Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:00

[1] Паул, Югары кињәшмә әгъзаларына карап: – Туганнар! – диде. – Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаћы каршында саф вѳҗдан белән яшәдем.

[2] Ињ баш рухани Һанани Паул янында торучыларга аныњ авызына сугарга кушты.

[3] Ә Паул ања: – Әй, агартылган дивар, сиња Аллаћы сугачак! Син канун буенча хѳкем итү ѳчен утырасыњ, ә үзењ, канунга каршы килеп, миња сугарга әмер бирәсењ, – диде.

[4] – Син Аллаћыныњ ињ баш руханиен мыскыл итәсењме? – диделәр аныњ янында торучылар.

[5] – Мин, туганнар, аныњ ињ баш рухани икәнлеген белмәдем. Изге язмада: «Үз халкыњ белән идарә итүче турында начар сѳйләмә», – дип язылган, – диде Паул.

[6] Андагыларныњ бер ѳлеше саддукейлар, икенче ѳлеше фарисейләр икәнлеген белеп алгач, Паул, кычкырып: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, үзем дә мин фарисей. Мине үлеләрнењ терелүе турындагы ѳметем ѳчен хѳкем итәләр, – диде.

[7] Ул шулай дигәннән соњ фарисейләр белән саддукейлар арасында каты бәхәс башланды, ћәм җыелыш икегә бүленде.

[8] Чѳнки саддукейлар, үледән терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк, диләр, ә фарисейләр боларныњ барысын да икърар итәләр.

[9] Зур гауга купты, фарисейләрдән булган канунчылар бик нык бәхәсләштеләр. – Без бу кешедә ћичбер начарлык тапмыйбыз. Бәлки ања рух яки фәрештә нәрсәдер әйткәндер, – диделәр алар.

[10] Ызгыш кѳчәйгәнлектән, гаскәриләр башлыгы, Паулны ѳзгәләп ташлауларыннан курыкканга күрә, гаскәриләргә, аска тѳшеп, аны ул кешеләр арасыннан алырга ћәм ныгытмага илтергә әмер бирде.

[11] Икенче тѳнне Паул янына Раббы килде. – Нык бул! Иерусалимда Минем турыда ничек шаћитлек биргән булсањ, Римда да шулай шаћитлек бирергә тиешсењ, – диде ања Раббы.

[12] Кѳн тугач, кайбер яћүдләр бергә җыелып явыз ният кордылар ћәм Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска, эчмәскә ант иттеләр.

[13] Ант итүчеләрнењ саны кырыктан артык иде.

[14] Алар, баш руханилар ћәм аксакаллар янына килеп: – Без Паулны үтермичә торып ћичнәрсә ашамаска җитди рәвештә ант иттек.

[15] Ә сез хәзер, Югары кињәшмә белән берлектә, аныњ хакындагы эшне тѳгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны сезнењ янга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз ћәм ул юлда чагында аны үтерербез, – диделәр.

[16] Паулныњ сењлесенењ улы, аларныњ явыз нияте турында ишетеп, ныгытмага килде ћәм бу турыда Паулга әйтте.

[17] Паул исә, йѳзбашларыныњ берсен чакырып: – Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына алып бар, чѳнки аныњ ања әйтәсе сүзе бар, – диде.

[18] Йѳзбашы егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килде. – Тоткын Паул бу егетне сезнењ яныгызга алып килүемне сорады. Ул сезгә нәрсәдер әйтергә тели.

[19] Гаскәриләр башлыгы, егетнењ кулыннан тотып, аны читкәрәк алып китте. – Син миња нәрсә әйтергә телисењ? – дип сорады ул аннан.

[20] – Яћүдләр, Паул хакындагы эшне тѳгәлрәк тикшерү ѳчен дигән булып, иртәгә сездән Паулны Югары кињәшмә алдына китерүегезне сорарга сүз куештылар, – дип җавап бирде егет. –

[21] Ләкин сез аларны тыњламагыз, чѳнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска ћәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, алар сезнењ сүзегезне генә кѳтәләр.

[22] Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы егеткә: – Моны миња сѳйләвењ турында беркемгә дә әйтмә, – дип, аны кайтарып җибәрде.

[23] Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы ике йѳзбашын чакырып алды. – Ике йѳз җәяүле, җитмеш атлы ћәм ике йѳз укчы гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр.

[24] Паулны утыртып алып барырга да атлар әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез алып барып җиткерегез, – диде ул аларга.

[25] Һәм шундый эчтәлекле хат язды:

[26] «Кләүди Лусидән мѳхтәрәм идарәче Филикескә сәлам!

[27] Яћүдләр бу кешене тотып алганнар ћәм үтерергә җыеналар иде. Мин, аныњ Рим гражданы икәнен белгәч, гаскәриләр белән барып, аны коткарып калдым.

[28] Аннары, аны ни ѳчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яћүдләрнењ Югары кињәшмәсенә алып килдем

[29] ћәм гаепләүләрнењ яћүдләр канунына кагылышлы икәнлеген белдем, аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады.

[30] Бу кешегә каршы явыз ният турында ишеткәч, мин аны тиз арада Сезнењ яныгызга җибәрдем, аны гаепләүчеләргә ања каршы Сезнењ алда сѳйләргә әмер бирдем».

[31] Шулай итеп, гаскәриләр, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, тѳнлә белән Паулны Антипатырга алып киттеләр.

[32] Ә икенче кѳнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырып, җәяүле гаскәриләр кире ныгытмага кайттылар.

[33] Кайсариягә килеп җиткәч, гаскәриләр, идарәчегә хатны биреп, Паулны аныњ карамагына тапшырдылар.

[34] Идарәче хатны укып чыкты ћәм Паулныњ кайсы ѳлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәч,

[35] бу эшне гаепләүчеләр килгәч кенә тыњлаячагын әйтте. Ә Паулны Һируд сараенда сак астында тотарга әмер бирде.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters