[1] Дѳнья буйлап таралган унике кабиләгә Аллаћы ћәм Раббы Гайсә Мәсих колы Ягъкубтан сәлам!
[2] Имандашларым, иманыгыз сыналуыныњ сабырлык тудыруын белгәнгә күрә, тѳрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз.
[4] Сез камил, бѳтен булсын ѳчен, сездә кимчелек булмасын ѳчен сабырлык үз эшен эшләп бетерергә тиеш.
[5] Әгәр кайсыгызныњ да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаћыдан сорасын, ћәм ул ања биреләчәк, чѳнки Аллаћы юмарт ћәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә.
[6] Ләкин сез иман белән, инанып, ћич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чѳнки шикләнүчеләр, җил куып йѳрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган дињгез дулкынына охшаганнар.
[7] Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын.
[8] Мондый кеше – икеләнүчән, үзенењ кылган гамәлләрендә нык тормаучан.
[9] Мохтаҗ мәсихче үзенењ күтәрелүе белән горурлансын.
[10] Бай исә үзенењ түбән тѳшерелүе белән горурлансын, чѳнки ул кыргый чәчәк шикелле юкка чыгачак.
[11] Кояш чыга, кѳйдергеч эсселек башлана, эсседән үлән сула, аныњ чәчәге коела ћәм матурлыгы югала. Байлар да шулай ук үзләренењ эшләрен эшләгәндә юкка чыгачак.
[12] Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаћы Үзен сѳючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак.
[13] Коткыга бирелгәннәрнењ берсе дә: «Бу коткы Аллаћы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чѳнки явызлык Аллаћыны вәсвәсәләндерә алмый ћәм Аллаћы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми.
[14] Ләкин ћәркемне дә үзенењ үк кызыктырып алып кереп китүче ћәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә.
[15] Шуннан соњ, хайвани теләк, яралып, гѳнаћны, ә гѳнаћ, ныгыгач, үлемне тудыра.
[16] Үзегезгә алданырга ирек бирмәгез, сѳекле имандашларым.
[17] Һәртѳрле игелекле ћәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә. Ул ћәрвакыт үзгәрешсез ћәм ћичкайчан, борылып, карањгылык тудырмый.
[18] Яратканнары арасында без беренче җимеш булсын ѳчен, Ул безне, хакыйкать сүзе аша, Үз ихтыяры белән барлыкка китерде.
[19] Сѳекле имандашларым, шуња игътибар итегез: ћәркем тыњларга ѳлгер булырга, ә сѳйләргә ћәм ачуланырга ашыкмаска тиеш,
[20] чѳнки кеше ачуы Аллаћы теләгән тәкъва тормышка алып килми.
[21] Шулай итеп, бѳтен әхлакый шакшылыктан ћәм башка тѳрле яманлыктан ваз кичегез, йѳрәкләрегез туфрагына утыртылган Аллаћы сүзен тыйнаклык белән кабул итегез, ул сүз сезнењ җаннарыгызны коткара ала.
[22] Сүз тыњлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез.
[23] Кем дә булса Аллаћы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үзенә табигать тарафыннан бирелгән йѳзен кѳзгедән караучыга охшап кала:
[24] үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йѳзенењ ниндилеген шундук оныта.
[25] Кем дә кем Аллаћыныњ камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә ћәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенењ эшләрендә бәхетле булачак.
[26] Әгәр кем дә булса үзен Аллаћыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, ћәм аныњ диндарлыгы бернигә тормый.
[27] Аллаћы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну – ятимнәрнењ, тол хатыннарныњ кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту ћәм үзењне, нәҗесләмичә, фани дѳньядан саклау.