[1] Исән-имин ярга чыгып җиткәч, утрауныњ Мальта дип аталуын белдек.
[2] Утрау кешеләре безгә гадәттән тыш кунакчыл булдылар. Яњгыр ява башлаганга ћәм салкын булганга күрә учак яктылар ћәм безнењ барыбызны да учак янына чакырдылар.
[3] Паул үзе җыеп алып килгән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салгач, уттан атылып чыккан бер зәћәрле елан аныњ кулына ябышып калды.
[4] Утрау кешеләре, аныњ кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә: – Бу адәм – кеше үтерүче. Дињгездән котылса да, гаделлек алићәсе аны исән калдырмады, – диештеләр.
[5] Әмма Паул еланны утка селкеп тѳшерде ћәм аз гына да җәрәхәтләнмәде.
[6] Кешеләр, ул шешенер, яки кинәт егылып үләр, дип кѳттеләр. Әмма озак кѳткәннән соњ, ања ћичнинди зарар булмаганлыгын күреп, фикерләрен үзгәрттеләр: – Ул – илаћ, – диделәр алар.
[7] Шул урыннан ерак түгел утрау башлыгы Поплиныњ хуҗалыгы урнашкан иде. Ул безне үз йортына чакырды ћәм ѳч кѳн буе дусларча кунак итте.
[8] Поплиныњ атасы бизгәк ћәм корсак авыруы белән җәфаланып ята иде. Паул, аныњ янына кереп, дога кылды ћәм, аныњ ѳстенә кулларын куеп, аны савыктырды.
[9] Бу вакыйгадан соњ утраудагы башка авырулар да Паул янына килделәр ћәм савыктылар.
[10] Утрауда яшәүче кешеләр безгә күп хѳрмәт күрсәттеләр, ә китәргә җыенгач, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр.
[11] Мальта утравында ѳч ай торганнан соњ, шул утрауда кышлаган, күк игезәкләре сурәте тѳшерелгән, Искәндәрия шәћәреннән булган бер корабка утырып, юлга чыктык.
[12] Суракүсай шәћәренә килеп җиткәч, анда ѳч кѳн булдык.
[13] Аннан Ригиун шәћәренә килдек. Икенче кѳнне, кѳньяк җиле исә башлагач, Ригиуннан киттек ћәм ике кѳндә Потиулуй шәћәренә килеп җиттек.
[14] Ул шәћәрдә туганнарны очраттык, ћәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр. Шулай итеп без Римга килеп җиттек.
[15] Андагы туганнар, безнењ хакта ишетеп, Аппи мәйданы ћәм Өч кунакханә шәћәрләре янына тикле җитеп, безне каршы алырга килгәннәр. Аларны күргәч, Паул Аллаћыга шѳкрана кылды, аныњ күњеле күтәрелде.
[16] Рим шәћәрендә Паулга сак астында аерым яшәргә рѳхсәт ителде.
[17] Римга килеп ѳч кѳн торганнан соњ Паул яћүдләрнењ башлыкларын җыйды. – Туганнар! Үз халкыбызга яки аталарыбызныњ йолаларына каршы ћичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мин Иерусалимда тоткын булдым ћәм римлылар кулына тапшырылдым, – диде ул аларга. –
[18] Алар миннән сорау алганнан соњ, үлемгә хѳкем итәрлек ћичнинди гаебем булмаганга күрә азат итәргә теләгәннәр иде.
[19] Әмма, яћүдләр моња каршы килгәнлектән, мин кайсарга мѳрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, ләкин үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү максаты белән түгел.
[20] Шуња күрә мин сезне очрашып сѳйләшергә чакырдым. Чѳнки минем шушы богауларым Исраил баглаган ѳмет ѳчен, – диде Паул.
[21] Ә алар ања: – Без Яћүдиядән синењ хакта хатлар да алмадык, Яћүдиядән килгән туганнардан да беркем синењ хакта бернәрсә хәбәр итмәде ћәм начар сүзләр сѳйләмәде.
[22] Хәер, без синењ фикерләрењне үзењнән ишетергә теләр идек. Чѳнки безгә билгеле булганча, ћәркайда бу мәзћәбкә каршы сѳйлиләр, – диделәр.
[23] Билгеләнгән кѳнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаћы Патшалыгы хакында ањлатты, Гайсә турында Муса кануныннан ћәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты.
[24] Кайберләре аныњ сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар
[25] ћәм бер-берсе белән килешә алмыйча таралыштылар. Алар киткәнче Паул болай диде: – Изге Рух сезнењ аталарыгызга Ишагыйя пәйгамбәр аркылы менә нинди яхшы сүзләр әйткән:
[26] «Бу халык янына бар да әйт: Тыњлап-тыњлап та, ањламассыз, Карап-карап та, күрмәссез.
[27] Чѳнки бу халыкныњ йѳрәген май баскан. Кѳчкә генә ишетә колаклар, Күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, Күзләре белән күрерләр, Колаклары белән ишетерләр иде. Йѳрәкләре белән ањларлар, Миња таба борылырлар Һәм Мин аларны савыктырыр идем».
[28] Шуња күрә сезгә мәгълүм булсын: яћүд булмаган халыкларга Аллаћыныњ коткаруы турындагы хәбәр җибәрелгән ћәм аны алар тыњларлар, – диде Паул. [
[29] Ул шулай дигәннән соњ, яћүдләр бик нык бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар.]
[30] Ә Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде ћәм янына килүчеләрнењ барысын да кабул итте.
[31] Ул кыюлык белән ћәм каршылыкларга очрамыйча Аллаћы Патшалыгы турында сѳйләде ћәм Раббы Гайсә Мәсих хакында ѳйрәтте.