрсәсе булуы исењә тѳшсә,

[24] бүләгењне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганыњ белән татулаш, аннан соњ гына кире килеп, бүләгењне бир.

[25] Берәү синењ белән дәгъвалашып, сине хакимгә алып барса, юлда барганда, әле вакыт бар чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә, гаепләүчењ сине хакимгә китерер, хаким зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, ћәм сине зинданга ябарлар.

[26] Сиња хак сүз әйтәм: бурычыњныњ актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассыњ.

[27] «Зина кылма», – дип ата-бабаларга әйтелгәнне сез ишеттегез.

[28] Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күњеленнән инде зина кылган була.

[29] Әгәр сине уњ күзењ гѳнаћка тѳшерсә, аны умырып алып, читкә ташла! Бѳтен тәнењ җәћәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзањны югалтуыњ синењ ѳчен яхшырак булыр.

[30] Әгәр сине уњ кулыњ гѳнаћка тѳшерсә, аны чабып, читкә ташла! Синењ бѳтен тәнењ җәћәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзањны югалтуыњ синењ ѳчен яхшырак булыр.

[31] Ата-бабаларыгызга: «Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән, ања аерылышу кәгазе бирсен», – дип әйтелгән иде.

[32] Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, хатыныныњ зина кылу сәбәбе булмый торып, аныњ белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Һәм аерылган хатынга ѳйләнгән кеше дә зина кыла.

[33] Ата-бабаларга: «Ялган ант итмә! Раббы каршында биргән антыњны үтә», – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез.

[34] Ә Мин сезгә әйтәм: бѳтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чѳнки ул – Аллаћыныњ тәхете.

[35] Җир белән дә ант итмә, чѳнки ул – Аллаћыныњ аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә, чѳнки ул – бѳек Патшаныњ шәћәре.

[36] Башыњ белән дә ант итмә, чѳнки чәчењнењ бер бѳртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсыњ.

[37] Сезнењ «Әйе» дигән сүзегез – «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын. Шуннан артык ћәммәсе шайтаннан була.

[38] Ата-бабаларга: «Күзгә – күз» ћәм «тешкә – теш» диелгәнне сез ишеттегез.

[39] Ә Мин сезгә әйтәм: үзењә явызлык кылучыга каршы килмә. Уњ яњагыња суккан кешегә сул яњагыњны да куй.

[40] Берәрсе сине хѳкемгә тартып, күлмәгењне алырга теләсә, ања ѳс киемењне дә бир.

[41] Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аныњ белән ике ара үт.

[42] Синнән сораучыга бир ћәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.

[43] Ата-бабаларга: «Якыныњны ярат, дошманыњны нәфрәт ит!» – дип әйтелгәнне сез ишеттегез.

[44] Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз ћәм сезне эзәрлекләүчеләр ѳчен дога кылыгыз.

[45] Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызныњ балалары булуыгызны күрсәтерсез. Чѳнки Аллаћы кояшын рәхимлеләр ѳчен дә, явызлар ѳчен дә чыгара ћәм яњгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра.

[46] Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаћы сезгә ни ѳчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соњ?

[47] Һәм сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, искитәрлек ни эшләгән буласыз? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соњ?

[48] Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters