Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 12:06

[1] Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә әйтте:

[2] – Ике кѳннән Коткарылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул кѳннәрдә Адәм Улын хачка кадакларга тапшырачаклар.

[3] Шул вакытта баш руханилар ћәм Исраил халкыныњ аксакаллары Кәяфәс исемле ињ баш руханиныњ сараенда җыелдылар

[4] ћәм Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар.

[5] – Ләкин, халык арасында фетнә килеп чыкмасын ѳчен, бәйрәм вакытында булмасын, – диделәр алар.

[6] Гайсә Бәйтәниядә махаулы Шимунныњ ѳендә иде.

[7] Ул анда ашаган вакытта, Аныњ янына бик кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып бер хатын килде ћәм майны Гайсәнењ башына койды.

[8] Ә моны күргән шәкертләре ачуланып: – Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә? – диделәр. –

[9] Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә ѳләшергә була иде бит!

[10] Әмма шәкертләренењ канәгатьсезлеген белгән Гайсә: – Ник сез бу хатынга сүз әйтәсез? Минем ѳчен ул яхшы эш эшләде.

[11] Фәкыйрьләр сезнењ белән ћәрвакыт булалар, ә Мин исә сезнењ белән ћәрвакыт булмам.

[12] Ул хатын Минем тәнемә май коеп, Мине күмәргә әзерләде.

[13] Сезгә хак сүз әйтәм: бу Яхшы хәбәр дѳньяныњ кайсы гына почмагында таратылмасын, бу хатынны искә алып, аныњ нәрсә эшләгәне хакында сѳйләячәкләр, – диде.

[14] Шуннан соњ, унике шәкертнењ берсе, Яћүд Искариот исемлесе, баш руханилар янына барып:

[15] – Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миња нәрсә бирерсез? – диде. Алар ања утыз кѳмеш тәњкә санап бирделәр.

[16] Шушы вакыттан алып, ул Гайсәне аларныњ кулларына тапшыру ѳчен уњай вакыт эзли башлады.

[17] Тѳче күмәч бәйрәменењ беренче кѳнендә үк шәкертләре Гайсә янына килеп: – Коткарылу бәйрәме ашын Синењ ѳчен кайда әзерләвебезне телисењ? – дип сорадылар.

[18] Гайсә аларга шәћәрдәге бер кешегә барып, ања: «Безнењ Остазыбыз: „Минем билгеләгән сәгатем якынлашты. Үземнењ шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын синдә ашармын“», – дип әйтергә кушты.

[19] Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр ћәм Коткарылу бәйрәме ашын әзерләделәр.

[20] Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә ѳстәл артына утырды.

[21] Алар ашап утырган чакта Гайсә: – Мин сезгә хак сүз әйтәм: сезнењ берегез Миња хыянәт итәчәк, – диде.

[22] Алар, хафага тѳшеп, берсе артыннан берсе: – Раббым, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар.

[23] Ә Ул аларга әйтте: – Минем белән бергә бер савытта икмәк манучы кеше Миња хыянәт итәчәк.

[24] Изге язмада язылганча, Адәм Улы китә. Әмма Адәм Улына хыянәт итүче кешегә кайгы! Ул кеше бѳтенләй дә тумаган булса, Аныњ ѳчен яхшырак булыр иде!

[25] Шуннан соњ, хыянәт итәчәк Яћүд Аннан: – Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады. – Моны син үзењ әйттењ! – дип җавап бирде Гайсә.

[26] Алар ашаган чакта Гайсә, икмәк алып, шѳкрана итте ћәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. – Алып ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.

[27] Һәм, касәне алып, шѳкрана итте ћәм аны аларга бирде.

[28] – Шуњардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаћлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаћы килешүен раслый торган кан.

[29] Мин сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнењ белән бергә яња шәраб эчәчәк кѳн җитми торып, Мин йѳзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен, – диде Гайсә.

[30] Мәдхия җырлаганнан соњ алар Зәйтүн тавына киттеләр.

[31] Шунда Гайсә аларга: – Изге язмада: «Кѳтүчене ћәлак итәрмен ћәм сарыклар таралышырлар», – дип язылганча, сез барыгыз да бу тѳндә Минем аркада ышанычыгызны югалтачаксыз.

[32] Әмма, Мине терелтеп торгызылганнан соњ, Мин Гәлиләягә сездән алда барырмын, – дип әйтте.

[33] Петер исә: – Синењ аркада барысы да ышанычларын югалтсалар да, мин ћичкайчан югалтмам! – дип каршы тѳште.

[34] Ләкин Гайсә ања әйтте: – Сиња хак сүз әйтәм: бу тѳнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксењ.

[35] – Синењ белән үләргә туры килсә дә, мин Синнән ћичкайчан ваз кичмәячәкмен! – диде Петер. Башка шәкертләре дә шулай диделәр.

[36] Шуннан соњ Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга китте. Килеп җиткәч, Ул шәкертләренә әйтте: – Мин анда барып дога кылыйм. Сез монда утырып торыгыз.

[37] Ул Үзе белән Петерне ћәм Зебедәйнењ ике улын алды. Гайсәне авыр кичерешләр ћәм җан сыкрануы били башлады.

[38] Ул аларга: – Минем җаным чиктән тыш газап кичерә, монда кѳтегез ћәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде.

[39] Ул читкәрәк китте ћәм җиргә йѳзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мѳмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын.

[40] Гайсә шәкертләре янына әйләнеп килгәндә, алар йоклый иде. – Ничек сез Минем белән бергә бер сәгать тә йокламыйча түзә алмадыгыз? – диде Ул Петергә. –

[41] Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз. Рух кѳчле, ә тән хәлсез!

[42] Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды: – Атам, Миња бу касәне эчмичә үткәрергә мѳмкин булмаса, Синењ ихтыярыњ буенча булсын!

[43] Әйләнеп килгәч, аларныњ тагын йоклауларын күрде: аларныњ күзләрен йокы баскан иде.

[44] Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте ћәм ѳченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.

[45] Шуннан соњ, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга: – Сез ћаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Улы гѳнаћлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте.

[46] Торыгыз, киттек! Карагыз, Миња хыянәт итүче килә, – дип әйтте.

[47] Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертенењ берсе – Яћүд килеп чыкты. Аныњ белән бергә баш руханилар ћәм аксакаллар җибәргән күпсанлы халык тѳркеме кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килделәр.

[48] Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип алар белән алдан ук сүз куешкан иде.

[49] Яћүд шунда ук Гайсә янына килде. – Исәнме, Остаз! – диде ул ћәм Гайсәне үбеп алды.

[50] Әмма Гайсә ања әйтте: – Син нәрсә ѳчен килгән булсањ, шуны эшлә, дустым! Шуннан соњ Яћүд белән булган кешеләр алга чыктылар ћәм Гайсәне кулга алып, сак астына куйдылар.

[51] Гайсә белән булганнарныњ берсе, кулын сузып, кылычын чыгарды ћәм, ињ баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ колагын чабып ѳзде.

[52] Шунда Гайсә ања: – Кылычыњны кынына тыгып куй! Кылыч алучы ћәркем кылычтан ћәлак булыр!

[53] Әллә Мин Атама мѳрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыњмы? Ул шунда ук Миња унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!

[54] Әмма Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын? – дип әйтте.

[55] Шуннан соњ Гайсә халык тѳркеменә әйтте: – Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Мин ћәркѳнне Аллаћы Йортында утырып ѳйрәттем, ћәм сез Мине кулга алмадыгыз.

[56] Әмма болар ћәммәсе пәйгамбәрләрнењ язганнары гамәлгә ашсын ѳчен булды. Шуннан соњ барлык шәкертләре Аны калдырып, качып киттеләр.

[57] Гайсәне кулга алган кешеләр Аны ињ баш рухани Кәяфәс янына китерделәр. Анда канунчылар ћәм аксакаллар җыелган иде инде.

[58] Ә Петер исә, арттарак калып, ињ баш руханиныњ ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды ћәм, эчкә кереп, боларныњ ћәммәсенењ нәрсә белән бетүен күрергә теләп, сакчылар белән бергә утырды.

[59] Ә баш руханилар ћәм бѳтен Югары кињәшмә, Гайсәне үтертү ѳчен, Ања каршы ялган шаћитлек табарга тырыштылар.

[60] Әмма күп ялган шаћитләр килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Нићаять, шаћитлек күрсәтеп, ике кеше чыкты.

[61] Алар: – Бу кеше: «Мин Аллаћы Йортын җимереп, ѳч кѳн эчендә яњадан тѳзи алам», – дип әйтте, – диделәр.

[62] Ињ баш рухани торып, Гайсәгә: – Боларныњ гаепләүләренә берничек тә җавап кайтармыйсыњмы? – дип әйтте.

[63] Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соњ ињ баш рухани Ања: – Сине тере Аллаћы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаћы Улымы? – диде.

[64] Гайсә ања: – Моны син үзењ әйттењ. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улыныњ Кодрәт Иясенењ уњ ягында утыруын ћәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте.

[65] Шунда ињ баш рухани, ѳс киемнәрен ертып: – Кѳферләнү бу! Нигә безгә тагын шаћитләр кирәк? Хәзер генә үзегез кѳфер сүзләрне ишеттегез!

[66] Сез нинди карар чыгарасыз? – диде. – Ул гаепле ћәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар.

[67] Шуннан соњ алар Гайсәнењ битенә тѳкерделәр ћәм кыйнадылар; башкалар суктылар ћәм:

[68] – Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиња кем сукты? – диделәр.

[69] Петер исә тышта, ишегалдында утыра иде. Аныњ янына хезмәтче кыз килде. – Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән булдыњ, – диде ул.

[70] Әмма Петер, аларныњ барысы алдында ваз кичеп: – Мин синењ нәрсә хакында сѳйләвењне белмим, – диде.

[71] Ул капка янына килгәч, аны икенче хезмәтче кыз күреп, анда торучыларга: – Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән булган, – дип әйтте.

[72] Петер тагын, ант итеп, ваз кичте: – Мин ул Кешене белмим!

[73] Бераздан анда торучы кешеләр аныњ янына килделәр. – Син чыннан да аларныњ берсе бит. Чѳнки ничек сѳйләшүењнән беленеп тора, – диделәр алар.

[74] Петер ялганламавын тагын ант итеп әйтте: – Мин ул Кешене белмим! Әгәр сүзләрем дѳрес булмаса, мине каћәр суксын! Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.

[75] Гайсәнењ: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксењ», – дип әйткән сүзләре Петернењ исенә тѳште. Һәм ул, урам якка чыгып, бик каты елады.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters