[1] Фетнә тукталганнан соњ Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, аларныњ күњелләрен күтәрде ћәм, алар белән саубуллашып, Македуния ѳлкәсенә китте.
[2] Авыллар, шәћәрләр аша үткәндә, иман итүчеләрне дәртләндереп, күп нәсыйхәт бирде. Паул Грециядә тукталды.
[3] Ул анда ѳч ай булды. Су юлы белән Суриягә китәргә дип торганда, яћүдләр ања ћѳҗүм итәргә сүз куештылар. Шуња күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде.
[4] Аны Пур улы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх ћәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимуте ћәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар.
[5] Алар, алдан китеп, безне Троас шәћәрендә кѳтеп тордылар.
[6] Ә без Тѳче күмәч бәйрәменнән соњ Филиппуйдан су юлы белән киттек ћәм, биш кѳн дигәндә, алар янына Троаска килеп җиттек. Без анда җиде кѳн булдык.
[7] Атнаныњ беренче кѳнендә икмәк сындырып ашау ѳчен бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әњгәмә корып утырды ћәм, икенче кѳнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әњгәмәне тѳн уртасына кадәр дәвам итте.
[8] Без җыелган ѳске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде.
[9] Паул сѳйләгән вакытта, тәрәзә тѳбендә утырган Әүтух исемле бер яшь егетне йокы басты ћәм ул, йоклап китеп, ѳченче каттан егылып тѳште. Аны күтәрделәр, ул үле иде.
[10] Паул урамга чыкты, егетнењ ѳстенә иелеп аны кочаклады ћәм: – Борчылмагыз, ул исән, – диде.
[11] Паул янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, тањ атканга кадәр, шәкертләр белән сѳйләшеп утырды ћәм иртә тањнан юлга чыкты.
[12] Теге яшь егетне ѳенә алып киткәндә ул тере иде. Бу хәлгә бар кешеләр бик куанды.
[13] Без корабка утырып Ассус шәћәренә таба юл алдык. Паул коры җирдән барырга ћәм шул шәћәрдә безгә кушылырга булды.
[14] Ассус шәћәрендә очрашканнан соњ, Паулны алып, Митулини шәћәренә килдек.
[15] Митулинидән киткәннењ икенче кѳнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек ћәм тагын бер кѳннән Милит шәћәренә килеп җиттек.
[16] Паул, Асия ѳлкәсендә тоткарланмас ѳчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Чѳнки ул, мѳмкинлек булса, Илленче кѳн бәйрәме җиткәнче Иерусалимда булырга ашыга иде.
[17] Ул, Милиттән Эфескә кешеләр җибәреп, бердәмлектәге ѳлкәннәрне чакыртты.
[18] Алар килеп җиткәч: – Асия ѳлкәсендә сезнењ белән беренче кѳннән үк ничек яшәгәнемне үзегез беләсез, – диде ул аларга.
[19] – Зур күндәмлек ћәм күп күз яшьләре белән, яћүдләрнењ явыз ниятләре аркасында килгән сынаулар эчендә Раббыга хезмәт иттем.
[20] Сезгә файдалы булырлык бернәрсәне дә бәян итмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, ѳйдән-ѳйгә йѳреп тә ѳйрәттем.
[21] Тәүбә итеп Аллаћыга таба борылуныњ ћәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнењ кирәклеге турында яћүдләргә дә, яћүд булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем.
[22] Ә хәзер, Рухныњ ихтыярына буйсынып, Иерусалимга барам. Мине анда нәрсә кѳтә? Мин белмим.
[23] Мин фәкать шуны беләм: барлык шәћәрләрдә мине богаулар ћәм хәсрәт кѳтә. Изге Рух шулай ди.
[24] Ләкин минем ѳчен үз тормышымныњ кадере юк, тик хезмәтемне ћәм Гайсә Раббыдан кабул итеп алган эшне – Аллаћыныњ мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын тѳгәлләргә телим.
[25] Хәзер Мин беләм: минем, сезнењ арагызда йѳреп, Аллаћы Патшалыгын вәгазьләвемне ишеткән ћәммәгез мине бүтән күрмәячәксез.
[26] Шуња күрә мин бүген сезгә әйтәм: әгәр берәрегез ћәлак булса, сезнењ каныгызда минем гаеп юк.
[27] Чѳнки мин сезгә Аллаћыныњ ихтыярын тулысы белән бәян иттем.
[28] Шулай итеп, үзегез турында ћәм Изге Рух сезне кѳтүчеләр итеп куйган кѳтү турында кайгыртыгыз. Үз Улыныњ каны аша Аллаћы Үзенеке иткән бердәмлеккә кѳтүчеләр булыгыз.
[29] Мин киткәннән соњ, сезнењ яныгызга рәхимсез, кѳтүгә карата аяусыз бүреләрнењ киләчәген мин беләм.
[30] Иман итүчеләрне үзләренә ияртү ѳчен сезнењ арагыздан да ялган сѳйләүчеләр чыгачак.
[31] Шуња күрә сак булыгыз, ѳч ел буе сезнењ ћәрберегезгә күз яшьләре белән кѳне-тѳне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз.
[32] Хәзер сезне Аллаћы кулына ћәм Аныњ мәрхәмәте турындагы сүзгә тапшырам. Ул сүз сезне тагын да ныгытырга ћәм барлык изге ителгәннәр арасында сезгә мирас бирергә сәләтле.
[33] Мин ћичкемнењ алтын-кѳмешен дә, киемен дә теләмәдем.
[34] Үзегез беләсез, минем ихтыяҗларымны ћәм минем белән булганнарныњ хаҗәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде.
[35] Раббы Гайсәнењ: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк», – дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин ћәр эштә күрсәттем.
[36] Сѳйләп бетергәч, Паул, тезләнеп, алар белән бергә дога кылды.
[37] Һәммәсе елады, Паулны кочаклап үптеләр.
[38] Бигрәк тә «Мине бүтән күрмәячәксез инде» дигән сүзләренә кайгырдылар. Аннары аны корабка чаклы озата бардылар.