[1] Аллаћы Улы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнењ башы.
[2] Ишагыйя пәйгамбәр язганча: «Мин Синењ алдыњнан хәбәрчемне җибәрәм, ул Сиња юл әзерләр.
[3] Чүлдә кычкыручыныњ тавышы: „Раббыга юл әзерләгез, Ања сукмакларны турайтыгыз“».
[4] Шулай итеп, Чумдыручы Яхъя чүлгә килде. Ул: – Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, – дип ѳндәде. – Һәм Аллаћы сезнењ гѳнаћларыгызны кичерер.
[5] Бѳтен Яћүдия иле ћәм Иерусалим халкы аныњ янына килделәр. Килүчеләр үзләренењ гѳнаћларын икърар иттеләр, ћәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды.
[6] Яхъя исә дѳя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йѳрде, ашаган ризыгы саранча ћәм кыр балы иде.
[7] Ул вәгазендә әйтте: – Артымнан миннән кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аныњ аяк киеменењ каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен.
[8] Мин сезне суга чумдырам, ә Ул сезне Изге Рухка чумдырыр.
[9] Шул кѳннәрдә Гәлиләя ѳлкәсендәге Насара шәћәреннән Гайсә килде ћәм Яхъя Аны Үрдүн елгасында чумдырды.
[10] Гайсә, судан чыгу белән, күкләрнењ ачылуын ћәм Рухныњ күгәрчен рәвешендә Үзенә ињүен күрде.
[11] Күктән: «Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым!» – дигән тавыш килде.
[12] Шул вакытта ук Рух Гайсәне чүлгә алып китте.
[13] Ул, чүлдә кырык кѳн булып, шайтан тарафыннан сыналды ћәм кыргый хайваннар арасында яшәде. Фәрештәләр Ања хезмәт күрсәттеләр.
[14] Яхъя тѳрмәгә утыртылганнан соњ, Гайсә, Аллаћыдан килгән Яхшы хәбәрне сѳйләп, Гәлиләягә килде.
[15] Ул әйтте: – Вакыт җитте! Аллаћы Патшалыгы якынлашты! Тәүбә итегез ћәм Яхшы хәбәргә иман итегез!
[16] Ул, Гәлиләя дињгезе яныннан үтеп барганда, дињгездә балык тотучы (ә алар балыкчы иделәр) Шимунны ћәм аныњ энесе Әндрине күреп, әйтте: – Миња иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен.
[18] Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Ања иярделәр.
[19] Гайсә, бераз баргач, Зебедәй улы Ягъкубны ћәм аныњ энесе Яхъяны күрде. Алар кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде,
[20] ћәм Ул шунда ук аларны чакырды. Алар исә, аталары Зебедәйне ялчылары белән бергә кѳймәдә калдырып, Аныњ артыннан киттеләр.
[21] Кәпәрнаумга килгәч, шимбә кѳн туу белән, Гайсә ћәм Аныњ шәкертләре гыйбадәтханәгә бардылар ћәм Гайсә ѳйрәтә башлады.
[22] Аныњ ѳйрәтүенә барысы да хәйран калдылар, чѳнки Ул канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек ѳйрәтте.
[23] Шушы вакытта гыйбадәтханәгә эчендә шакшы рух булган кеше килеп керде ћәм кычкырды:
[24] – Насаралы Гайсә! Сиња бездән нәрсә кирәк? Син безне ћәлак итәргә килдењме? Мин Синењ Кем икәнењне беләм! Син – Аллаћыныњ Изгесе.
[25] Әмма Гайсә шакшы рухка боерды: – Эндәшмә, чык аннан!
[26] Шакшы рух, кешене калтыратып, кѳчле тавыш белән кычкырып, чыкты.
[27] Барысы да тањ калдылар ћәм бер-береннән сораша башладылар: – Бу нәрсәне ањлата икән? Бу – ниндидер яња куәтле тәгълимат? Бу Кеше шакшы рухларга боера ћәм алар Ања буйсыналар!
[28] Аныњ хакындагы хәбәр бик тиз арада бѳтен Гәлиләя тирәсендәге җирләргә таралды.
[29] Ягъкуб ћәм Яхъя белән бергә гыйбадәтханәдән чыккач ук, алар Шимун белән Әндри йортына юнәлделәр.
[30] Шимунныњ каенанасы кызышып, авырып ята иде, бу хакта Гайсәгә керү белән әйттеләр.
[31] Гайсә аныњ янына килде ћәм, кулыннан тотып, ања торырга булышты. Аныњ кызышуы бетте ћәм ул табын әзерли башлады.
[32] Ә инде кич җитеп, кояш баегач, Гайсәгә барлык авыруларны, җенле кешеләрне китерделәр.
[33] Бѳтен шәћәр халкы Шимун ћәм Әндри ѳенењ ишек тѳбенә җыелды.
[34] Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды ћәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аныњ Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде.
[35] Иртәгесен, яктырганчы ук, Ул торып аулак урынга китте, анда дога кылды.
[36] Иптәшләре белән Шимун Аны эзләп киттеләр ћәм,
[37] Гайсәне табып: – Барысы да Сине эзлиләр, – диделәр.
[38] – Китик башка урыннарга, күрше авыл-шәћәрләргә, Миња анда да Яхшы хәбәрне сѳйләргә кирәк. Мин шуныњ ѳчен килдем бит, – диде Гайсә.
[39] Гайсә шулай җеннәрне куып, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сѳйләп, бѳтен Гәлиләя җирендә йѳрде.
[40] Бер кѳнне, махау чире белән авыручы бер кеше килде ћәм, Гайсә каршында тезләнеп, үтенеп сорады: – Әгәр теләсәњ, мине тазарта алыр идењ!
[41] Гайсә, кызганып, кулын сузып, ања кагылды ћәм әйтте: – Әйе, телим. Тазарын!
[42] Аныњ махауы шунда ук бетте, ћәм ул тазарынды.
[43] Гайсә каты кисәтеп: – Кара аны, берәүгә дә берни сѳйләмә. Ләкин руханига бар. Ул үзе сине карасын. Барысына да терелүењ билгесе итеп, син Муса канунында таләп ителгән корбан бүләген китер, – дип, аны шунда ук җибәрде.
[45] Әмма ул, китү белән, булган хәл хакында бѳтен җирдә сѳйләп йѳрде. Шунлыктан Гайсә ачыктан-ачык йѳри алмады. Ул шәћәрләрдән читтә, аулак урыннарда булды, әмма анда да Аныњ янына бѳтен яктан килделәр.