[1] Гайсә, алар белән сѳйләшкәндә, тагын гыйбрәтле хикәяләр сѳйләде:
[2] – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: патша үзенењ улы ѳчен туй мәҗлесе үткәргән.
[3] Ул, чакырылган кунакларны мәҗлескә җыярга ниятләп, хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин кунаклар килергә теләмәгәннәр.
[4] «Мәҗлесем инде әзер: үгезләрем ћәм симертелгән мал суелган, бѳтен нәрсә әзер, кунакка килегез», – дип тагын хезмәтчеләрен чакырылган кешеләргә әйтергә җибәргән.
[5] Әмма, чакыруны санга сукмыйча, аларныњ ћәрберсе үз эшләре белән таралышканнар: берсе басуына киткән, берсе үзенењ сәүдә эшенә киткән,
[6] ә калганнары исә хезмәтчеләрне тотып кыйнаганнар ћәм үтергәннәр.
[7] Патша, ярсып, ул үтерүчеләрне юк итәргә, ә аларныњ шәћәрләрен яндырырга әмер биреп, гаскәрен җибәргән.
[8] Ә аннан соњ патша хезмәтчеләренә әйткән: «Мәҗлес әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булмадылар.
[9] Юл чатларына барыгыз, кемне генә күрсәгез дә, мәҗлескә чакырыгыз».
[10] Хезмәтчеләр, урамнарга чыгып, очраган бар кешене – яхшысын да, яманын да алып килгәннәр. Бѳтен мәҗлес бүлмәсе кунаклар белән тулган.
[11] Ләкин патша, кунакларны карарга чыккач, анда бәйрәм киеменә киенмәгән бер кешене күреп алган.
[12] Патша ања әйткән: «Дус, син ничек монда бәйрәм киеме кимичә килдењ?» Тегесе эндәшмәгән.
[13] Шуннан соњ патша хезмәтчеләренә: «Аныњ аяк-кулларын бәйләп, карањгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда елау ћәм теш шыкырдату булыр», – дигән.
[14] Чѳнки чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз.
[15] Шуннан соњ фарисейләр, китеп, Гайсәне ничек сүздә эләктерергә икән дип кињәшләштеләр.
[16] Алар үзләренењ шәкертләрен Һируд тарафдарлары белән бергә Гайсә янына җибәрделәр. – Остаз, – диделәр алар, – Синењ дѳрес Кеше булуыњны ћәм Аллаћы юлына хакыйкать буенча ѳйрәтүењне без беләбез. Кешеләрнењ Синењ хакта нәрсә уйлаганнары Сиња мѳћим түгел, чѳнки Син кешене кешедән аермыйсыњ.
[17] Шуња күрә, әйтче безгә, Син ничек уйлыйсыњ: кайсарга салым түләүне канун рѳхсәт итәме, әллә юкмы?
[18] Әмма Гайсә аларныњ явыз ниятләрен белеп, җавап бирде: – Сез нигә Мине сыныйсыз, монафикълар?
[19] Салымны нинди акча белән түлисез, аны миња күрсәтегез! Алар Ања динар бирделәр.
[20] – Монда кемнењ сурәте ћәм кемнењ исеме? – дип сорады алардан Гайсә.
[21] – Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Димәк, кайсарныкын кайсарга, ә Аллаћыныкын Аллаћыга бирегез, – диде шуннан соњ аларга Гайсә.
[22] Бу сүзләрне ишетеп, алар хәйран калдылар. Һәм Аны калдырып киттеләр.
[23] Шул ук кѳнне Гайсә янына саддукейлар килделәр. Алар исә үлгән кешеләрнењ терелүен инкяр итәләр иде. Алар Гайсәгә мондый сорау бирделәр:
[24] – Остаз, Муса канунда әйткән: «Әгәр берәү, бала тудырмыйча, үлеп китсә, аныњ тол хатынына бертуганы ѳйләнсен ћәм үлгән бертуганыныњ буынын дәвам иттерсен».
[25] Менә безнењ арабызда җиде туган бар иде. Беренчесе ѳйләнгән; бала тудырмыйча, хатынын туганына хатынлыкка калдырып, үлеп киткән.
[26] Икенчесе дә, ѳченчесе дә ћәм барлык җидесе белән дә шулай булган.
[27] Ә ахырда хатын үлеп киткән.
[28] Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул аларныњ кайсысыныњ хатыны булачак? Җидесе дә аныњ ире булган бит!
[29] – Сез ялгышасыз, чѳнки Изге язманы да, Аллаћы кодрәтен дә белмисез, – дип җавап бирде Гайсә.
[30] – Үлгәннәр терелеп торганда, алар ѳйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар.
[31] Ә үлгәннәрнењ терелеп тору мәсьәләсенә кагылсак, Аллаћыныњ әйткәннәрен сез укымадыгызмыни?
[32] Ул әйткән: «Мин – Ибраћим Аллаћысы, Исхак Аллаћысы ћәм Ягъкуб Аллаћысы». Аллаћы – үлеләр Аллаћысы түгел, бәлки тереләр Аллаћысы.
[33] Гайсәне тыњлаган халык Аныњ тәгълиматына тањ калды.
[34] Гайсәнењ саддукейларны эндәшмәслек итүен ишеткәч, фарисейләр бергә җыелдылар.
[35] Аларныњ берсе, канунчы, Аны сүзендә эләктерү нияте белән сорады:
[36] – Остаз, канунда кайсы әмер ињ мѳћиме?
[37] – «Раббы Аллаћыњны бѳтен йѳрәгењ, бѳтен җаныњ ћәм бѳтен акылыњ белән ярат», – диде Гайсә. –
[38] Бу – беренче ћәм ињ мѳћим әмер.
[39] Икенчесе дә шундый ук: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат».
[40] Бѳтен Муса кануны ћәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр.
[41] Фарисейләр исә бергә җыелгач, Гайсә алардан сорады:
[42] – Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Чыгышы буенча, Ул – кем Улы? – Давыт Улы, – дип җавап бирделәр алар.
[43] – Ә ни ѳчен Давыт, Изге Рух белән илћамланып, Мәсихне Раббы дип атый? Ул бит:
[44] «Раббы Аллаћы минем Раббыма әйтте: Мин дошманнарыњны салганчы Синењ аякларыњ астына Утыр Минем уњ ягымда», – диде.
[45] Шулай итеп, Давыт Аны Раббы дип атый икән, ничек инде Ул аныњ Улы була ала?
[46] Беркем дә Ања җавап кайтара алмады. Шушы кѳннән алып, бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.