Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 8:41

[1] Гайсә шул кѳнне ѳйдән чыкты ћәм дињгез ярына барып утырды.

[2] Аныњ тирәсенә күп халык җыелды. Шунлыктан Ања кѳймәгә утырырга туры килде, ә бѳтен халык яр буенда басып торды.

[3] Һәм Гайсә гыйбрәтле хикәяләр аша аларга күп нәрсә хакында сѳйләде: – Менә, чәчүче чәчәргә чыккан.

[4] Ул чәчкәндә орлыкларныњ бер ѳлеше юл буена тѳшкән. Кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергән.

[5] Икенче бер ѳлеше туфрагы аз булган ташлы урынга тѳшкән. Тирән ятмаганга күрә, алар тиз шытып чыкканнар.

[6] Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамырлары булмаганлыктан, үсентеләр шињеп тѳшкәннәр.

[7] Орлыкларныњ башкалары күгәнлеккә тѳшкән. Күгән куаклары үсеп, аларны басып киткән.

[8] Ә башка орлыклар исә уњдырышлы җиргә тѳшкән ћәм йѳзләтә, алтмышлата, утызлата уњыш биргән.

[9] Колаклары булганнар – ишетсеннәр!

[10] Шәкертләре Аныњ янына килеп, сорадылар: – Син ни ѳчен халык белән кинаяле хикәяләр кулланып сѳйләшәсењ?

[11] – Сезгә Күкләр Патшалыгыныњ серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. –

[12] Кемнењ бар, шуња бирелер ћәм ањарда артыгы белән булыр. Ә кемнењ юк, ањардан булганы да тартып алыныр.

[13] Менә шуња күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сѳйлим: алар бит карыйлар, әмма күрмиләр, тыњлыйлар, әмма ишетмиләр ћәм тѳшенмиләр.

[14] Шулай Ишагыйянењ пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты: «Тыњлап-тыњлап та, ањламассыз, Карап-карап та, күрмәссез.

[15] Чѳнки бу халыкныњ йѳрәген май баскан. Кѳчкә генә ишетә колаклар, Күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, Күзләре белән күрерләр, Колаклары белән ишетерләр иде. Йѳрәкләре белән ањларлар, Миња таба борылырлар Һәм Мин аларны савыктырыр идем».

[16] Ләкин сезнењ күзләрегез бәхетле, чѳнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чѳнки алар ишетәләр.

[17] Ышаныгыз: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләр ћәм тәкъвалар күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр; сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр.

[18] Шулай итеп, чәчүче хакындагы кинаяле хикәянењ нәрсә ањлатканын тыњлагыз.

[19] Патшалык хакындагы сүзне тыњлаучы ћәм аны ањламаучы ћәркемнењ йѳрәгенә чәчелгәнне шайтан килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык.

[20] Ташлы урынга чәчелгән орлык исә, сүзне ишетү белән, аны шунда ук шатланып кабул итүче кеше ул.

[21] Әмма аныњ тамыры булмаганлыктан, ул сүзне вакытлыча гына тота. Сүз аркасында кайгы яки эзәрлекләүләр булса, ул бик тиз чигенә.

[22] Күгәнлеккә чәчелгәне исә – ул сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре ћәм байлыкка кызыгу сүзне басып китә ћәм ул уњыш бирми.

[23] Уњдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны ањлаучы кеше, ул җимеш бирә ћәм уњышы йѳзләтә, алтмышлата ћәм утызлата була.

[24] Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенењ басуына ињ яхшы орлыгын чәчкән.

[25] Әмма тѳнлә, ћәммәсе йоклаган чакта, аныњ дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән.

[26] Үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта, тиле бодай да күренә башлаган.

[27] Йорт хуҗасыныњ хезмәтчеләре ања килеп: «Әфәнде, син бит үзењнењ басуыња орлыкныњ ињ яхшыларын чәчтењ. Тиле бодай каян килеп чыккан соњ?» – дип сорадылар.

[28] «Бу дошман эше», – дип җавап бирде хуҗалары. Алар әйттеләр: «Теләсәњ, без барып утыйк аларны!»

[29] Ләкин ул әйтте: «Кирәкми, югыйсә утаган вакытта тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар.

[30] Анысы да, монысы да уњыш урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак ѳстендә Мин уручыларга әйтермен: „Ињ элек яндыру ѳчен, тиле бодай кѳлтәләрен җыегыз, ә игенне келәткә илтеп салыгыз“».

[31] Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер кеше үз басуына горчица орлыгын чәчкән.

[32] Ул бѳтен орлыклардан да кечкенәрәк, ә инде үсеп җиткәч, бакчадагы ћәммә үсемлекләрдән дә зуррак, агач кебек була. Һәм кошлар, очып килеп, аныњ ботакларында оя ясыйлар.

[33] Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган ћәм берникадәр вакыттан соњ бѳтен камыр кабарган.

[34] Боларныњ барысын Гайсә халыкка кинаяле хикәя итеп сѳйләде. Ул аларга кинаяле хикәя кулланмыйча бернәрсә дә сѳйләмәде.

[35] Бу – пәйгамбәр әйткәннәр гамәлгә ашсын ѳчен булды: «Мин аларга кинаяле хикәяләр аша сѳйләрмен, Дѳнья яратылган кѳннәрдән бирле билгеле булмаганны сѳйләрмен».

[36] Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә ѳйгә керде. Шәкертләре Аныњ янына килеп: – Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянењ мәгънәсен безгә ањлатып бирче! – диделәр.

[37] – Яхшы орлык чәчүче – ул Адәм Улы, – диде Гайсә. –

[38] Басу – дѳнья ул, яхшы орлыклар – Патшалык кешеләре, тиле бодай – шайтан кешеләре,

[39] ћәм аны чәчүче дошман – иблис. Урак ѳсте – дѳнья бетү ул, ә уручылар – фәрештәләр.

[40] Тиле бодайны җыеп, утта яндырган кебек, дѳнья беткәндә дә шулай булачак.

[41] Адәм Улы Үзенењ фәрештәләрен җибәрер, алар Аныњ Патшалыгыннан гѳнаћка тартучыларныњ ћәм явызлык эшләүчеләрнењ ћәммәсен җыеп,

[42] янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау ћәм теш шыкырдату булыр.

[43] Ә тәкъва кешеләр Аталарыныњ Патшалыгында кояштай балкып торырлар. Колаклары булганнар ишетсеннәр!

[44] Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда күмеп куелган хәзинәне тапкан, ди. Ул аны яњадан күмеп куйган ћәм, шатланып, бѳтен булган нәрсәсен сатып, шул кырны сатып алган.

[45] Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзли, ди.

[46] Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан. Кайтып, бар булган нәрсәсен саткан ћәм аны сатып алган.

[47] Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар дињгездә ятьмә салганнар ћәм ања тѳрле балыклар эләккән, ди.

[48] Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, ә ашарга яраксызларын исә читкә ташлаганнар.

[49] Дѳнья беткәндә дә шулай булачак: фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар.

[50] Аларны янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау ћәм теш шыкырдату булыр.

[51] Сез боларныњ барысын да ањладыгызмы? – Әйе, – дип җавап бирделәр шәкертләре.

[52] – Менә шуња күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгыныњ шәкерте булган ћәр канунчы үзенењ келәтеннән иске әйберләрен дә, яњаларын да чыгаручы йорт хуҗасы белән охшаш.

[53] Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сѳйләп бетергәч, Гайсә аннан китте.

[54] Үз шәћәренә кайткач, Ул аларныњ гыйбадәтханәләрендә ѳйрәтте. Тыњлаучыларныњ ћәммәсе тањ калды. – Шундый тирән акыл ћәм кодрәтле эшләр Ањарда кайдан икән? – диделәр алар. –

[55] Ул балта остасыныњ улы түгелме соњ? Аныњ анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун ћәм Яћүд түгелме соњ?

[56] Һәм Аныњ бѳтен сењелләре монда яшәмимени? Шулай булгач, моныњ барысы Ања кайдан килгән?

[57] Һәм Аны кире кактылар. – Пәйгамбәр ћәр җирдә ихтирам ителә, фәкать үзенењ ватанында ћәм ѳендә генә хѳрмәт күрми, – диде аларга Гайсә.

[58] Аларныњ ышанмаулары аркасында, Ул анда күп могҗизалар эшләмәде.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters