Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:52

[1] Гайсә Үзенењ сүзен тәмамлагач, Гәлиләядән китеп, Үрдүн аръягындагы Яћүдия җиренә юнәлде.

[2] Артыннан халык тѳркемнәре барды, ћәм Ул алар арасындагы авыруларны савыктырды.

[3] Гайсә янына фарисейләр килгәч, Аны сынарга теләп, сорадылар: – Ир кешегә хатынын ћәртѳрле сәбәптән аерып җибәрергә канун рѳхсәт итәме?

[4] – Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук «аларны ир ћәм хатын итеп бар итте», – дигәнне сез укымадыгызмыни? – дип сорады Гайсә. –

[5] Һәм Аллаћы әйткән: «Шуња күрә, ир кеше, атасын ћәм анасын калдырып, хатынына кушылыр ћәм икесе дә бер тән булыр».

[6] Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бѳтен. Аллаћы кушылдырганны кеше аермасын.

[7] – Ә нигә соњ Муса, кеше хатынын аерып җибәргәндә, ања аерылышу кәгазен бирергә тиеш, дип боерган? – диделәр алар.

[8] – Ул сезгә күњелләрегез каты булганга күрә аерылышырга рѳхсәт биргән. Башта алай түгел иде, – диде Гайсә. –

[9] Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылу сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша ћәм башкага ѳйләнә икән, ул зина кыла.

[10] Шәкертләре Ања: – Ирнењ хатынга карата мѳнәсәбәте шундый була икән, ул чакта ѳйләнмәве яхшырак, – диделәр.

[11] – Мин әйткәннәрне барысы да кабул итә алмыйлар, ә бары тик кемгә бирелгән булса, шул кабул итәр, – дип җавап бирде Гайсә. –

[12] Чѳнки кешеләр тѳрле сәбәпләр аркасында ѳйләнми: берәүләр ана карыныннан шундый булып туалар, икенчеләрен кешеләр шундый итәләр, ћәм ѳченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына үзләре ѳйләнмиләр. Моны кем кабул итә ала, шул кабул итсен!

[13] Шуннан соњ, кулларын куеп дога кылсын дип, кешеләр Гайсә янына балаларны алып килделәр. Шәкертләре исә аларны шелтәләделәр.

[14] Әмма Гайсә: – Балаларга ирек бирегез, аларга Минем янга килергә комачауламагыз! Чѳнки Күкләр Патшалыгы менә шундыйларныкы, – диде.

[15] Алар ѳстенә фатихалау ѳчен кулларын куйгач, Гайсә аннан китте.

[16] Бервакыт Гайсә янына бер кеше килде: – Остаз, мәњгелек тормышны алыр ѳчен мин нинди игелекле эш эшләргә тиеш? – дип сорады ул.

[17] – Син игелек хакында ник Миннән сорыйсыњ? Берәү генә игелекле. Мәњгелек тормышка керәсењ килә икән, Аныњ әмерләрен үтә, – диде Гайсә.

[18] – Ниндиләрен? – дип сорады тегесе. Гайсә җавап бирде: – Кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаћитлек итмә,

[19] атањны ћәм анањны хѳрмәт ит ћәм якыныњны үзењне яраткан кебек ярат.

[20] – Мин боларны үтәп килдем. Миња тагын нәрсә җитми? – дип сорады егет.

[21] – Камил булырга теләсәњ, бар да, булган милкењне сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәњ, күктәге хәзинәгә ия булырсыњ. Аннары яныма кил дә Миња ияр, – диде Гайсә.

[22] Егет исә, бу сүзләрне ишетеп, борчуга тѳште ћәм китеп барды. Чѳнки ул бик бай кеше иде.

[23] Ә Гайсә шәкертләренә әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул.

[24] Тагын сезгә әйтәм: бай кешегә Аллаћы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җињелрәк.

[25] Шәкертләре, моны ишетеп, бик аптырадылар. – Алай булгач, кем генә котыла алыр соњ? – дип сорадылар алар.

[26] Гайсә аларга карап: – Бу – кешеләргә мѳмкин түгел, әмма Аллаћыга барысы да мѳмкин, – диде.

[27] Шуннан соњ Петер Гайсәгә мѳрәҗәгать итте: – Менә без, бѳтен нәрсәбезне калдырып, Сиња иярдек. Моныњ ѳчен безгә нәрсә була?

[28] – Сезгә хак сүз әйтәм: бѳтен дѳнья яњаргач, Адәм Улы шѳћрәтле тәхетенә утырганнан соњ, сез дә, Миња иярүчеләр, Исраилнењ унике кабиләсе ѳстеннән хакимлек итеп, унике тәхеткә утырачаксыз.

[29] Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сењелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган ћәркем йѳз тапкыр күбрәк алачак ћәм ања мәњгелек тормыш биреләчәк.

[30] Әмма беренче булганнарныњ күбесе ахыргы булырлар, ә ахыргылары исә беренче булырлар.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters