[1] Рәсүлләр, Амфиполис ћәм Апуллуния шәћәрләре аша үтеп, Тессалуникә шәћәренә килделәр. Анда яћүдләр гыйбадәтханәсе бар иде.
[2] Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды ћәм ѳч шимбә рәттән яћүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әњгәмә корды.
[3] Аларга Мәсихнењ газап чигәргә ћәм үледән терелергә тиеш булганлыгын ањлатты ћәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм ћәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул.
[4] Яћүдләрнењ кайберләре, шулай ук Аллаћыны хѳрмәт итә торган бик күп греклар ћәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иман китерделәр ћәм Паул белән Силаска кушылдылар.
[5] Ләкин башка яћүдләр кѳнләштеләр ћәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәћәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу ѳчен, Ясун йортына килеп, аларны эзләделәр.
[6] Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны ћәм кайбер башка иман итүче туганнарны шәћәр башлыклары янына сѳйрәп алып килделәр. – Бѳтен җирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йѳрүчеләр монда да килгәннәр,
[7] ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарныњ әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар.
[8] Бу сүзләр халыкны ћәм шәћәр башлыкларын борчуга салды.
[9] Ә Ясунны ћәм башкаларны, иреккә чыгу ѳчен билгеләнгән күләмдә акча түләттергәннән соњ, кайтарып җибәрделәр.
[10] Шул ук тѳнне туганнар Паул белән Силасны Беруя шәћәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яћүдләр гыйбадәтханәсенә киттеләр.
[11] Мондагы кешеләр, тессалуникәлеләргә караганда кињрәк карашлы иделәр. Алар сүзне бик теләп кабул иттеләр ћәм ћәр кѳн, Паул сѳйләгән сүзләрнењ дѳреслеген тикшерү ѳчен, Изге язманы ѳйрәнделәр.
[12] Күп кенә яћүдләр иман китерде, шулай ук мѳхтәрәм грек хатыннары ћәм ирләре арасында да иман китерүчеләр аз булмады.
[13] Әмма Паулныњ Беруядә дә Аллаћы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яћүдләр монда да килделәр ћәм, коткы салып, халыкны котырттылар.
[14] Тиз арада туганнар Паулны дињгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимуте Беруядә калдылар.
[15] Паулны озата баручылар аныњ белән Афинага чаклы килделәр ћәм кире кайтып киттеләр. Паул, алар артыннан, Силаска ћәм Тимутегә мѳмкин кадәр тиз арада килеп җитәргә кушты.
[16] Силас белән Тимутене кѳткәндә, бу шәћәрдә потларныњ күп булуын күреп, Паулныњ күњеле әрнеде.
[17] Ул гыйбадәтханәдә яћүдләр белән, Аллаћыны хѳрмәт итүче башка кешеләр белән әњгәмә корып утырды, шулай ук ћәр кѳн базар мәйданында очраган кешеләр белән сѳйләште.
[18] Шулай бер кѳнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр ћәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакында ћәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сѳйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнењ кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – диделәр, ә икенчеләре: – Ул чит илаћлар турында вәгазь итә булса кирәк, – диделәр.
[19] Алар, Паулны тотып, Арейпәгкә алып килделәр. – Син вәгазьли торган бу яња тәгълимат турында күбрәк белергә телибез.
[20] Үзењ безгә сѳйләгән сәер сүзләрнењ мәгънәсенә тѳшендер, – диделәр алар.
[21] Нинди дә булса яња фикерләр турында сѳйләү яки тыњлау – афиналыларныњ ћәм анда яшәүче чит ил кешеләренењ ињ яраткан шѳгыльләре иде.
[22] Паул Арейпәг кињәшмәсе алдына басты. – Афиналылар! Сезнењ бѳтен яклап аеруча диндар икәнегезне күреп торам, – диде ул. –
[23] Чѳнки сезнењ изге әйберләрегезне карап йѳргәндә мин «Билгесез илаћка» дип язылган корбан китерү урынын да күрдем. Мин сезгә үзегез табына торган шул билгесез Аллаћы турында вәгазь итәм.
[24] Дѳньяны ћәм аныњ эчендәге ћәммә нәрсәне бар иткән Аллаћы – Ул күкләрнењ ћәм җирнењ Раббысы. Ул кеше кулы белән тѳзелгән изге йортларда яшәми
[25] ћәм Ул кешеләрнењ Ања хезмәт итүләренә мохтаҗ түгел. Ул Үзе ћәркемгә тормыш, сулыш ћәм барлык нәрсәне бирә.
[26] Бѳтен җир йѳзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны ћәм яшәү урыннарыныњ чикләрен билгеләде.
[27] Ул моны кешеләр Аллаћыны эзләсеннәр ѳчен, Аны капшанып эзләп тапмаслармы икән, дип эшләде. Ул бит безнењ ћәрберебездән ерак түгел.
[28] Сезнењ кайбер шагыйрьләрегез: «Без дә Аныњ нәселеннән», – дип әйткән кебек «без Ањарда яшибез, хәрәкәт итәбез ћәм кѳн күрәбез».
[29] Шуња күрә без, Аллаћы нәселеннән буларак, илаћилык ул кеше кулларыныњ осталыгы ћәм хыялы белән сурәт рәвеше алган алтынга, кѳмешкә яки ташка охшаш, дип уйларга тиеш түгелбез.
[30] Шулай итеп, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаћы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бѳтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә.
[31] Чѳнки Аллаћы галәмне гадел хѳкем итү кѳнен билгеләде. Ул Үзе билгеләгән Зат аша хѳкем итәр. Ул Затны үледән терелтеп, Аллаћы моны ћәркемгә исбат итте.
[32] Үлеләрнењ терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр кѳлделәр, ә икенчеләре: – Бу хакта сине башка бер вакытта тыњларбыз, – диделәр.
[33] Шуннан соњ Паул Арейпәгтән чыкты.
[34] Кайбер кешеләр, ул сѳйләгәннәргә ышанып, иман китерделәр. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын ћәм тагын башкалар да бар иде.