Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:28

[1] Рәсүлләр ћәм бѳтен Яћүдиянењ буеннан-буена яшәгән иман итүче туганнар яћүд булмаган кешеләрнењ дә Аллаћы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр.

[2] Петер Иерусалимга килгәч, яћүдләр: – Син сѳннәтсез кешеләр янына кереп алар белән ашагансыњ, – дип, аны тиргәделәр.

[4] Һәм Петер аларга җентекләп сѳйләп бирде:

[5] – Мин Яфу шәћәрендә дога кыла идем ћәм, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, бер илаћи күренеш күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер дүрт почмагыннан тотып күктән минем яныма тѳшерелде.

[6] Мин аныњ эченә күз ташладым ћәм җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннарны, җәнлекләрне, сѳйрәлүчеләрне ћәм киек кошларны күрдем.

[7] Шуннан соњ: «Тор, Петер, боларны суй ћәм аша», – дигән тавыш ишеттем.

[8] «Юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнењ кергәне юк», – дидем мин.

[9] Күктән аваз миња икенче тапкыр: «Аллаћы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде.

[10] Бу ѳч тапкыр кабатланды ћәм бѳтенесе тагын күккә тартып алынды.

[11] Нәкъ шул вакыт мин булган йорт алдына Кайсариядән минем янга җибәрелгән ѳч кеше килеп басты.

[12] Рух миња: «Һич тә шикләнмичә алар белән бар», – диде. Хәзер минем янымда торучы бу алты туган да минем белән бергә барды. Без ул кешенењ ѳенә килеп җиттек.

[13] Ул безгә ничек итеп үз ѳендә фәрештәне күрүе хакында сѳйләде. Фәрештә ања: «Петер исемле Шимунны чакыру ѳчен Яфуга кешеләр җибәр.

[14] Ул сиња сѳйләячәк сүзләр аша син үзењ ћәм бѳтен йортыњ котылачак», – дип әйткән.

[15] Мин сѳйли башлагач, башта безгә ињгән кебек, аларга да Изге Рух ињде.

[16] Шулвакыт мин Раббыныњ: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз», – дигән сүзләрен хәтергә тѳшердем.

[17] Шулай итеп, без Раббы Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаћы аларга да биргән икән, Аллаћыга каршы торырга кем мин? – диде Петер.

[18] Моны ишеткәч, иман итүче туганнар тынычландылар ћәм Аллаћыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаћы яћүд булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр.

[19] Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә таралышкан иман итүчеләр, яћүдләргә генә вәгазьләп, Фойникә ѳлкәсенә, Кипрга ћәм Антиухея шәћәренә кадәр барып җиттеләр.

[20] Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар ћәм күринилеләр, Антиухеягә килгәч, яћүд булмаганнарга да Раббы Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләделәр.

[21] Раббыныњ кѳче алар белән булды, ћәм бик күпләр, инанып, Раббыга таба борылдылар.

[22] Бу хактагы хәбәр Иерусалимдагы иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, ћәм Барнабны Антиухеягә җибәрделәр.

[23] Антиухеягә килгәч, ул Аллаћы мәрхәмәтенењ җимешләрен күреп шатланды ћәм андагы кешеләрне Раббыга чын күњелдән тугры булып калырга ѳндәде.

[24] Барнаб Изге Рух ћәм иман белән тулы яхшы кеше иде, ћәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды.

[25] Шуннан соњ Барнаб Шаулны эзләргә дип Тарска китте ћәм, аны табып, Антиухеягә алып килде.

[26] Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очраштылар, күп кешеләрне ѳйрәттеләр. Ињ беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухея шәћәрендә атый башладылар.

[27] Шул кѳннәрдә Антиухеягә Иерусалимнан пәйгамбәрләр килде.

[28] Аларныњ берсе, Һагәб исемлесе, торып басты ћәм бѳтен җирдә зур ачлык булачагы хакында Рух аркылы алдан күреп әйтте. (Ул ачлык Кләүди кайсар заманында булды.)

[29] Шуннан соњ шәкертләр, ћәрберсенењ хәленнән килгәнчә, Яћүдиядә яшәүче туганнарга ярдәм җибәрергә булдылар.

[30] Һәм шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенењ ѳлкәннәренә җибәрделәр.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters