[1] Шуннан соњ Иерусалимнан Гайсә янына фарисейләр ћәм канунчылар килделәр.
[2] – Ни ѳчен Синењ шәкертләрењ ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар: ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорадылар.
[3] – Ә сез ни ѳчен үзегезнењ йолаларыгыз хакына Аллаћы әмерен бозасыз? – дип каршы тѳште Гайсә. –
[4] Аллаћы: «Атањны ћәм анањны хѳрмәт ит» ћәм «Атасын ћәм анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш», – дип әйткән.
[5] Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына: „Мин сиња бирергә тиеш булган бүләкне Аллаћыга вәгъдә иттем“, – дип әйтсә,
[6] ања инде атасын хѳрмәтләмәсә дә ярый», – дип ѳйрәтәсез. Моныњ белән сез үзегезнењ йолагыз хакына Аллаћы сүзен юкка чыгарасыз.
[7] Монафикълар! Сезнењ хакта Ишагыйя пәйгамбәр алдан күреп дѳрес әйткән:
[8] «Бу халык Мине теле белән хѳрмәт итә, ә күњелләре исә Миннән еракта.
[9] Аларныњ Миња табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә ѳйрәтәләр».
[10] Гайсә халыкны Үзе янына чакырып әйтте: – Тыњлагыз ћәм тѳшенергә тырышыгыз.
[11] Аллаћы алдында кешене авызына кергән нәрсә түгел, ә авызыннан чыккан нәрсә пычрата.
[12] Шуннан соњ, шәкертләре Аныњ янына килеп: – Синењ сүзләрењне ишетеп, фарисейләрнењ рәнҗүләрен беләсењме? – диделәр.
[13] – Күктәге Атам тарафыннан утыртылмаган ћәр үсенте тамыры белән йолкыначак, – диде Ул. –
[14] Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йѳрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып тѳшәчәк.
[15] – Безгә бу сүзләрне ањлатып бирче, – дип мѳрәҗәгать итте Ања Петер.
[16] – Әллә сез дә ћаман ањламыйсызмы? – диде Гайсә. –
[17] Авызга кергән нәрсәнењ карынга керүе, ә аннан тышка чыгарылып ташлануы сезгә ањлашылмыймыни?
[18] Кешенењ авызыннан чыкканы йѳрәгеннән чыга. Аны шул пычрата.
[19] Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаћитлек итү, хурлау кешенењ йѳрәгеннән чыга.
[20] Кешене менә шулар пычрата. Ә юмаган куллар белән ашау кешене пычратмый.
[21] Гайсә ул урыннан Тур ћәм Сидун җирләренә китте.
[22] Аныњ янына шул җирләрдә яшәүче кәнганлы хатын килде. – Әфәнде, Давыт Улы! Кызган мине: минем кызым җенле ћәм бик нык газаплана! – дип кычкырды ул.
[23] Әмма Гайсә ања бер сүз белән дә җавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аннан үтенә башладылар: – Җибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнењ арттан килә.
[24] – Мин Исраил халкыныњ югалган сарыкларына гына җибәрелгән идем, – дип җавап бирде Гайсә.
[25] Әмма хатын якын килде ћәм Аныњ каршында йѳзтүбән капланып: – Әфәнде, миња ярдәм итче! – диде.
[26] – Икмәкне балалардан алып, кѳчекләргә ташлау яхшы түгел, – диде Гайсә.
[27] – Әйе, Әфәнде. Ләкин кѳчекләр дә хуҗаларыныњ ѳстәленнән коелган валчыкларны ашый бит, – дип җавап кайтарды хатын.
[28] Гайсә ања: – Әй, хатын! Синењ иманыњ нык! Сиња теләгәнењчә булсын, – диде. Һәм шул ук вакытта аныњ кызы савыкты.
[29] Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя дињгезе яры буйлап барды. Ул тауга менеп утырды.
[30] Аныњ янына халык тѳркемнәре аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне ћәм башка күп тѳрле авыру кешеләрне алып килделәр. Алар авыруларны Аныњ аяклары янына салдылар, ћәм Гайсә аларны савыктырды.
[31] Телсезләрнењ сѳйләшүен, гарипләрнењ савыгуын, аксакларныњ йѳрүен ћәм сукырларныњ күрүен күреп, халык тањ калды. Һәм алар Исраил Аллаћысын данладылар.
[32] Гайсә шәкертләрен чакырып, аларга: – Кешеләрне кызганам. Алар Минем белән инде ѳч кѳн буе, ә ашарларына ћичнәрсәләре юк. Минем аларны ач килеш җибәрәсем килми: юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте.
[33] – Шундый тѳркемне туендырырлык икмәкне монда, чүлдә, кайдан алырга? – диделәр Ања шәкертләре.
[34] – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Җиде икмәк ћәм берничә кечкенә балык, – дип җавап бирделәр алар.
[35] Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты ћәм,
[36] җиде икмәкне ћәм балыкларны алып, шѳкрана кылды. Аларны сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка ѳләште.
[37] Барысы да ашап туйдылар. Шәкертләре калган сыныкларны җиде кәрзин тутырып җыйдылар.
[38] Ә ашаучылар исә, хатыннарны ћәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мењ кеше иде.
[39] Халыкны җибәргәч, Гайсә кѳймәгә утырды ћәм Мәгедән җирләренә юл тотты.