Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:28

[1] Шәкертләрнењ саны арта барган шул кѳннәрдә, грек яћүдләре, кѳндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренењ тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, җирле яћүдләрдән ризасызлык белдерделәр.

[2] Шуња күрә унике рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп: – Без, ризык бүлү белән шѳгыльләнеп, Аллаћы сүзенә игътибарны киметергә тиеш түгелбез, – диделәр.

[3] – Шулай булгач, туганнар, үз арагыздан Рух ћәм зирәклек белән тулы булган җиде кешене сайлап алыгыз. Без аларны шушы эшкә куярбыз.

[4] Ә безнењ тѳп эшебез дога кылу ћәм сүз белән хезмәт итү булыр.

[5] Бу тәкъдим барсына да ошады. Иман ћәм Изге Рух белән тулы булган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне ћәм яћүд диненә мәҗүсилектән кабул ителгән антиухеяле Никүләйне сайладылар.

[6] Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларныњ башларына кулларын куеп дога кылдылар.

[7] Шулай итеп, Аллаћы сүзе кињ таралды, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә артты, руханиларныњ да бик күбесе итагатьлек белән иман итте.

[8] Ә мәрхәмәт ћәм кодрәт белән тулы булган Эстефән исә халык арасында бѳек могҗизалар ћәм галәмәтләр кылды.

[9] Шулай бервакыт «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе» дип аталган гыйбадәтханәнењ Күринидән ћәм Искәндәриядән, шулай ук Киликия ћәм Асия ѳлкәләреннән булган кайбер әгъзалары Эстефән белән бәхәскә керделәр,

[10] әмма аныњ сүзләрендәге зирәклеккә ћәм Рухка каршы тора алмадылар.

[11] Шуннан соњ алар кайберәүләргә: – Без аныњ Мусага ћәм Аллаћыга каршы кѳфер сѳйләгәнен ишеттек, – дип коткы салдылар.

[12] Халыкны, аксакалларны ћәм канунчыларны Эстефәнгә каршы котыртып, ћѳҗүм итеп аны тоттылар ћәм Югары кињәшмәгә алып киттеләр.

[13] Алар Кињәшмәдә ялган шаћитләргә сүз бирделәр. Ә тегеләре исә: – Бу кеше шушы изге урынга ћәм канунга каршы кѳфер сѳйләүдән туктамый, – диделәр. –

[14] Без аныњ: «Насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк ћәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк», – дигәнен ишеттек.

[15] Кињәшмәдә утыручы барлык кешеләр Эстефәнгә карадылар. Аныњ йѳзе фәрештәнеке кебек иде.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters