[1] Гайсә Үзенењ янына унике шәкертен чакырып алып, аларга шакшы рухларны куып чыгару ћәм тѳрле авырулардан, тѳрле чирләрдән савыктыру вәкаләте бирде.
[2] Менә ул унике рәсүлнењ исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун ћәм аныњ энесе Әндри, Зебедәй улы Ягъкуб ћәм аныњ энесе Яхъя,
[3] Филип ћәм Бартулумай, Томас ћәм салым җыючы Маттай, Һалфай улы Ягъкуб, Таддай,
[4] Кѳрәшүче Шимун ћәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яћүд Искариот.
[5] Гайсә менә шушы уникене нәсыйхәт биреп җибәрде: – Башка халыкларга бармагыз ћәм Самареянењ бер шәћәренә дә кермәгез.
[6] Бигрәк тә Исраил халкыныњ югалган сарыклары янына барыгыз.
[7] Барганда исә: «Күкләр Патшалыгы якынлашты!» – дип хәбәр итегез.
[8] Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез.
[9] Путагызга салырга дип, үзегез белән алтын да, кѳмеш тә, бакыр акча да алмагыз.
[10] Биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшче үзенә ризык бирелүгә лаек.
[11] Берәр шәћәр яки авылга килгәч, анда кем лаеклы булуын табып, үзегез киткәнгә кадәр аныњ ѳендә калыгыз.
[12] Өйгә кергәндә, иминлек теләген әйтеп керегез.
[13] Әгәр ѳй лаеклы булса, анда сез теләгән иминлек булсын, ә лаексыз булса, сезнењ иминлегегез үзегезгә кире кайтсын.
[14] Ә берәр йорт яки шәћәр сезне кабул итмәсә, сүзләрегезне тыњламаса, ул чакта бу йорттан яки бу шәћәрдән киткәндә, аякларыгыздагы тузанны кагып тѳшерегез.
[15] Сезгә хак сүз әйтәм: хѳкем кѳнендә Сәдүм белән Гамура шәћәрләренә бу шәћәргә караганда җињелрәк булыр.
[16] Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргән кебек җибәрәм. Шуња күрә, еланнар кебек сакланучан булыгыз ћәм күгәрченнәр кебек эчкерсез булыгыз.
[17] Кешеләрдән сакланыгыз. Алар сезне мәхкәмәләргә тапшырырлар, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар.
[18] Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу – сез аларга ћәм халыкларга Минем хакта шаћитлек итсен ѳчен булыр.
[19] Сезне хѳкем итәргә китергән чакта, нәрсә ћәм ничек сѳйләргә дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сѳйләргә кирәклеге белдерелер.
[20] Чѳнки әйткән сүзләрегез сезнеке булмас, бәлки сезнењ аша Атагызныњ Рухы сѳйләр.
[21] Туган туганын, ата баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертерләр.
[22] Минем ѳчен барысы да сезне нәфрәт итәр. Ләкин ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр.
[23] Бер шәћәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз. Сезгә хак сүз әйтәм: сез Исраилнењ барлык шәћәрләрен әйләнеп чыгарга ѳлгергәнче, Адәм Улы киләчәк.
[24] Шәкерт үзенењ остазыннан ѳстен булмый, ћәм хезмәтче дә үзенењ хуҗасыннан ѳстен булмый.
[25] Шәкерт исә остазы кебек булса, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә. Йорт хуҗасын Белзебул дип атыйлар икән, ѳйдәгеләрен инде бигрәк тә шулай дип атарлар.
[26] Шуња күрә, алардан курыкмагыз! Ачылмый калачак бернинди капланган нәрсә ћәм беленми калачак бернинди яшерен нәрсә юк.
[27] Мин сезгә карањгылыкта сѳйләгәннәрне кѳн яктысында сѳйләгез, пышылдап әйткәннәрне ѳй түбәләреннән игълан итегез.
[28] Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Бәлки күбрәк җәћәннәмдә җанны да, тәнне дә ћәлак итә алучы Аллаћыдан куркыгыз!
[29] Ике чыпчык бер бакыр тәњкәгә сатыла түгелме соњ? Әмма аларныњ берсе дә Атагызныњ ихтыярыннан башка җиргә егылып тѳшмәс.
[30] Ә сезнењ хәтта башыгыздагы ћәр чәч бѳртегегез дә санаулы.
[31] Шулай итеп, курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк.
[32] Шулай итеп, Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен.
[33] Ә инде берәрсе кешеләр каршында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам каршында аннан ваз кичәрмен.
[34] Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык китерергә дип килмәдем, әмма кылыч алып килдем.
[35] Чѳнки Мин улы белән атаны, кызы белән ананы, килен белән каенананы аерырга дип килдем.
[36] Һәм кеше ѳчен ѳйдәгеләре дошман булыр.
[37] Үзенењ атасын яки анасын Миња караганда күбрәк яратучы кеше Миња лаек түгел. Үзенењ улын яки кызын Миња караганда күбрәк яратучы кеше Миња лаек түгел.
[38] Үзенењ хачын алмаган ћәм Миња ияреп бармаган кеше Миња лаек түгел.
[39] Тормышын үзе ѳчен сакларга тырышучы кеше аны югалтыр. Ә Минем ѳчен тормышын югалткан кеше аны табар.
[40] Сезне кабул итүче Мине кабул итә. Ә Мине кабул итүче Мине Җибәрүчене кабул итә.
[41] Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы ѳчен кабул итүче, пәйгамбәрнењ әҗерен алыр. Тәкъваны тәкъва булганы ѳчен кабул итүче тәкъваныњ әҗерен алыр.
[42] Кем шушы ињ түбәннәрнењ берсенә Минем шәкертем булганы ѳчен эчәргә дип бер чынаяк салкын су бирә, хак сүз әйтәм: әҗереннән мәхрүм калмаячак.