[1] Күкләр Патшалыгы ул вакытта менә нәрсәгә охшар. Күз алдыгызга китерегез: ун кыз, кулларына яктырткычлар алып, кияү каршыларга чыккан.
[2] Аларныњ бишесе – ахмак, ә бишесе исә акыллы булган.
[3] Ахмаклары яктырткычларын алганнар, ә үзләре белән май алмаганнар.
[4] Акыллылары исә, яктырткычлар белән бергә чүлмәкләрдә май да алганнар.
[5] Кияү тоткарланганлыктан, кызлар йокымсырый башлаган ћәм йоклап киткәннәр.
[6] Тѳн уртасында: «Кияү килә, аны каршыларга чыгыгыз!» – дип кычкырган тавыш ишетелгән.
[7] Шул вакытта бѳтен кызлар уянып китеп, яктырткычлары яхшырак янсын ѳчен, аларны рәтләгәннәр.
[8] Ахмаклары акыллыларга: «Безнењ яктырткычларыбыз сүнә, безгә май бирегезче», – дип әйткәннәр.
[9] Ә акыллылары: «Юк, безнењ май бѳтенебезгә дә җитмәс. Алай булмасын ѳчен, сатучыларга барып, май сатып алыгыз», – дигәннәр.
[10] Әмма алар сатып алырга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршылау ѳчен барын да әзерләп куйган кызлар аныњ белән бергә туй мәҗлесенә киткәннәр, ћәм алар артыннан ишек ябылган.
[11] Аннан соњ калган кызлар да килгәннәр. «Әфәнде, безгә ач!» – дип әйткәннәр алар.
[12] Ләкин ул: «Хак сүз сезгә әйтәм: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган.
[13] Шуња күрә уяу булыгыз: сез бит кѳнен дә, сәгатен дә белмисез, – диде Гайсә.
[14] – Чѳнки ул менә моња охшаш булыр: бер кеше, чит илләргә киткәндә, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенењ милкен ышанып калдырган.
[15] Һәркайсына сәләтенә карап: берсенә ул биш талант, икенчесенә ике талант ћәм ѳченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган. Ә үзе китеп барган.
[16] Биш талант алганы, шунда ук эшкә керешеп, тагын биш талант казанган.
[17] Ике талант алганы да, шулай ук, тагын ике талант казанган.
[18] Ә бер талант алганы исә, китеп, хуҗасыныњ акчаларын яшереп җиргә күмеп куйган.
[19] Күп вакыт үткәннән соњ, хезмәтчеләрнењ хуҗалары әйләнеп кайткан ћәм алардан хисаплашуларын таләп иткән.
[20] Биш талант алганы тагын бишне китергән. «Хуҗам, – дигән ул, – син миња биш талант бирдењ. Кара, мин тагын бишне эшләп таптым».
[21] Хуҗасы ања әйткән: «Яхшы эшләгәнсењ, син – яхшы ћәм тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син тугры булдыњ, мин сиња зурысын йѳкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш».
[22] Ике талант алганы да килгән ћәм әйткән: «Хуҗам, син миња ике талант бирдењ. Менә, мин тагын ике талант эшләп таптым».
[23] Хуҗасы ања әйткән: «Яхшы эшләгәнсењ, син – яхшы ћәм тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син тугры булдыњ, мин сиња зурысын йѳкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш».
[24] Инде бер талант алганы килгән ћәм әйткән: «Хуҗам, мин синењ каты бәгырьле кеше икәнењне белдем: үзењ чәчмәгән җирдә урасыњ, утыртмаган җирдә җыясыњ.
[25] Мин синнән курыктым ћәм акчањны җиргә күмдем. Менә алар, ал үзењнењ акчаларыњны».
[26] Ә хуҗасы җавап кайтарган: «Яраксыз ћәм ялкау хезмәтче! Үзем чәчмәгән җирдә уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белдењ!
[27] Шуња күрә сиња минем акчаларымны әйләнешкә кертергә кирәк иде – мин әйләнеп кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем.
[28] Шулай итеп, аннан бер талантны алыгыз да ун таланты булганга бирегез.
[29] Чѳнки кемнењ бар, ања тагын бирелер, ћәм аныњ артыгы белән булыр, ә кемнењ юк, аныњ булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
[30] Ә бу булдыксыз хезмәтчене тышкы карањгылыкка чыгарып ташлагыз: анда елау ћәм теш шыкырдату булыр».
[31] Адәм Улы Үзенењ даны белән ћәм Үзенењ барлык фәрештәләре белән килгәч, шѳћрәтле тәхетенә утырачак.
[32] Һәм Аныњ каршына барча халыклар китереләчәк. Ул, кѳтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне икегә аерачак.
[33] Сарыкларны Үзенењ уњ ягына, ә кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр.
[34] Шунда уњ ягында торучыларга Патша: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дѳнья яратылган кѳннән бирле сезнењ ѳчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз.
[35] Чѳнки ач идем, сез Мине ашаттыгыз; сусаган идем, сез Мине эчерттегез; Мин – чит илдән килдем, сез Мине ѳегездә кабул иттегез;
[36] ялангач идем, сез Мине киендердегез; авырган идем, сез Мине кайгырттыгыз; тѳрмәдә идем, сез Минем яныма килдегез», – дип әйтер.
[37] Шунда тәкъвалар: «Раббыбыз! Синењ ач булуыњны күреп, без кайчан ашаттык; сусаганыњны күреп, кайчан эчерттек?
[38] Синењ чит илдән килгәнењне күреп, кайчан сыеныр урын бирдек; ялангач булуыњны күреп, кайчан киендердек?
[39] Авырганыњны ћәм тѳрмәдә утырганыњны күреп, кайчан Синењ яныња бардык?» – дип сорарлар.
[40] Һәм Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымныњ берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миња эшләгән буласыз», – дип әйтер.
[41] Аннан соњ Ул Үзенењ сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тѳшкәннәр! Иблискә ћәм аныњ фәрештәләренә билгеләп куелган мәњгелек утка барыгыз!
[42] Чѳнки Мин ач идем, сез ашатмадыгыз; сусаган идем, сез эчертмәдегез;
[43] чит илдән килгән идем, сез Мине ѳегездә кабул итмәдегез; ялангач идем, сез Мине киендермәдегез; авыру чагымда ћәм тѳрмәдә утырганда сез яныма килмәдегез».
[44] Шунда тегеләре дә: «Раббыбыз! Кайчан без Синењ ач булуыњны, сусавыњны, чит илдән килгәнењне, ялангач, авыру булуыњны, тѳрмәдә утыруыњны күреп, Сиња ярдәм итмәдек?» – дип сорарлар.
[45] Һәм шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымныњ берсенә эшләмәгән нәрсәне Миња да эшләмәдегез».
[46] Һәм алар мәњгелек җәзага, ә тәкъвалар мәњгелек тормышка барачак.