[1] Шаул исә ћаман да, Раббыныњ шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул ињ баш руханидан
[2] Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу ћәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре ѳчен иде.
[3] Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулныњ тирә ягы күктән тѳшкән яктылыктан балкып китте.
[4] Ул җиргә егылды ћәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисењ? – дигән тавыш ишетте.
[5] – Син кем, Әфәнде? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш.
[6] – Тор да шәћәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиња әйтелер.
[7] Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Чѳнки алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма ћичкемне күрмәделәр.
[8] Шаул җирдән торды, күзләрен ачты, ләкин беркемне дә күрә алмады. Шуња күрә Дәмәшекъкә аны җитәкләп алып килделәр.
[9] Өч кѳн буе аныњ күзләре күрмәде, ћәм ул ашамады да, эчмәде дә.
[10] Дәмәшекътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Илаћи күренештә Раббы ања: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Раббым, – диде ул.
[11] – Туры урам дип аталган урамга бар. Яћүд яши торган йортка кереп Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла.
[12] Ул илаћи күренештә Һанани исемле берәүнењ үзе янына килүен ћәм, күзләре янә күрә башласын ѳчен, Һананиныњ аныњ ѳстенә кулларын куюын күрде, – диде ања Раббы.
[13] – Раббым! Мин күп кешеләрдән ул адәмнењ Иерусалимда Синењ изгеләрењә күрсәткән күпме явызлыклары турында ишеттем.
[14] Сиња табынучыларныњ барысын монда да кулга алырга аныњ баш руханилардан вәкаләте бар, – диде Һанани.
[15] Әмма Раббы ања: – Кузгал, чѳнки Мин аны чит халыкларга ћәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаћитлек бирү ѳчен, Үземнењ корал итеп сайладым.
[16] Үземнењ исемем хакына аныњ күпме газап чигәргә тиешлеген Мин ања күрсәтермен, – диде.
[17] Һәм Һанани, шул йортка килеп, Шаул ѳстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрењ күрә башласын ѳчен ћәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиња юлда күренгән Гайсә – мине синењ яныња җибәрде, – диде Һанани.
[18] Шундук, күзләрен каплап торган тәњкәләр коелып тѳшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды ћәм суга чумдырылу йоласын үтте.
[19] Ашап алганнан соњ, ања янә кѳч керде. Шаул берничә кѳн шәкертләр белән бергә Дәмәшекътә булды.
[20] Ул шундук: «Гайсә – Аллаћы Улы», – дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сѳйләп йѳри башлады.
[21] Аныњ сѳйләгәнен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимда шул Кешегә табынучыларны юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соњ бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру ѳчен килмәдеме икән? – диделәр.
[22] Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнењ Мәсих икәнлеген исбат итеп йѳреп, Дәмәшекътә яшәүче яћүдләрне аптырашка тѳшерде.
[23] Шактый күп вакыт үткәч, яћүдләр аны үтерергә сүз куештылар.
[24] Алар аны үтерү ѳчен кѳне-тѳне шәћәр капкаларын күзәтеп тордылар. Әмма Шаул аларныњ бу ниятен белеп алды.
[25] Шәкертләр аны тѳнлә белән, кәрзингә утыртып, шәћәр дивары аркылы тѳшерделәр.
[26] Иерусалимга килгәч, Шаул шәкертләр белән бергә булырга тырышты, әмма барысы да аннан курыктылар, аныњ Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар.
[27] Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде ћәм аныњ юлда Раббыны күрүен, Раббыныњ ања нәрсәләр әйтүен, аныњ Дәмәшекътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән вәгазь әйткәнен аларга сѳйләп бирде.
[28] Шаул шәкертләр белән калды ћәм Иерусалимда Раббы исеме хакында кыю рәвештә вәгазьләп йѳрде.
[29] Шулай ук ул грек яћүдләре белән күп тапкырлар очрашып сѳйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар.
[30] Имандашлар, бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска җибәрделәр.
[31] Бѳтен Яћүдиядә, Гәлиләядә ћәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Раббыга карата тирән хѳрмәт белән йѳрде. Изге Рухныњ дәртләндерүе астында иман итүчеләрнењ саны арта барды.
[32] Петер исә, бик күп җирләрдә булганнан соњ, Аллаћыныњ Лүддәдә яшәүче изге кешеләре янына килде.
[33] Анда ул, сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене күрде.
[34] – Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Ятагыњнан тор, – диде ања Петер. Ул кеше шундук торды.
[35] Лүддәдә ћәм Шарунда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Раббыга иман китерделәр.
[36] Яфу шәћәрендә Табита (грек телендә «Доркәс») исемле иман итүче бер хатын бар иде. Ул ћәрвакыт яхшы эшләр кыла, фәкыйрьләргә ярдәм итә иде.
[37] Шул кѳннәрдә ул хатын авырып вафат булды. Аны юып, югары каттагы бер бүлмәгә урнаштырдылар.
[38] Лүддә Яфуга якын булганлыктан, шәкертләр Петернењ анда икәнен ишеттеләр ћәм, аныњ үзләре янына тизрәк килүен үтенеп, Петер янына ике кешене җибәрделәр.
[39] Петер алар белән бергә Яфуга килде, ћәм аны югары каттагы бүлмәгә алып керделәр. Барлык тол хатыннар, Петер янына килеп, елый-елый, Доркәс теккән күлмәкләрне, киемнәрне күрсәттеләр.
[40] Бүлмәдән бѳтен кешеләрне чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды ћәм, мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты ћәм, Петерне күргәч, торып утырды.
[41] Петер, кулын биреп, аны торгызды ћәм иман итүчеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды.
[42] Бу хәл бѳтен Яфу халкына билгеле булды, ћәм күпләр Раббыга иман китерделәр.
[43] Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде.