Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:16

[1] Без, алар белән саубуллашып, юлга чыктык ћәм туп-туры Кос утравындагы шәћәргә килдек, икенче кѳнне Родоста, аннары Патара утравында булдык.

[2] Анда, Фойникә ѳлкәсенә китүче кораб табып, ања утырдык ћәм кузгалып киттек.

[3] Кипр утравын кѳньягыннан урап үтеп, Сурия ѳлкәсенә таба йѳздек. Турда тукталыш ясадык, чѳнки анда корабтан йѳк бушатылырга тиеш иде.

[4] Шәкертләрне эзләп таптык ћәм алар янында җиде кѳн булдык. Алар, Рухныњ күрсәтүеннән чыгып, Паулны Иерусалимга бармаска кисәттеләр.

[5] Китер вакыт җиткәч юлга чыктык. Барлык иман итүчеләр, хатыннары ћәм балалары белән, безне шәћәр читенә кадәр озата бардылар, ә яр буена килеп җиткәч, бѳтенебез бергә тезләнеп дога кылдык.

[6] Саубуллашканнан соњ, без корабка утырдык, ә алар ѳйләренә кайтып киттеләр.

[7] Без исә, юлыбызны дәвам итеп, Пытулемаис шәћәренә килеп тѳштек. Анда туганнар янына барып, алар белән бер кѳн булдык.

[8] Ә икенче кѳнне Паул ћәм без Кайсариягә килдек ћәм Иерусалимда сайланган җиде ярдәмченењ берсе булган, Яхшы хәбәрне таратучы Филипнењ ѳендә тукталдык.

[9] Аныњ Аллаћы әйткән сүзләрне игълан итә торган пәйгамбәр кызлары – кияүгә чыкмаган дүрт кызы бар иде.

[10] Без килеп берничә кѳн үткәч, Яћүдиядән Һагәб атлы бер пәйгамбәр килде.

[11] Ул, безнењ янга килеп, Паулныњ билбавын алды ћәм үзенењ кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух әйтә: Иерусалимдагы яћүдләр бу билбауныњ иясен менә шулай бәйләячәкләр ћәм мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар, – диде Һагәб.

[12] Моны ишеткәч, без ћәм анда булган башка кешеләр аныњ Иерусалимга бармавын үтендек.

[13] Әмма Паул: – Сез нәрсә эшлисез? Ник елыйсыз ћәм минем йѳрәгемне телгәлисез? Мин Раббы Гайсә исеме хакына Иерусалимда тоткын булырга гына түгел, үләргә дә әзермен, – дип җавап бирде.

[14] Без исә, аны күндерә алмагач, тынычландык ћәм: – Раббыныњ ихтыяры булсын! – дидек.

[15] Кайсариядә бераз вакыт булганнан соњ, җыенып, Иерусалимга киттек.

[16] Безнењ белән бергә Кайсариядән берничә шәкерт тә барды. Алар безне кипрлы Мынасун атлы, күптән иман итүче бер шәкерт янына, без тукталачак йортка алып килделәр.

[17] Иерусалимдагы туганнар безне шатланып кабул иттеләр.

[18] Икенче кѳнне Паул Ягъкуб янына килде. Без дә ања ияреп бардык. Анда барлык ѳлкәннәр җыелган иде.

[19] Аларны сәламләгәннән соњ, үз хезмәте аркылы Аллаћыныњ башка халыклар арасында нәрсәләр эшләгәнлеге турында Паул җентекләп сѳйләп бирде.

[20] Паулны тыњлагач, андагылар Аллаћыны данладылар. – Беләсењме, туган, – диделәр ања, – яћүдләр арасында инде ничә мењ иман китергән кеше бар. Алар барысы да Муса канунын бик тырышып яклаучылар.

[21] Синењ хакта аларга, ул башка халыклар арасында яшәүче барлык яћүдләрне улларын сѳннәткә утыртмаска ћәм яћүд халкыныњ йолаларын тотмаска ѳндәп, Муса кануныннан баш тартырга ѳйрәтә икән, дип әйткәннәр.

[22] Нәрсә эшләргә инде? Әлбәттә, халык синењ килүењ турында ишетер.

[23] Шуња күрә безнењ сиња кињәш шундый: бездә нәзер кылган дүрт кеше бар.

[24] Алар белән бергә тазарыну йоласын үтә. Чәчләрен алдыра алсыннар ѳчен аларныњ чыгымнарын үз ѳстењә ал. Барысы да синењ хакта ишеткәннәренењ дѳрес түгеллеген ћәм үзењнењ дә канунга буйсынып яшәвењне күрерләр.

[25] Ә инде Гайсә Мәсихкә иман китергән башка халык кешеләренә килгәндә, без аларга үзебезнењ карарны әйтеп хат яздык. «Потларга корбан итеп китерелгән ризыкны, канны, буып үтерелгән хайван итен ашаудан ћәм җенси азгынлыктан тыелыгыз», – дидек без аларга.

[26] Шулай итеп, икенче кѳнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән тазарыну йоласын үтте. Шуннан соњ Аллаћы Йортына керде. Анда ул тазарыну кѳннәренењ кайчан тәмам булачагы ћәм кайчан аларныњ ћәрберсе ѳчен корбан китереләчәге хакында игълан итте.

[27] Җиде тазарыну кѳне үтте дигәндә, Асия ѳлкәсеннән килгән берничә яћүд, Паулны Аллаћы Йортында күреп, ања каршы бѳтен халыкны котырттылар ћәм аны тотып алдылар:

[28] – Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бѳтен җирдә безнењ халыкка, канунга ћәм бу урынга каршы ѳйрәтә торган кеше шушы. Шуныњ ѳстенә, яћүд булмаганнарны Аллаћы Йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар.

[29] Алар аны элегрәк шәћәрдә эфесле Трофим белән бергә күргәнгә күрә: «Паул аны Аллаћы Йортына да алып кергән», – дип уйлыйлар иде.

[30] Бѳтен шәћәрдә ыгы-зыгы купты, тѳрле яктан халык җыйналды. Паулны Аллаћы Йортыннан сѳйрәп алып чыктылар ћәм шундук капкаларны бикләп куйдылар.

[31] Алар аны үтерергә тырышкан вакытта, гаскәриләр башлыгына бѳтен Иерусалимда башланган буталыш турында хәбәр иттеләр.

[32] Ул шундук, гаскәриләр ћәм йѳзбашлары белән бергә, халык җыелган урынга йѳгерде. Кешеләр, башлык кешене ћәм гаскәриләрне күреп, Паулны кыйнаудан туктадылар.

[33] Гаскәриләр башлыгы якынрак килде ћәм Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем ћәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул.

[34] Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы, шундый шау-шу булганга күрә эшнењ нәрсәдә икәнен белә алмады ћәм шунлыктан Паулны ныгытмага алып барырга кушты.

[35] Алар баскычка килеп җиткәндә, халык кысрыклаганлыктан, гаскәриләргә Паулны күтәреп барырга туры килде.

[36] Халык тѳркеме: – Ања үлем! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды.

[37] Ныгытма ишекләренә якынлашкач, Паул гаскәриләр башлыгына: – Сиња бер нәрсә әйтергә мѳмкинме? – диде. – Син грекча беләсењмени? – дип гаҗәпләнде теге. –

[38] Димәк элегрәк фетнә күтәреп дүрт мењ юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгел?

[39] – Мин – яћүд, Киликия ѳлкәсендәге шактый гына танылган Тарс шәћәреннән. Синнән үтенәм, халыкка сѳйләргә рѳхсәт итче, – диде ања Паул.

[40] Гаскәриләр башлыгы рѳхсәт бирде. Паул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты ћәм Паул яћүд телендә сѳйли башлады.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters