Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:32

[1] Гайсә таудан тѳшкәч, Аныњ артыннан күп халык иярде.

[2] Менә Аныњ янына бер махаулы кеше килеп тез чүкте ћәм: – Әфәнде! Әгәр теләсәњ, мине тазарта алыр идењ! – диде.

[3] Гайсә, кулын сузып, ања кагылды ћәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде. Һәм шунда ук аныњ махауы тазарды.

[4] Шуннан соњ Гайсә ања әйтте: – Кара аны, берәүгә дә сѳйләмә, ә руханига барып үзењне күрсәт ћәм терелүењне исбатлау билгесе итеп Муса кануны буенча таләп ителгән бүләкне тәкъдим ит.

[5] Гайсә Кәпәрнаумга килгәч, Аннан ярдәм сорап, йѳзбашы килде:

[6] – Әфәнде! Минем хезмәтчем ѳйдә параличтан бик нык газапланып ята.

[7] – Мин барып, аны савыктырырмын, – диде Гайсә.

[8] – Әфәнде! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде Ања йѳзбашы. – Тик сүз генә әйт, ћәм минем хезмәтчем савыгачак.

[9] Мин – үзем дә буйсынудагы кеше, ћәм минем кул астымда гаскәриләр бар. Аларныњ берсенә: «Кит», – дисәм, китә, икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә, хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.

[10] Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды ћәм артыннан ияреп баручыларга әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә Мин мондый ышануны ћичкемдә күрмәгән идем.

[11] Мин сезгә әйтәм: кѳнчыгыштан ћәм кѳнбатыштан күпләр килерләр ћәм Күк Патшалыгында Ибраћим, Исхак ћәм Ягъкуб белән бергә мәҗлес ѳстәле артында утырырлар.

[12] Ә кемгә Патшалык алдан билгеләнгән иде, алар тышкы карањгылыкка куылырлар: анда елау ћәм тешләр шыкырдату булыр.

[13] Йѳзбашына Гайсә: – Өењә кайт, ћәм сиња иманыњ буенча булсын, – диде. Һәм аныњ хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.

[14] Гайсә Петернењ ѳенә килде ћәм аныњ каенанасыныњ кызышып авырып ятуын күрде.

[15] Гайсә бу хатынныњ кулына кагылгач, кызышуы шунда ук бетте, ћәм ул, торып, Гайсә хѳрмәтенә табын әзерли башлады.

[16] Ә инде кич җиткәч, Гайсә янына җенле булган күп кешеләрне китерделәр. Ул Үзенењ сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды ћәм бѳтен авыруларны савыктырды.

[17] Чѳнки Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Ул безнењ сырхауларыбызны Үзенә алды ћәм авыруларыбызны күтәреп алып китте», – дип әйтелгәннәр тормышка ашырга тиеш иде.

[18] Тирә-ягындагы халык тѳркемнәрен күреп, Гайсә шәкертләренә дињгез аръягына кичеп чыгарга кушты.

[19] Шуннан соњ Аныњ янына бер канунчы килеп: – Остаз, Син кая гына барсањ да, мин Синењ артыњнан барырмын, – диде.

[20] – Тѳлкеләрнењ ѳннәре, кошларныњ оялары бар, ә Адәм Улыныњ баш тѳртер урыны да юк, – дип җавап бирде Гайсә.

[21] Икенче берсе – Аныњ шәкертләреннән берәү – Ања әйтте: – Әфәнде! Өемә кайтып, башта атамны күмеп килергә рѳхсәт ит.

[22] Ләкин Гайсә ања: – Миња ияр! Үлеләрне үле кешеләр үзләре күмсен, – диде.

[23] Гайсә кѳймәгә керде. Аныњ артыннан шәкертләре дә керде.

[24] Кинәт дињгез ѳстендә кѳчле давыл күтәрелде. Дулкыннар кѳймәгә бик каты итеп бәрделәр, ћәм ања су керде. Ә Гайсә йоклап ята иде.

[25] Шәкертләре килеп, Аны уяттылар ћәм: – Раббыбыз, коткар! Батабыз! – дип кычкырдылар.

[26] – Ни ѳчен сез шундый куркак, аз иманлылар? – диде Ул аларга. Гайсә, торып, җилләрне ћәм дињгезне тыйды. Һәм тынлык урнашты.

[27] – Кем соњ Ул? Җилләр дә, дињгез дә буйсына Ања! – дип кешеләр тањ калды.

[28] Гайсә аргы як ярдагы Гәдара җиренә килгәч, каберләр арасыннан Ања каршы җенле ике кеше килеп чыкты. Алар шундый усал булган ки, хәтта ул юлдан ћичкем үтә алмаган.

[29] – Аллаћы Улы, Сиња бездән нәрсә кирәк? Син монда безне вакытыннан элек җәфаларга килдењме? – дип кычкырдылар алар.

[30] Ә ерак түгел зур дуњгыз кѳтүе утлап йѳри иде.

[31] Җеннәр: – Әгәр безне куып чыгарсањ, дуњгыз кѳтүенә җибәрче! – дип үтенделәр Аннан.

[32] – Барыгыз, – дип җавап бирде Гайсә. Җеннәр чыгып, дуњгызлар эченә керделәр. Шунда ук бѳтен кѳтү текә ярдан дињгезгә атылып, суга батып үлде.

[33] Ә кѳтүчеләр исә торып чаптылар. Алар шәћәргә йѳгереп кайтып, барысы хакында сѳйләделәр. Җенле кешеләр белән дә ни булганын хәбәр иттеләр.

[34] Һәм менә бѳтен шәћәр халкы Гайсәнењ каршысына килде. Аны күреп, алар Аннан үзләренењ җиреннән китүен үтенделәр.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters