[1] Аннан соњ, Гайсә янына фарисейләр ћәм саддукейлар килделәр. Аны сынарга теләп, Аннан күктән илаћи билге күрсәтүен үтенделәр.
[2] Әмма Ул: – Кич белән сез: «Күк йѳзе кызыл, шуња күрә ћава торышы яхшы булыр», – дисез.
[3] Ә иртән иртүк: «Бүген давыл булачак, чѳнки күк йѳзе кып-кызыл ћәм хәвефле», – дисез. Күккә карап, сез ћава торышын алдан әйтә аласыз, ә вакытларныњ билгеләрен аера белмисез.
[4] Явыз ћәм иман итмәүче буын кешеләре! Сез илаћи билгеләр таләп итәсез, әмма сезгә Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс, – дип җавап бирде. Һәм Гайсә аларны калдырып китте.
[5] Шәкертләре башка ярга килеп җиттеләр. Алар үзләре белән икмәк алырга онытканнар икән.
[6] – Карагыз, фарисейләр ћәм саддукейлар ачыткысыннан сак булыгыз! – диде аларга Гайсә.
[7] Алар исә үзара: «Ул, безнењ икмәгебез булмаганга, шулай әйтә», – диештеләр.
[8] Гайсә, моны белеп, аларга: – Аз иманлылар! Сез ни ѳчен икмәгегез юклыгы турында сѳйләшәсез?
[9] Сез берни дә ањламыйсызмыни? Биш мењ кешегә ѳләшкән биш икмәкне оныттыгызмы? Сез ул вакытта ничә кәрзин җыеп алдыгыз?
[10] Ә җиде икмәкне дүрт мењгә ѳләшү хакында? Сез ул вакытта ничә кәрзин җыеп алдыгыз?
[11] Минем икмәк хакында әйтмәвем сезгә ањлашылмыймы? Фарисейләр ћәм саддукейлар ачыткысыннан сак булыгыз! – диде.
[12] Шунда алар Гайсәнењ икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейләр ћәм саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын ањладылар.
[13] Филип Кайсариясе шәћәре янындагы җиргә килгәч, Гайсә Үзенењ шәкертләреннән сорады: – Кешеләр Адәм Улын кем дип белә?
[14] – Берәүләр Аны – Чумдыручы Яхъя, ди, икенчеләре – Ильяс, ә кайберләре исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнењ берсе дип исәплиләр, – диделәр.
[15] – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады алардан Гайсә.
[16] – Син – Мәсих, тере Аллаћыныњ Улы, – дип җавап бирде Шимун Петер.
[17] – Яхъя улы Шимун, син бәхетле, чѳнки моны сиња кеше түгел, ә Минем Күктәге Атам ачып бирде, – диде Гайсә.
[18] – Шуња күрә Мин сиња әйтәм: син – Петер, ћәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген тѳзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы җињә алмас.
[19] Мин сиња Күкләр Патшалыгыныњ ачкычларын бирермен. Син җирдә тыйганны Аллаћы күкләрдә тыячак, ә җирдә рѳхсәт иткәнне Аллаћы күкләрдә рѳхсәт итәчәк.
[20] Аннан соњ, шәкертләренә Үзенењ Мәсих булуын ћичкемгә дә әйтмәскә кушты.
[21] Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенењ Иерусалимга барырга ћәм анда аксакаллар, баш руханилар ћәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сѳйли башлады.
[22] Петер исә, Аны читкәрәк чакырып, каршы әйтә башлады: – Сине Аллаћы сакласын, Раббым! Синењ белән мондый хәл була күрмәсен!
[23] Әмма Гайсә, борылып, Петергә әйтте: – Кит янымнан, шайтан! Син Мине вәсвәсәлисењ, синдә Аллаћы уйлары түгел, ә кешенеке.
[24] Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте: – Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенењ хачын алып, Минем арттан барсын.
[25] Чѳнки кем үзенењ тормышын саклап калырга тели, ул аны югалтыр. Ә кем үзенењ тормышын Минем хакка югалтса, ул аны табар.
[26] Бѳтен дѳнья милкен үзенә алып, җанын ћәлак итсә, кешегә моннан ни файда? Ул, үзенењ җанын кире кайтарып алыр ѳчен, нәрсә тәкъдим итә алыр икән соњ?
[27] Чѳнки Адәм Улы Атасыныњ балкып торган шѳћрәте ћәм Үзенењ фәрештәләре белән килер ћәм ћәркемгә аныњ гамәленә карап бирер.
[28] Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларныњ кайберләре Адәм Улыныњ Патша булып килүен күргәнче үлемне татымаячаклар.