[1] Алар Иерусалимга якынлашканда, Зәйтүн тавындагы Бәйтфәги авылына килгәч, Гайсә ике шәкертен җибәрде
[2] ћәм: – Алда күренеп торган авылга барыгыз. Шунда ук бәйдәге ана ишәк белән яшь ишәкне күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, Миња китерегез.
[3] Кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, ања: «Алар Хуҗага кирәк», – дип әйтегез. Һәм ул ишәкләрне шунда ук җибәрер, – диде.
[4] Бу – пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын ѳчен булды:
[5] «Сион кызына әйтегез: „Менә Патшањ сиња килә. Ул юаш; ишәккә ћәм тайга, камыт кигезелгән ишәк баласына атланган“».
[6] Шәкертләре, барып, барын да Гайсә кушканча эшләделәр.
[7] Баласы белән ишәкне алып китерделәр. Өс киемнәрен ишәкләр ѳстенә салдылар ћәм Гайсә аларга атланды.
[8] Зур халык тѳркеме киемнәрен юл ѳстенә җәйделәр, башкалары исә агач ботакларын сындырып юлга салдылар.
[9] Гайсәнењ алдыннан ћәм артыннан килүче зур халык тѳркемнәре: – Давыт Улына Һошанна! Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк! Югарыда Һошанна! – дип кычкырдылар.
[10] Гайсә Иерусалимга килеп кергәч, бѳтен шәћәр кузгалды. – Кем бу? – дип сораштылар кешеләр.
[11] – Бу – Гайсә, Гәлиләядәге Насарадан пәйгамбәр, – дип җавап бирде халык.
[12] Гайсә, Аллаћы Йортына кереп, барлык сатучыларны ћәм сатып алучыларны куып чыгарды, акча алмаштыручыларныњ ѳстәлләрен ћәм күгәрчен сатучыларныњ утыргычларын аударып ташлады.
[13] Гайсә аларга әйтте: – Изге язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты дип аталыр», – дип язылган, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез!
[14] Аллаћы Йортында Гайсә янына сукырлар ћәм аксаклар килде ћәм Ул аларны савыктырды.
[15] Ләкин баш руханиларныњ ћәм канунчыларныњ, Ул эшләгән искиткеч эшләрне ћәм балаларныњ Аллаћы Йортында: «Давыт Улына Һошанна!» – дип кычкыруларын күреп, ачулары чыкты.
[16] Алар Ања әйттеләр: – Аларныњ нәрсә әйтүләрен ишетәсењме? – Әйе, – дип җавап бирде Гайсә. – Сез: «Балалар ћәм нарасыйлар авызыннан Син Үзењә мактау чыгарттыњ», – дип язылганны әллә укымадыгызмы?
[17] Гайсә, аларны калдырып, шәћәрдән Бәйтәниягә китте ћәм тѳнне анда үткәрде.
[18] Иртә белән шәћәргә таба юл тотканда, Гайсәнењ карыны ачты.
[19] Юл буендагы инҗир агачын күреп, Ул аныњ янына килде, әмма яфрактан башка берни тапмагач, ања: – Беркайчан да җимешењ булмасын! – диде. Һәм шунда ук инҗир агачы корып тѳште.
[20] Моны күреп, шәкертләренењ исләре китте. – Ничек алай кинәт кенә инҗир агачы корып тѳште соњ? – дип сорадылар алар.
[21] – Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз ћәм икеләнмәсәгез, сез Мин инҗир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрелеп, дињгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак.
[22] Һәм догагызда ни генә сорасагыз да, әгәр ышансагыз, алырсыз, – диде Гайсә.
[23] Гайсә Аллаћы Йортына кереп, анда ѳйрәткән вакытта, янына баш руханилар белән халык аксакаллары килде. – Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисењ? Андый хокукны Сиња кем бирде? – дип сорадылар алар.
[24] – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, – диде аларга Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.
[25] Яхъяныњ суга чумдыруы кемнән булды? Күктәнме, әллә кешеләрдәнме? Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни ѳчен сез ања ышанмадыгыз?» – дип сораячак.
[26] Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр.
[27] Шуња күрә алар Гайсәгә: – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим.
[28] Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенењ ике улы булган. Беренчесе янына килеп, ул әйткән: «Улым, бүген йѳзем бакчасына барып эшлә әле».
[29] Тегесе: «Теләмим», – дип әйткән, әмма бераздан кире уйлап, киткән.
[30] Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип әйткән, әмма бармаган.
[31] Аталарыныњ ихтыярын кайсысы үтәгән? – Беренчесе, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Ышаныгыз: Аллаћы Патшалыгына салым җыючылар ћәм фахишәләр сездән алда керәчәкләр.
[32] Чѳнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез ања ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар ћәм фахишәләр ања ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбә итмәдегез ћәм ања ышанмадыгыз.
[33] Хәзер икенче гыйбрәтле хикәяне тыњлагыз. Җир биләүче бер кеше булган. Ул йѳзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йѳзем изү ѳчен чокыр казыган, бакчаны саклау ѳчен манара торгызган ћәм бакчаны йѳзем үстерүчеләргә куллану ѳчен биреп, үзе чит якларга китеп барган.
[34] Уњыш җыяр вакыт җиткәч, үз ѳлешен алырга дип, үзенењ хезмәтчеләрен җибәргән.
[35] Әмма йѳзем үстерүчеләр хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, башкасын үтергәннәр, ѳченчесен ташлар атып үтергәннәр.
[36] Хуҗа тагын да күбрәк хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.
[37] Нићаять, «Улыма хѳрмәт күрсәтерләр», – дип уйлап, улын җибәргән.
[38] Әмма йѳзем үстерүчеләр хуҗаныњ улын күреп, бер-беренә: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик ћәм ања каласы мирас безнеке булыр», – диешкәннәр.
[39] Алар аны тотып, йѳзем бакчасыннан алып чыгып үтергәннәр.
[40] Шулай итеп, йѳзем бакчасыныњ хуҗасы әйләнеп кайткач, бу йѳзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?
[41] – Ул явыз кешеләрне коточкыч рәвештә үтерер ћәм йѳзем бакчасын башка йѳзем үстерүчеләргә кулланырга биреп торыр. Болар хуҗага тиешле ѳлешне вакытында бирерләр, – дип җавап бирделәр алар.
[42] – Ә сез Изге язмада: «Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш ињ мѳћим почмак ташы булды. Бу Раббы тарафыннан эшләнде ћәм безнењ алда гаҗәп нәрсә», – дигәнне укымадыгызмыни? – диде Гайсә. –
[43] Шуња күрә, Мин сезгә әйтәм: Аллаћы Патшалыгы сездән алынып, аныњ җимешен китерүче халыкка биреләчәк.
[44] Бу таш ѳстенә егылган ћәркем челпәрәмә киләчәк, ә ул таш кемнењ дә булса ѳстенә тѳшсә, аны сытачак.
[45] Баш руханилар ћәм фарисейләр Гайсәнењ гыйбрәтле хикәяләрен ишетеп, Аныњ үзләре хакында сѳйләвен ањладылар.
[46] Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин Аны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыктылар.