Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 10:57

[1] Ињ баш рухани Эстефәннән: – Бу гаепләүләр дѳресме? – дип сорады.

[2] – Туганнар ћәм аксакаллар! – дип сүзен башлады Эстефән. – Тыњлагыз. Атабыз Ибраћим Харан шәћәренә күчеп килгәнче, Месупотамиядә ања шѳћрәтле Аллаћы күренгән

[3] ћәм: «Үзењ яши торган җирне ћәм туганнарыњны калдыр ћәм Мин күрсәтәчәк җиргә кит», – дигән.

[4] Шуннан соњ Ибраћим, халдайлыларныњ биләмәләреннән чыгып, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соњ Аллаћы аны хәзер сез яши торган менә шушы якларга күчергән.

[5] Монда аныњ үзенә аз гына да биләмә бирмәгән, ләкин ања ћәм аныњ киләчәк буыннарына бу җирне бирергә вәгъдә иткән. Ул вакытта әле Ибраћимныњ баласы да булмаган.

[6] Аллаћы ања: «Синењ киләчәк буыннарыњ чит җирдә килмешәк булачаклар, дүрт йѳз ел буена коллыкта изелеп яшәячәкләр.

[7] Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хѳкем итәчәкмен. Шуннан соњ алар ул илдән чыгачаклар ћәм шушы җирдә Миња хезмәт итәчәкләр», – дигән.

[8] Аллаћы Ибраћим атабыз белән килешү тѳзегән ћәм, шул килешүнењ билгесе итеп, сѳннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туганнан соњ сигезенче кѳнне атасы Ибраћим аны сѳннәткә утырткан. Шулай ук итеп Исхак Ягъкубны, ә Ягъкуб булачак унике ыруг башлыгын сѳннәтләгән.

[9] Ыруг башлыклары, кѳнләшеп, Йосыфны Мисырга сатып җибәргәннәр. Әмма Аллаћы аныњ белән булган,

[10] аны барлык хәсрәтләрдән коткарган. Йосыфны зирәк акыллы итеп, Аллаћы ања Мисыр патшасы булган фиргавеннењ яхшы мѳнәсәбәтен яуларга мѳмкинлек биргән. Фиргавен исә аны Мисырга ћәм үзенењ сараена идарәче итеп билгеләгән.

[11] Бѳтен Мисыр ћәм Кәнган җиренә зур михнәт – ачлык килгән, ћәм безнењ аталарыбыз ризык таба алмаганнар.

[12] Ягъкуб, Мисырда ашлык барлыгын ишеткәч, ул илгә безнењ аталарыбызны беренче тапкыр җибәргән.

[13] Ә алар икенче тапкыр килгәч, Йосыф ир-туганнарына үзенењ кем икәнлеген ачкан, ћәм фиргавен Йосыфныњ нәселе турында шул вакытта белгән.

[14] Йосыф, хәбәр җибәреп, үзенењ атасы Ягъкубны ћәм бѳтен гаиләсен, җитмеш биш җанны, үзе янына чакырып китергән.

[15] Ягъкуб Мисырга күчеп килгән ћәм үзе дә, безнењ аталарыбыз да үлгәнче шунда яшәгәннәр.

[16] Үлгәч, аларны Шәхәм шәћәренә алып килеп, анда яшәүче Хамур улларыннан кѳмеш түләп Ибраћим сатып алган кабергә күмгәннәр.

[17] Ибраћимга Аллаћы биргән вәгъдәнењ гамәлгә ашу вакыты якынлашкан саен Мисырда безнењ халык саны арта барган.

[18] Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлаган.

[19] Ул патша безнењ нәселгә карата бик мәкерле булган, халкыбызны юк итәргә теләгән: бер генә яња туган нарасый да исән калмасын ѳчен, аталарыбызны балаларын ташларга мәҗбүр иткән.

[20] Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, аны ѳч ай буе үз атасы ѳендә тәрбияли алганнар.

[21] Ә чыгарып ташланганнан соњ Мусаны фиргавен кызы тапкан ћәм үз улыдай күреп тәрбияләгән.

[22] Муса мисырлыларныњ барлык гыйлемнәрен ѳйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган.

[23] Кырык яшь тулгач, аныњ күњелендә үз туганнары – исраиллеләр янына барып килү теләге туган.

[24] Алар янында булган чакта бер мисырлыныњ исраиллене рәнҗетүен күргән ћәм, мисырлыны үтереп, кыйналган кеше ѳчен үч алган.

[25] «Аллаћы минем аркылы аларга котылу бирәчәген туганнарым ањларлар», – дип уйлаган Муса. Ләкин алар ањламаганнар.

[26] Икенче кѳнне, ике исраилленењ сугышканын күреп, ул алар янына килгән. Аларны татулаштырырга теләп: «Сез туганнар бит, нигә бер-берегезне кыйныйсыз?» – дигән.

[27] Әмма үзенењ иптәшен рәнҗетүче, Мусаны этеп җибәреп: «Сине безнењ ѳстән башлык ћәм хѳкем кылучы итеп кем билгеләде?

[28] Кичә мисырлыны үтергән кебек, әллә мине дә үтерергә телисењме?» – дигән.

[29] Муса, бу сүзләрне ишеткәннән соњ, качып киткән ћәм Мидьян җирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аныњ ике улы туган.

[30] Кырык ел үткәч, Синай тавы чүлендә янып торучы күгән куагыныњ ялкынында ања бер фәрештә күренгән.

[31] Муса, моны күреп, бик гаҗәпләнгән. Ә инде карарга дип якынрак килгәч, Раббыныњ:

[32] «Мин – синењ аталарыњ табынган Аллаћы. Мин – Ибраћим, Исхак ћәм Ягъкуб Аллаћысы», – дигән авазын ишеткән. Муса, куркуыннан калтыранып, күтәрелеп карарга да батырчылык итә алмаган.

[33] Раббы ања: «Аяк киемењне сал, чѳнки син басып торган җир – изге урын.

[34] Мин халкымныњ Мисырда җәберләнүен күрдем. Әйе, Мин моны күрдем, халкымныњ сыкрануын ишеттем ћәм аны азат итү ѳчен ињдем. Юлга чык, Мин сине Мисырга җибәрәм», – дигән.

[35] «Сине безгә башлык ћәм хѳкем кылучы итеп кем билгеләде?» – дип исраиллеләр кире каккан шул Мусаны, Аллаћы күгән куагында күренгән фәрештә аркылы, башлык ћәм азат итүче итеп җибәргән.

[36] Мисыр җирләрендә, Кызыл дињгездә ћәм кырык ел буена чүлләрдә могҗизалар, галәмәтләр күрсәтеп, аларны Мисырдан ул алып чыккан.

[37] Исраил халкына: «Аллаћы сезгә туганнарыгыз арасыннан минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк», – дип әйтүче дә шул Муса.

[38] Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә җыелган халыкка нәкъ менә ул җиткергән. Безгә тапшыру ѳчен тере сүзләрне кабул итеп ул алган.

[39] Безнењ аталарыбыз, Муса әйткәнне тыњламыйча, кабат Мисырга китәргә теләгәннәр.

[40] Һарунга: «Юлыбызда безне алып барачак илаћлар яса. Чѳнки безне Мисырдан алып чыккан Муса белән нәрсә булганын да белмибез», – дигәннәр.

[41] Шул кѳннәрдә, бозау кыяфәтле пот ясап, шул потка корбан китергәннәр ћәм үз куллары белән ясаган әйбергә карап күњел ачканнар.

[42] Аллаћы исә алардан читкә борылган ћәм аларны күктәге йолдызларга хезмәт итәргә калдырган. Пәйгамбәрләрнењ язмаларында исә болай дип язылган: «Әй, Исраил халкы! Кырык ел буе чүлдә Хайваннар суеп Миња корбан китердегезме?

[43] Молых илаћныњ чатырын, Райфан илаћыгыз йолдызын – Табыну ѳчен үзегез Ясаган шул потларны – Сез күтәреп йѳрдегез. Шуња күрә Мин сезне Бабылдан да арырак Сѳргенгә җибәрәчәкмен».

[44] Ата-бабаларыбызныњ чүлдә шаћитлек чатыры булган. Ул чатыр, Аллаћы Мусага боерганча, ања күрсәтелгән үрнәктә ясалган булган.

[45] Безнењ ата-бабаларыбыз ул чатырны үзләренењ аталарыннан кабул итеп алганнар. Алар, Ешуа җитәкчелегендә, халыкларын Аллаћы куып чыгарган җирне яулап алганнар ћәм чатырны шунда куйганнар. Чатыр Давыт патша кѳннәренә кадәр шул җирдә калган.

[46] Давыт Аллаћыга бик ошаган. Ул Ягъкубныњ Аллаћысына яшәү ѳчен урын табып бирергә рѳхсәт сораган.

[47] Ә йортны Аллаћыга Сѳләйман салган.

[48] Әмма Аллаћы Тәгалә кул белән ясалган корылмаларда яшәми. Пәйгамбәр әйткәнчә:

[49] «Күк – Минем тәхетем, Ә җир – Минем аяк астым, – ди Раббы. – Нинди йорт сала аласыз сез Миња? Нинди Минем яши торган урыным?

[50] Һәммәсен дә боларныњ Булдырмадымы әллә Минем шушы кулларым?»

[51] Үҗәт халык! Йѳрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сѳннәтсез адәмнәр! Сез, аталарыгыз кебек үк, Изге Рухка ћәрвакыт каршы киләсез.

[52] Сезнењ ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затныњ киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аныњ Үзенә хыянәт иттегез ћәм Аны үтердегез.

[53] Сез фәрештәләр аркылы Аллаћыдан бирелгән канунны кабул итеп алдыгыз, ләкин аны үтәмәдегез.

[54] Шушы сүзләрне ишеткәч, Кињәшмәдә утыручылар ачуларыннан тешләрен шыкырдаттылар.

[55] Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаћыныњ шѳћрәтен ћәм Аллаћыныњ уњ ягында торган Гайсәне күрде.

[56] – Мин ачылган күкләрне ћәм Аллаћыныњ уњ ягында басып торучы Адәм Улын күрәм, – диде ул.

[57] Ә тегеләр, колакларын томалап, акыра-акыра, барысы бергә Эстефәнгә ташландылар.

[58] Шәћәрдән алып чыгып, ања ташлар ата башладылар. Шаћитләр исә үзләренењ киемнәрен Шаул исемле бер яшь егет янына куеп тордылар.

[59] Алар ташлар аткан вакытта Эстефән, дога кылып: – Раббым Гайсә, минем рухымны кабул ит, – дип,

[60] тезләренә егылып, кѳчле тавыш белән: – Раббым! Бу эшне аларга гѳнаћ дип санама, – диде ћәм җан бирде.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters