Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:15

[1] Ибраћим ћәм Давыт токымыннан булган Гайсә Мәсихнењ нәсел шәҗәрәсе.

[2] Ибраћим Исхакныњ, Исхак Ягъкубныњ, Ягъкуб Яћүднењ ћәм аныњ агай-энеләренењ әтисе,

[3] Яћүд Тамардан туган Перес ћәм Зерахныњ әтисе, Перес Хесрунныњ, Хесрун Рамныњ,

[4] Рам Амминадабныњ, Амминадаб Нахшунныњ, Нахшун Салмунныњ,

[5] Салмун Рәхәбтән туган Богазныњ, Богаз Руттан туган Обиднењ, Обид Ишайныњ,

[6] Ишай Давыт патшаныњ әтисе иде. Давыт Уриянењ хатыныннан туган Сѳләйманныњ,

[7] Сѳләйман Рихәбәмнењ, Рихәбәм Абиянењ, Абия Асаныњ,

[8] Аса Ећошафатныњ, Ећошафат Яћурамныњ, Яћурам Уззиянењ,

[9] Уззия Йотамныњ, Йотам Әхәзнењ, Әхәз Хизәкыйянењ,

[10] Хизәкыйя Менашенењ, Менаше Амонныњ, Амон Йошиянењ әтисе иде.

[11] Исраил халкы кѳчләп Бабылга күчерелү дәверендә Йошиянењ улы Ећоякин ћәм аныњ агай-энеләре туды.

[12] Бабылга кѳчләп күчерелгәннән соњ, Ећоякиннењ улы Шећалтиел туды. Шећалтиел Зеруббабелныњ,

[13] Зеруббабел Абићудныњ, Абићуд Эльякыймныњ, Эльякыйм Азурныњ,

[14] Азур Садыйкныњ, Садыйк Ахимнењ, Ахим Элиудныњ,

[15] Элиуд Эльязарныњ, Эльязар Маттанныњ, Маттан Ягъкубныњ,

[16] Ягъкуб – Мәрьямнењ ире Йосыфныњ әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды.

[17] Ибраћимнан Давытка кадәр барлыгы ундүрт буын, Давыттан алып Бабылга кѳчләп күчерелгән вакытка кадәр ундүрт буын ћәм Бабылга күчерелеп, Мәсих туганга кадәр ундүрт буын булды.

[18] Гайсә Мәсихнењ тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнењ Изге Рухтан балага узганы ачыкланган.

[19] Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас ѳчен, ярәшүне яшертен генә ѳзәргә ниятләгән.

[20] Әмма ул ниятләгәч, тѳшендә аныњ янына Раббы фәрештәсе килде ћәм: – Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Ул карынында йѳрткән бала Изге Рухтан уздырылган.

[21] Ул ир бала тудырачак. Син Ања Гайсә дип исем кушарсыњ, чѳнки Ул Үзенењ халкын гѳнаћлардан коткарачак! – диде.

[22] Болар барысы да Раббыныњ пәйгамбәр аша:

[23] «Менә, гыйффәтле кыз балага узачак ћәм ир бала тудырачак. Ања Иммануил дип исем кушарлар», – дигән сүзләре гамәлгә ашсын ѳчен булды. «Иммануил» – «Аллаћы безнењ белән» дигәнне ањлата.

[24] Йосыф йокысыннан уянгач, Раббыныњ фәрештәсе нәрсә кушкан булса, шуны эшләде: ул Мәрьямгә ѳйләнде.

[25] Әмма Мәрьям Улын тудырганчы Йосыф ања якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters