[1] Ул кѳннәрдә Яћүдия чүленә Чумдыручы Яхъя килде.
[2] Ул: – Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы якынлашты! – дип игълан итте.
[3] Ишагыйя пәйгамбәр: «Чүлдә кычкыручыныњ тавышы: „Раббыга юл әзерләгез, Ања сукмакларны турайтыгыз“», – дип Яхъя турында әйткән иде.
[4] Яхъя дѳя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йѳрде. Ашаган ризыгы саранча ћәм кыр балы иде.
[5] Аныњ янына Иерусалим халкы ћәм бѳтен Яћүдия белән Үрдүн буе тѳбәгендә яшәүчеләр килә иде.
[6] Килүчеләр үзләренењ гѳнаћларын икърар иттеләр, ћәм аларны Яхъя Үрдүн елгасында чумдырды.
[7] Суга чумдырылырга дип, күп фарисейләрнењ ћәм саддукейларныњ килүен күреп, ул аларга: – Сез, елан токымы! Аллаћыныњ якынлашып килүче ачуыннан кача алырбыз, дип сезгә кем әйтте?
[8] Ихлас күњелдән тәүбә иткәнегезне күрсәтә торган җимеш китерегез.
[9] «Безнењ атабыз – Ибраћим», – дип күњелегездән әйтәсе булмагыз. Сезгә әйтәм: Аллаћы менә бу ташлардан Ибраћимга балалар булдыра ала.
[10] Балта агачлар тѳбендә ята, ул инде әзерләп куелган: яхшы җимеш бирми торган ћәр агачны кисеп утка ташлыйлар.
[11] Мин, тәүбә итүегезнењ билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аныњ аяк киемнәрен күтәреп йѳреп хезмәт күрсәтергә лаексыз. Ул сезне Аллаћы Рухына ћәм утка чумдырыр.
[12] Аныњ кулында җилгәргеч; Ул ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен ашлык бурасына салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте.
[13] Шул вакытта, Үрдүн елгасында Яхъя тарафыннан суга чумдырылу ѳчен, Гәлиләядән Гайсә килде.
[14] Яхъя исә Аны туктатырга тырышып: – Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миња килгәнсењ! – диде.
[15] – Хәзер шулай булсын. Аллаћы ихтыярын без шуныњ белән үтәрбез, – диде ања Гайсә. Шуннан соњ Яхъя риза булды.
[16] Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыкты. Шул вакытта ук күкләр ачылды, ћәм Ул Үзенә Аллаћы Рухыныњ күгәрчен рәвешендә ињүен күрде.
[17] Күктән: – Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде.