[1] Шуннан соњ, Рух Гайсәне иблистән сынатыр ѳчен чүлгә алып китте.
[2] Ризык капмыйча кырык кѳн ћәм кырык тѳн үткәреп, Гайсә бик нык ачыкты.
[3] Сынаучы иблис, Аныњ янына килеп: – Әгәр Син Аллаћы Улы булсањ, бу ташлар икмәк булсыннар, дип боер, – диде.
[4] Гайсә җавап бирде: – «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаћы әйткән ћәр сүз белән яшәр», – дип язылган Изге язмада!
[5] Шуннан соњ, иблис Аны Иерусалимга – изге шәћәргә алып килеп, Аллаћы Йорты түбәсенењ читенә бастырды
[6] ћәм әйтте: – Әгәр Син Аллаћы Улы булсањ, түбәнгә ташлан! Изге язмада әйтелгән бит: «Аллаћы Үзенењ фәрештәләренә Синењ турыда кайгыртырга әмер бирер. Алар Сине күтәреп алырлар, аякларыњ ташка бәрелмәс».
[7] – Анда: «Раббы Аллаћыњны сынама», – дип тә язылган, – дип җавап бирде Гайсә.
[8] Аннары иблис Аны бик биек тауга алып менеп, дѳньядагы барлык патшалыкларны ћәм аларныњ бѳтен шѳћрәтләрен күрсәтте
[9] ћәм әйтте: – Әгәр Син йѳзтүбән капланып, миња табынсањ, боларныњ ћәммәсен Сиња бирермен!
[10] – Кит, шайтан! – дип җавап бирде Гайсә. – Язылган: «Раббы Аллаћыња табын, Ања гына хезмәт ит».
[11] Шуннан соњ иблис Аны калдырып китте, ћәм Гайсә янына фәрештәләр килделәр ћәм Ања хезмәт иттеләр.
[12] Яхъяныњ тѳрмәгә утыртылуы хакында белгәннән соњ, Гайсә кире Гәлиләягә кайтты.
[13] Насараны калдырып китеп, Ул Гәлиләя дињгезе янындагы Зебулун ћәм Нафтали җирендәге Кәпәрнаум шәћәренә барып урнашты.
[14] Бу исә, Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр гамәлгә ашсын ѳчен булды:
[15] «Зебулун җире, Нафтали җире! Дињгезгә алып баручы юл, Үрдүн аръягындагы Гәлиләя – мәҗүсиләр иле!
[16] Карањгылыкта яшәүче халык бѳек яктылыкны күрде. Үлем карањгылыгында яшәүчеләр ѳчен тањ атты».
[17] Шул вакыттан алып Гайсә: – Тәүбә итегез! Күкләр Патшалыгы якынлашты! – дип игълан итеп йѳрде.
[18] Гәлиләя дињгезе яныннан үтеп барганда, Гайсә ике бертуганныњ – Петер дип аталган Шимун ћәм аныњ энесе Әндринењ – дињгезгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде.
[19] – Миња иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен! – диде аларга Гайсә.
[20] Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Ања иярделәр.
[21] Аннан киткәч, Гайсә башка ике бертуганны – Зебедәй улы Ягъкубны ћәм аныњ туганы Яхъяны күреп алды. Алар үзләренењ аталары Зебедәй белән бергә кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде. Ул Үзенә иярергә ѳндәде.
[22] Алар шунда ук кѳймәне ћәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.
[23] Гайсә бѳтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан ћәм чирләрдән савыктырып йѳрде.
[24] Бѳтен Сурия буйлап Аныњ хакында хәбәр таралды. Аныњ янына тѳрле авырулардан ћәм интектергеч чирләрдән җәфаланганнарны, җенлеләрне, ѳянәк белән авырганнарны ћәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды.
[25] Аныњ артыннан Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнан, Яћүдиядән ћәм Үрдүн аръягыннан килгән халык тѳркемнәре йѳрде.