[1] Шуннан соњ Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аныњ анасы яћүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде.
[2] Лустрадагы ћәм Икүниундагы туганнар Тимуте турында яхшы сүзләр генә сѳйләделәр.
[3] Паул аныњ үзе белән юлга чыгуын теләде ћәм шуња күрә аны сѳннәткә утыртты. Ул бу эшне шунда яшәүче яћүдләр хакына эшләде, чѳнки барысы да атасыныњ грек икәнен беләләр иде.
[4] Шәћәрләр аша үткәндә алар иман итүчеләргә Иерусалимдагы рәсүлләр ћәм ѳлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны тапшырдылар ћәм аларны үтәргә үгетләделәр.
[5] Бердәмлекләр иманда ныгыды ћәм кѳннән-кѳн иман итүчеләрнењ саны арта барды.
[6] Паул ћәм аныњ белән булган кешеләр Фругия ћәм Гәләтия аша киттеләр, чѳнки Изге Рух аларга Асия ѳлкәсендә вәгазь сѳйләтмәде.
[7] Мусия тѳбәгенә килгәч, алар Битуния тѳбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнењ Рухы аларны җибәрмәде,
[8] ћәм алар Мусиядән Троас шәћәренә килделәр.
[9] Тѳнлә Паул шундый бер илаћи күренеш күрде: македунияле берәү, Паулныњ Македуниягә килүе ћәм аларга ярдәм итүе турында ялварып, аныњ каршында басып тора.
[10] Шушы илаћи күренештән соњ, Аллаћы безне анда Яхшы хәбәрне сѳйләргә чакыра, дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык.
[11] Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче кѳнне Неяполис шәћәренә килдек.
[12] Аннары Македуниянењ беренче ѳлешендәге Рим хакимлеге астында булган Филиппуй шәћәренә юл тоттык. Без бу шәћәрдә берничә кѳн булдык.
[13] Шимбә кѳнне, шәћәрдән чыгып, елга буена киттек, чѳнки дога кылу урынын шунда дип уйладык. Елга буенда без җыелган хатын-кызлар белән сѳйләшеп утырдык.
[14] Анда Түәтәйрә шәћәрендә куе кызыл тѳстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаћыны хѳрмәт итә торган Лудия исемле бер хатын бар иде. Паул сѳйләгән сүзләргә Раббы аныњ йѳрәген ачты.
[15] Үзе ћәм ѳендәгеләре чумдырылганнан соњ, ул безгә: – Мине Раббыга иман итүче дип санасагыз, ѳемә керегез ћәм кунак булыгыз, – диде. Ул безне күндерде.
[16] Бер кѳнне гыйбадәтханәгә барганда безгә күрәзәче рухлы бер хезмәтче кыз очрады. Ул, күрәзәлек итеп, үзенењ хуҗаларына күп табыш китерә икән.
[17] Кыз, Паул артыннан ћәм безнењ арттан: – Бу кешеләр – Аллаћы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды.
[18] Ул берничә кѳн шулай эшләде. Паулныњ ачуы килде ћәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиња аныњ эченнән чыгарга боерам, – диде. Һәм рух шундук чыкты.
[19] Кызныњ хуҗалары, табыш алуга ѳметнењ юкка чыгуын күреп, Паул белән Силасны тотып алдылар ћәм мәйданга – шәћәр башлыклары янына ѳстерәп алып киттеләр.
[20] Аларны идарәчеләр янына китерделәр ћәм: – Бу кешеләр – яћүдләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәћәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр.
[22] Халык та аларга каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәћәр идарәчеләре, аларныњ киемнәрен йолкып салдырдылар ћәм таяк белән кыйнарга боердылар.
[23] Нык кына кыйнаганнан соњ, аларны зинданга ташладылар ћәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга боердылар.
[24] Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданныњ эчке бүлмәсенә япты ћәм аякларын агач богауларга беркетеп куйды.
[25] Тѳн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаћыны мактап мәдхияләр җырладылар, ә тоткыннар аларны тыњлап утырдылар.
[26] Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданныњ нигезе селкенеп куйды. Шундук барлык ишекләр ачылды, барысыныњ да аякларыннан богаулары тѳшеп китте.
[27] Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды ћәм ишекләрнењ ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады ћәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде.
[28] Әмма Паул: – Үзењә ћичбер явызлык эшләмә, чѳнки без барыбыз да монда, – дип кычкырды.
[29] Каравылчы ут сорап алды да бүлмә эченә йѳгереп керде ћәм, калтыранып, Паул белән Силас алдына егылды.
[30] Ул аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу ѳчен миња нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады ул алардан.
[31] – Раббы Гайсә Мәсихкә иман китер. Шулай эшләсәњ үзењ дә котылырсыњ, бѳтен ѳењ дә котылыр.
[32] Ања ћәм ѳендә булганнарныњ барысына Раббы хакындагы сүзне вәгазьләделәр.
[33] Ул шул ук сәгатьтә, тѳнлә белән, аларныњ җәрәхәтләрен юды. Шундук ул үзе ћәм ѳендәгеләр барысы да чумдырылу йоласын үттеләр.
[34] Үзенењ ѳенә алып килеп, аларга табын тәкъдим итте ћәм Аллаћыга иман китергәне ѳчен бѳтен йорты белән куанды.
[35] Кѳн тугач, шәћәр идарәчеләре, ярдәмчеләр артыннан, аларны азат итәргә, дигән хәбәр җибәрделәр.
[36] Зиндан каравылчысы бу турыда Паулга әйтте: – Шәћәр идарәчеләре сезне азат итәргә дигән хәбәр җибәргәннәр. Барыгыз, иминлек сезгә, – диде.
[37] Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хѳкемсез кыйнадылар ћәм зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә үзләре безне чыгарсыннар, – диде.
[38] Ярдәмчеләр бу сүзләрне шәћәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр, аларныњ Рим гражданнары икәнен ишеткәч, куркып калдылар.
[39] Яннарына килеп гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар ћәм шәћәрдән китүләрен сорадылар.
[40] Алар исә, зинданнан чыккач, Лудиянењ йортына килделәр. Анда иман итүче туганнарны очратып, аларга үгет-нәсыйхәт бирделәр ћәм юлга чыктылар.