Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:29

[1] – Туганнар ћәм аталар! Үземне яклап берничә сүз әйтергә рѳхсәт итегез, – диде Паул.

[2] Аныњ үзләре белән яћүд телендә сѳйләшүен ишетеп, халык тагын да ныграк тынып калды.

[3] – Мин – яћүд кешесе, – диде ул. – Киликиянењ Тарс шәћәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнењ шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнењ ћәммәгез кебек үк, Аллаћыга бик нык бирелгән кеше.

[4] Мин Раббыныњ юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым.

[5] Моныњ шулай икәнен баш рухани ћәм аксакаллар кињәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшекътә яшәүче яћүд туганнарга хат алып, шул юлдан баручы дәмәшекълеләрне җәзалау ѳчен, аларны богаулап Иерусалимга алып килергә дип, Дәмәшекъкә бара идем.

[6] Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, кѳн уртасындарак, кинәт күктән кѳчле яктылык тѳште ћәм минем тирә-ягымны яктыртты.

[7] Мин җиргә егылдым ћәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисењ?» – дигән тавыш ишеттем.

[8] Мин: «Син кем, Әфәнде?» – дип җавап бирдем. «Мин – син эзәрлекли торган насаралы Гайсә», – диде Ул миња.

[9] Минем белән бергә булган кешеләр яктылыкны күрделәр, әмма миња Сѳйләүченењ тавышын ишетмәделәр.

[10] Мин Аннан: «Раббы, миња нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшекъкә бар, анда сиња дип билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтерләр», – диде миња Раббы.

[11] Кѳчле яктылыктан сукырайганга күрә, минем белән булган кешеләр мине Дәмәшекъкә җитәкләп алып килделәр.

[12] Дәмәшекътә яшәүче, барлык яћүдләр арасында мѳхтәрәм, диндар ћәм канунга турылыклы Һанани исемле берәү

[13] минем яныма килде ћәм миња: «Шаул туган! Күзләрењ ачылсын», – диде. Шундук минем күзләрем ачылды ћәм мин аны күрдем.

[14] «Аталарыбызныњ Аллаћысы Аныњ ихтыярын белергә, Хак Затны күрергә ћәм Раббыныњ тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде миња Һанани. –

[15] Чѳнки син барлык кешеләргә күргәннәрењне ћәм ишеткәннәрењне сѳйләп, Ања шаћит булырсыњ.

[16] Шулай итеп, тагын нәрсә кѳтәргә? Тор ћәм суга чумдырылу йоласын үт, Раббыга мѳрәҗәгать итеп, гѳнаћларыњны юып тѳшер», – диде ул миња.

[17] Иерусалимга кайткач, Аллаћы Йортында гыйбадәт кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп,

[18] Раббыны күрдем. Ул миња: «Ашык ћәм тиз арада Иерусалимнан кит, чѳнки монда Минем хактагы шаћитлегењне кабул итмәячәкләр», – диде.

[19] «Раббым! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, Сиња иман итүчеләрне тотып зинданнарга утыртуым ћәм кыйнавым хакында алар беләләр.

[20] Синењ хакта шаћитлек итүче Эстефәннењ каны коелган вакытта мин анда идем. Мин аны үтерүне хупладым, үтерүчеләрнењ киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем.

[21] Раббы миња: «Бар, Мин сине еракка, башка халыклар янына җибәрәм», – диде.

[22] Шушы сүзләрне әйткәнче Паулны тыњладылар, ә аннары: – Бу кешене җир йѳзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башладылар.

[23] Алар, акыра-акыра, киемнәрен ѳскә күтәреп болгадылар, ћавада тузан туздырдылар.

[24] Гаскәриләр башлыгы Паулны ныгытмага алып керергә әмер бирде. Ања каршы шул чаклы акыруларыныњ сәбәбен белү ѳчен, аны камчылап сорау алырга боерды.

[25] Ләкин аны каешлар белән бәйләгән вакытта Паул үзе янында торган йѳзбашына: – Рим гражданын камчыларга, җитмәсә, хѳкем итмичә торып, сезгә рѳхсәт ителәмени? – диде.

[26] Йѳзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барып әйтте. – Сез нәрсә эшлисез? Бу кеше – Рим гражданы, – диде ул ања.

[27] Шуннан соњ гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп: – Әйт әле миња, син Рим гражданымы? – диде. – Әйе, – диде Паул.

[28] – Мин бу гражданлыкны күп акча түләп алдым, – дип җавап бирде гаскәриләр башлыгы. – Ә мин шул гражданлыкта тудым, – диде Паул.

[29] Аннан сорау алырга теләүчеләр шундук аныњ яныннан читкәрәк киттеләр, ә гаскәриләр башлыгы, Паулныњ Рим гражданы икәнлеген белгәч, аны бәйләгәне ѳчен куркуга тѳште.

[30] Икенче кѳнне, яћүдләрнењ Паулны нәрсә ѳчен гаепләүләрен тѳгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы баш руханиларга, Югары кињәшмә әгъзаларыныњ барысына җыелырга әмер бирде ћәм, богауларын салдырып, Паулны алар алдына бастырды.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters