[1] Яћүдиядән Антиухеягә килгән ниндидер кешеләр иман итүче туганнарны: – Муса кануны кушканча сѳннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип ѳйрәтә башладылар.
[2] Паул ћәм Барнаб теге кешеләр белән риза булмадылар ћәм алар арасында зур бәхәс туды. Шуња күрә Паул белән Барнабны ћәм тагын берничә кешене бу мәсьәлә буенча Иерусалимга рәсүлләр ћәм ѳлкәннәр янына җибәрергә булдылар.
[3] Шулай итеп, бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә ћәм Самарея ѳлкәләрен үткәндә, алар, яћүд булмаган халыкларныњ Аллаћыга таба борылулары турында сѳйләп, барлык туганнар арасында зур куаныч уяттылар.
[4] Иерусалимга килеп җиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, ѳлкәннәр дә ачык йѳз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаћыныњ нинди эшләр башкаруы турында сѳйләп бирделәр.
[5] Шуннан соњ фарисейләр арасыннан иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Яћүд булмаганнарны сѳннәткә утыртырга ћәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр.
[6] Бу мәсьәләне тикшерү ѳчен рәсүлләр ћәм ѳлкәннәр бергә җыелдылар.
[7] Озак бәхәсләрдән соњ Петер, урыныннан торып: – Туганнар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп яћүд булмаган халыклар иман китерсеннәр ѳчен, Аллаћы мине сезнењ арагыздан инде күптән сайлаган иде.
[8] Кеше күњелен белеп торучы Аллаћы, безгә биргән кебек, яћүд булмаганнарга да Изге Рухны биреп, аларны кабул итүен күрсәтте.
[9] Алар белән безнењ арада бернинди аерма калдырмыйча, йѳрәкләрен иман аша сафландырды.
[10] Шулай булгач, безнењ аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йѳкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни ѳчен Аллаћыны сыныйсыз?
[11] Ә бит без дә, алар кебек үк, Гайсә Раббыныњ мәрхәмәте аркылы котылганыбызга инанабыз.
[12] Бѳтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаћыныњ башка халыклар арасында кылган галәмәтләре ћәм могҗизалары турында сѳйләделәр, халык аларны тыњлады.
[13] Алар сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб сѳйли башлады: – Туганнар, мине тыњлагыз!
[14] Шимун Аллаћыныњ, яћүд булмаган халыклар турында кайгыртучанлык күрсәтә башлап, алар арасыннан Үзенә Үз халкын алуы хакында сѳйләде.
[15] Пәйгамбәрләрнењ Изге язмада язган сүзләре дә моња туры килә:
[16] «Шуннан соњ, – дигән Раббы, – Үз яныма чакырып, Мин Үземнеке иткән Барлык калган халыклар Мине – Раббыны эзләсеннәр дип, Мин кире кайтачакмын. Давытныњ җимерелгән йортын Яњадан торгызачакмын, Җимерекләрдән торгызып, Аны яњартачакмын. Шулай дип әйтә Раббы!
[18] Борынгыдан билгеле булган Бу эшләрне Ул кыла».
[19] Шуња күрә башка халыклар арасыннан Аллаћыга таба борылучыларга кыенлык тудырмаска,
[20] ә аларга, потлар алдына китерелеп, хәрәм ризыклардан, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән ћәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк, минемчә.
[21] Чѳнки элек-электән Муса кануны ћәр шәћәрдә вәгазь ителеп килде, ћәр шимбә гыйбадәтханәләрдә укыла.
[22] Шуннан соњ рәсүлләр ћәм ѳлкәннәр бѳтен бердәмлек белән бергә үзләре арасыннан берничә кешене сайлап, Паул белән Барнабка ияртеп, Антиухеягә җибәрергә карар кылдылар. Туганнар арасында җитәкчелек итә торган Барсаб дип аталучы Яћүдне ћәм Силасны сайладылар
[23] ћәм алар белән шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән ћәм ѳлкәннәрдән – сезнењ туганнарыгыздан – Антиухеядәге, Суриядәге ћәм Киликиядәге, мәҗүсилектән күчкән иман итүче туганнарга сәлам.
[24] Бездән килгән кешеләр, без аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар ћәм күњелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек.
[25] Шуња күрә без, барыбызныњ ризалыгы буенча, берничә кешене сайларга ћәм аларны сезнењ янга җибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнењ янга үзләренењ гомерләрен Раббыбыз Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан туганнарыбыз Барнаб ћәм Паул белән бергә барырлар.
[27] Без Яћүдне ћәм Силасны җибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән ањлатып бирерләр.
[28] Изге Рух ћәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнењ ѳскә ћичнинди йѳк салырга кирәк түгел.
[29] Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән ћәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Сәламәт булыгыз!»
[30] Шулай итеп, җибәрелгән туганнар Антиухеягә килделәр ћәм, бердәмлекне җыеп, хатны тапшырдылар.
[31] Хатны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә куандылар.
[32] Яћүд ћәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, туганнарны рухландырдылар ћәм ныгыттылар.
[33] Яћүд белән Силас Антиухеядә күпмедер вакыт булганнан соњ, туганнар, иминлек теләп, аларны Иерусалимга, үзләрен җибәргән кешеләр янына озаттылар. [
[34] Әмма Силас Антиухеядә калырга булды.]
[35] Паул белән Барнаб исә, Антиухеядә калдылар. Алар күп кешеләр белән бергә, Раббы турындагы хәбәрне ѳйрәттеләр ћәм вәгазьләделәр.
[36] Берникадәр вакыт үткәннән соњ Паул Барнабка үзләре Раббы сүзен вәгазьләп йѳргән барлык шәћәрләрдәге туганнар янына барып, аларныњ хәлләрен белергә тәкъдим итте.
[37] Барнаб Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде.
[38] Әмма Яхъя, тапшырылган эшне тѳгәлләмичә, Памфулиядә үзләреннән аерылып калганга күрә, Паул аны алырга теләмәде.
[39] Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык туды ћәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте.
[40] Ә Паул үзенә Силасны сайлап алды ћәм, туганнар аны Раббы мәрхәмәтенә тапшырганнан соњ, ул юлга чыкты,
[41] бердәмлекләрне ныгытып, Сурия ћәм Киликия ѳлкәләре аша үтте.