Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:10

[1] Һанани атлы берәү, үзенењ хатыны Сапфира белән бергә, милкен сатып,

[2] сатудан чыккан акчаныњ бер ѳлешен, хатыны белән сѳйләшеп, яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде.

[3] Әмма Петер: – Һанани! Ни ѳчен син шайтанга йѳрәгењ белән идарә итәргә ирек бирдењ? Хәтта, акчаныњ бер ѳлешен яшереп калдырып, Изге Рухка ялганларга уйлагансыњ, – диде. –

[4] Сатмаган хәлдә ул милек синеке булып калачак иде түгелме соњ? Сатканнан соњ акчасы синењ карамагыњда түгел идеме? Ни ѳчен син шундый ниятне йѳрәгењә керттењ? Син кешеләргә түгел, ә Аллаћыга ялганладыњ.

[5] Шушы сүзләрдән соњ Һанани җан биреп идәнгә ауды. Бу хәл турында ишеткән кешеләр куркып калдылар.

[6] Һананиныњ үле гәүдәсен егетләр кәфенгә тѳреп алып чыгып киттеләр ћәм күмделәр.

[7] Өч сәгать чамасы үткәннән соњ аныњ хатыны да килде. Ул булган хәлне белми иде әле.

[8] Петер исә ањардан: – Әйт әле миња, җирегезне шушы бәягә саттыгызмы? – дип сорады. Хатын ања: – Әйе, шушы бәягә, – дип җавап бирде.

[9] Әмма Петер: – Димәк сез Раббыныњ Рухын сынап карарга сүз беркеттегез? Менә ирењне күмгән кешеләр ишектән кереп киләләр. Алар сине дә алып чыгачаклар, – диде.

[10] Хатын шундук җан биреп идәнгә егылды. Егетләр, кергәч, аныњ үлгән булуын күрделәр ћәм, алып чыгып, ире янына күмеп куйдылар.

[11] Иман итүчеләрне ћәм бу хәбәрне ишетүчеләрнењ барысын кѳчле курку биләп алды.

[12] Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр ћәм могҗизалар кылынды. Иман итүчеләр бердәм рәвештә Сѳләйман әйванында очрашып тордылар.

[13] Халык аларны хѳрмәт итте, ләкин беркем, үзе килеп, иман итүчеләргә кушылырга базмады.

[14] Шулай да бик күп ир-атлар ћәм хатын-кызлар Раббыга иман китерделәр ћәм аларныњ саны арта барды.

[15] Петер үтеп барганда, ћич булмаса аныњ күләгәсе генә булса да тѳшсен иде, дигән теләк белән, авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга ћәм түшәкләргә салдылар.

[16] Иерусалимга якын-тирәдәге шәћәрләрдән бик күп халык килә иде. Алар алып килгән сырхаулар ћәм шакшы рухлардан газап чигүчеләрнењ барысы да савыкты.

[17] Ињ баш рухани ћәм аныњ барлык тарафдарлары, ягъни саддукейлар тѳркемендәгеләр, кѳнләшеп,

[18] рәсүлләрне кулга алдылар ћәм халык зинданына ябып куйдылар.

[19] Әмма тѳнлә белән Раббыныњ бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты:

[20] – Барыгыз, бу яња тормыш турында барысын да Аллаћы Йортында халыкка сѳйләгез, – дип, аларны чыгарып җибәрде.

[21] Рәсүлләр, тыњлаучанлык күрсәтеп, иртә тањнан Аллаћы Йортына килделәр ћәм ѳйрәтә башладылар. Ә ињ баш рухани ћәм аныњ ярдәмчеләре, Исраил халкыныњ аксакалларын чакырып, Югары кињәшмә җыйдылар. Рәсүлләрне алып килү ѳчен, тәртип саклаучыларны зинданга җибәрделәр,

[22] әмма хезмәтчеләр, зинданда аларны тапмыйча, кире кайттылар.

[23] – Без килгәндә зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма, ишекләрне ачып эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар.

[24] Аллаћы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы ћәм баш руханилар, моны ишеткәч: – Тагын нәрсә булыр икән инде? – дип аптырашта калдылар.

[25] Шул арада берәү килеп: – Әнә, карагыз, сез зинданга утырткан кешеләр Аллаћы Йортында халыкны ѳйрәтә, – дип әйтте.

[26] Шуннан соњ тәртип саклаучылар белән аларныњ башлыклары, шунда барып, халык таш ата башлар дип курыкканга күрә, кѳч кулланмыйча гына, рәсүлләрне алып килделәр.

[27] Килеп җиткәч, аларны Кињәшмә алдына бастырдылар ћәм ињ баш рухани:

[28] – Без сезгә бу исем турында ѳйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? Ә сез үзегезнењ тәгълиматыгызны бѳтен Иерусалимга тараттыгыз ћәм ул Кешенењ түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде.

[29] Петер ћәм башка рәсүлләр исә: – Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаћыга итагатьле булырга тиешбез.

[30] Аталарыбызныњ Аллаћысы сез агачка кадаклатып үтергән Гайсәне үледән терелтте.

[31] Исраилгә тәүбә итү ћәм гѳнаћлары кичерелү мѳмкинлеген бирү ѳчен, Аллаћы Аны Хаким ћәм Коткаручы итеп Үзенењ уњ ягына күтәрде.

[32] Без – бу эшләрнењ шаћитләре. Һәм шулай ук Аллаћы Үзенә итагать итүчеләргә биргән Изге Рух та бу эшләргә шаћит, – дип җавап бирделәр.

[33] Моны ишеткәч, Кињәшмә әгъзалары бик ярсыдылар ћәм рәсүлләрне үтерергә теләделәр.

[34] Шул вакыт бѳтен халык тарафыннан мѳхтәрәм канунчы, Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты ћәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде.

[35] Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак итеп уйлагыз.

[36] Моннан элегрәк үзен бик бѳек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, ања дүрт йѳзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, ања иярүчеләр тѳркеме юкка чыкты.

[37] Шуннан соњ сан алу кѳннәрендә гәлиләяле Яћүд пәйда булды ћәм күпмедер халыкны фетнәгә котыртты. Әмма ул ћәлак булганнан соњ ања ияргән халык та таралды.

[38] Шуња күрә хәзер сезгә әйтәм: бу кешеләргә тимәгез! Аларны җибәрегез! Чѳнки бу ният ћәм бу эш кешеләрдән булса, ул юкка чыгачак.

[39] Ә инде Аллаћыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаћыга каршы кѳрәшүчеләр була күрмәгез, – диде ул.

[40] Аксакаллар аныњ сүзенә колак салдылар. Рәсүлләрне чакырып керттеләр ћәм кыйнаганнан соњ, Гайсә исеме хакында ѳйрәтмәскә боерып, аларны иреккә җибәрделәр.

[41] Рәсүлләр исә, Гайсә исеме ѳчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Кињәшмәдән чыгып киттеләр.

[42] Һәр кѳн Аллаћы Йортында ћәм ѳйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнењ Мәсих икәнлеге хакында сѳйләүләрен ћәм ѳйрәтүләрен дәвам иттеләр.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters