Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:42

[1] Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаш? Күз алдыгызга китерегез: иртән иртүк хуҗа үзенењ йѳзем бакчасына эшчеләр ялларга барган.

[2] Ялчылар белән кѳненә бер динардан килешкәч, ул аларны йѳзем бакчасына җибәргән.

[3] Иртәнге сәгать тугызда ѳеннән чыгып, базар мәйданына килгәч, ул анда эшсез торган башка кешеләрне күреп

[4] әйткән: «Сез дә йѳзем бакчасына барыгыз. Мин сезгә тиешенчә түләрмен». Алар киткәннәр.

[5] Ә хуҗа унике сәгатьтә дә, кѳндезге сәгать ѳчтә дә шулай ук эшләгән.

[6] Сәгать бишләр тирәсендә хуҗа тагын чыгып, басып торган кешеләрне күреп әйткән: «Сез нигә монда кѳне буе эшсез торасыз?» – дип.

[7] «Безне беркем дә ялламады», – дип җавап кайтарганнар алар. Ул аларга: «Сез дә йѳзем бакчасына барыгыз», – дип әйткән.

[8] Кич җиткәч, хуҗа идарәчесенә: «Эшчеләрне чакырып, аларга түлә. Соњгы ялланганнарыннан башлап, беренчеләре белән тәмамла», – дигән.

[9] Кичке биштә ялланганнар килеп, ћәрберсе бер динар акча алган.

[10] Шуња карап, беренчеләре: «Күбрәк алырбыз», – дип уйлаганнар. Әмма алар да берәр динар акча алганнар.

[11] Ә алгач, хуҗага зарлана башлаганнар:

[12] «Бу соњ килгәннәре бары тик бер сәгать эшләделәр, ә син аларны безнењ белән тињләдењ. Без бит бу кѳннењ авырлыгын ћәм эсселеген кичердек».

[13] Әмма ул аларныњ берсенә җавап биргән: «Дустым, мин сиња карата гаделсезлек эшләмәдем. Син минем белән бер динарга килештењ түгелме соњ?

[14] Үзењә тиешлесен ал да кит. Ә мин бу соњгысына да сиња биргән хәтле бирәсем килә.

[15] Үземнењ акчам белән үзем теләгәнчә эшләргә минем хокукым юкмыни? Әллә син минем юмартлыгымнан кѳнләшәсењме?»

[16] Шулай, соњгылар беренче булырлар, ә беренчеләр исә соњгы булырлар, – диде Гайсә.

[17] Иерусалимга таба барганда, Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, аларныњ үзләренә генә әйтте:

[18] – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар ћәм канунчылар кулына тотып биреләчәк, Аны үлемгә хѳкем итәчәкләр

[19] ћәм, мыскыллау, камчылату ћәм хачка кадаклату ѳчен, мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. Әмма ѳченче кѳндә Ул үледән терелтеп торгызылачак.

[20] Шуннан соњ Зебедәйнењ хатыны, уллары белән Гайсә янына килеп, Аныњ алдында тезләнде. Ул Аннан нәрсәдер сорарга теләде.

[21] – Син нәрсә телисењ? – дип сорады Гайсә. – Минем бу ике улым Синењ Патшалыгыњда берсе уњ ягыња, икенчесе сул ягыња утырачак, дип вәгъдә итсәњ иде, – диде хатын.

[22] – Сез нәрсә сораганыгызны белмисез, – диде Гайсә. – Мин эчәчәк касәдән эчә алырсызмы? – Алырбыз, – диделәр алар.

[23] – Сез Минем касәмнән эчәрсез, ә уњ ягыма яки сул ягыма утырырга рѳхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда Атам тарафыннан билгеләнгәннәр утырачак.

[24] Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнењ бу туганнарына каршы ачулары чыкты.

[25] Ә Гайсә аларны чакырып алып: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре халыклар ѳстеннән хакимлек итәләр ћәм бѳекләр халыкларны үз куллары астында тоталар.

[26] Ләкин сездә алай булмасын! Сезнењ арагызда бѳек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын,

[27] ћәм арагызда беренче булырга теләүче сезнењ ѳчен кол булсын.

[28] Адәм Улы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр ѳчен дип килмәде, ә Үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу ѳчен Үзенењ тормышын бирергә дип килде, – диде.

[29] Гайсә шәкертләре белән Әрихә шәћәрен калдырып киткәндә, Аныњ артыннан зур тѳркем барды.

[30] Юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнењ үтеп баруын ишеткәч, кычкырып җибәрделәр: – Әфәнде, Давыт Улы! Безне кызган!

[31] Халык, ачуланып, аларныњ дәшмәвен таләп итте, әмма алар тагын да кѳчлерәк итеп: – Әфәнде, Давыт Улы! Безне кызган! – дип кычкырдылар.

[32] Гайсә, туктап, аларны чакырды ћәм: – Сезнењ ѳчен нәрсә эшләвемне телисез? – дип сорады.

[33] – Әфәнде! Безнењ күзләребез ачылсын иде! – диделәр алар.

[34] Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кулын тидерде: алар шунда ук күрә башладылар ћәм Ања ияреп киттеләр.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters