Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:37

[1] Гайсә, Һируд патша идарә иткән вакытта, Яћүдия җирендәге Бәйтлехем шәћәрендә туды. Кѳнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимга килделәр.

[2] – Яња туган яћүдләр Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без кѳнчыгыштан Аныњ йолдызын күрдек ћәм Ања табыну ѳчен сәҗдә кылырга дип килдек.

[3] Һируд патша, бу хакта ишеткәч, хафага тѳште. Һәм аныњ белән бергә бѳтен Иерусалим хафаланды.

[4] Халыкныњ барлык баш руханиларын ћәм канунчыларын җыеп, ул алардан Мәсихнењ кайда туарга тиешлеген сорады.

[5] – Яћүдия җирендәге Бәйтлехем шәћәрендә, – диделәр алар. – Чѳнки пәйгамбәр аркылы Аллаћы болай дип әйткән:

[6] «Һәм син, Яћүд җирендәге – Бәйтлехем! Яћүд җирендәге мѳћим шәћәрләрдән ињ түбәне түгелсењ. Чѳнки синнән Юлбашчы чыгачак. Ул Минем Исраил халкымныњ Кѳтүчесе булачак».

[7] Шуннан соњ Һируд, йолдызчыларны яшертен рәвештә чакыртып алып, алардан йолдызныњ тѳгәл калыккан вакытын белеште

[8] ћәм, аларны Бәйтлехемгә җибәреп: – Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миња хәбәр итегез. Мин дә Ања сәҗдә кылырга барыр идем, – диде.

[9] Патшаны тыњлаганнан соњ, йолдызчылар юлга чыктылар, ћәм алар кѳнчыгышта күргән йолдыз аларныњ алларыннан барды. Бала булган урынга килеп җиткәч, ул шул урын ѳстендә туктады.

[10] Йолдызны күреп, алар шундый шатландылар, шундый сѳенделәр!

[11] Йолдызчылар, ѳйгә кергәч, анасы Мәрьям белән Баланы күрделәр. Бала каршында сәҗдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Ања алтын, ладан ћәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр.

[12] Тѳшләрендә Һируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.

[13] Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфныњ тѳшендә күренеп: – Баланы анасы белән алып Мисырга кач. Мин сиња әйткәнгә кадәр шунда кал. Чѳнки Һируд, Баланы табып, үтерергә ниятли, – диде.

[14] Ул, торып, анасы белән Баланы алды ћәм тѳнлә белән Мисырга китте.

[15] Һируд үлгәнгә кадәр ул анда калды. Бу исә Раббыныњ пәйгамбәр аша: «Мисырдан чакырып алдым Мин Үземнењ Улымны», – дигәннәре гамәлгә ашсын ѳчен булды.

[16] Һируд үзенењ йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, бик ярсыды. Ул, Бәйтлехемдә ћәм аныњ тирәсендә яшәүче ике яшькә кадәр булган, ягъни йолдызчылар аркылы белгән вакытта туган бѳтен ир балаларны үтерергә боерып, гаскәриләрен җибәрде.

[17] Иремия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр шулай гамәлгә ашты:

[18] «Рама шәћәрендә кѳчле тавыш, кычкырып ћәм ыњгырашып елау ишетелә. Бу – балалары ѳчен Рәхилә елый Һәм үзенә юатуны теләми, чѳнки алар юк инде».

[19] Һируд үлгәннән соњ, Мисырда Йосыфныњ тѳшендә Раббыныњ фәрештәсе күренеп:

[20] – Тор, Баланы анасы белән алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Чѳнки Баланы үтерергә теләүчеләр инде үлделәр, – диде.

[21] Йосыф торды да, анасы белән Баланы алып, Исраил җиренә китте.

[22] Әмма Яћүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты. Тѳшендә кисәтү алгач, ул Гәлиләя ѳлкәсенә китте ћәм

[23] Насара шәћәренә барып урнашты. Раббыныњ пәйгамбәрләр аркылы: «Аны „Насаралы“ дип атарлар», – дигән сүзләре шулай гамәлгә ашты.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters