[1] Гайсә, Үзенењ унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәћәрләрдә ѳйрәтеп ћәм вәгазьләп йѳрергә дип, аннан китте.
[2] Яхъя исә, тѳрмәдә чакта Мәсихнењ кылган гамәлләре хакында ишеткәч: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә башка берәүне кѳтикме?» – дип сорарга үзенењ шәкертләрен җибәрде.
[4] Гайсә аларга җавап бирде: – Барыгыз, күргәннәрегезне ћәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сѳйләгез:
[5] Сукырлар янә күрә, аксаклар йѳри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора ћәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
[6] Кем Минем хакта шикләнми, шул бәхетле.
[7] Яхъя шәкертләре киткәндә, Гайсә халыкка Яхъя хакында сѳйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлгән камышны карарга дипме?
[8] Нәрсә карарга бардыгыз соњ? Купшы кием кигән кешенеме? Ә бит купшы кием кигәннәр сарайларда яшиләр.
[9] Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бѳегрәк!
[10] Изге язмада: «Мин Синењ алдыњнан хәбәрчемне җибәрәм, ул Синењ алдыњнан Сиња юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аныњ турында.
[11] Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бѳегрәк ћичкем булмады. Әмма Күкләр Патшалыгында ињ кечкенәсе дә аннан ѳстенрәктер.
[12] Чумдыручы Яхъя кѳннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы ѳчен кѳрәш бара ћәм кѳч куючылар аны кулга тѳшерәләр.
[13] Чѳнки барлык пәйгамбәрләр ћәм бѳтен канун Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иттеләр.
[14] Һәм әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс.
[15] Колаклары булган ишетсен!
[16] Хәзерге заман кешеләрен нәрсә белән чагыштырырга икән? Алар: «Без сезгә күњелле кѳйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы җырлар җырладык, ә сез кайгырып еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый.
[18] Чѳнки Яхъя килде, ашамый да, шәраб та эчми, ћәм кешеләр: «Ул җенле», – диләр.
[19] Адәм Улы килде, ашый ћәм эчә. Алар: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым җыючыларныњ ћәм гѳнаћлыларныњ дусты!» – диләр. Ә Аллаћыныњ зирәклеге үзенењ эшләре белән хак дип исбат ителде.
[20] Аннан соњ Гайсә могҗизаларыныњ күбесе эшләнгән шәћәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре ѳчен шелтәли башлады:
[21] – Кайгы сиња, Хоразин! Кайгы сиња, Бәйтсайда! Әгәр сездә эшләнгән могҗизалар Тур ћәм Сидун шәћәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәр киеп ћәм кѳлгә утырып тәүбә итәрләр иде.
[22] Ләкин сезгә әйтәм, хѳкем кѳнендә Тур белән Сидунга сезгә караганда җињелрәк булыр.
[23] Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күккә кадәр күтәрерләр дип уйлыйсыњмы? Юк, үлем патшалыгына кадәр тѳшерелерсењ. Әгәр синдә эшләнгән могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге кѳнгә кадәр торган булыр иде.
[24] Ләкин сезгә әйтәм: хѳкем кѳнендә Сәдүм җиренә сиња караганда җињелрәк булыр.
[25] Шул вакытта Гайсә әйтте: – Атам, күкнењ ћәм җирнењ Хуҗасы! Зирәкләрдән ћәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүењ ѳчен Сиња шѳкрана итәм!
[26] Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптыњ!
[27] Атам бѳтенесен дә Миња тапшырды. Улын Атасыннан башка ћичкем белми. Улыннан башка Атасын ћичкем белми, ћәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны ћичкем белми.
[28] Авырлыктан җәфа чигүчеләр, ћәммәгез дә Миња килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен.
[29] Минем камытымны үзегезгә киегез ћәм Миннән ѳйрәнегез, чѳнки Мин – юаш, басынкы күњелле; ћәм сез тынычлык табарсыз.
[30] Чѳнки Минем камытым уњайлы ћәм йѳгем җињел!