Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:01

[1] Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул кѳннәрдә Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башладылар ћәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яћүдиянењ ћәм Самареянењ тѳрле урыннарына таралдылар.

[2] Аллаћыга бирелгән кешеләр Эстефәнне күмеп куйдылар ћәм аныњ ѳчен бик нык кайгырып еладылар.

[3] Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Өйдән-ѳйгә йѳрде, ир-атларны ћәм хатын-кызларны сѳйрәп алып чыгып, зинданга япты.

[4] Таралышкан мәсихчеләр, кайда гына булсалар да, вәгазь сѳйләп йѳрделәр.

[5] Филип, Самарея шәћәренә барып, шәћәр халкына Мәсих турында сѳйләде.

[6] Филип кылган галәмәтләр турында ишеткәнгә ћәм ул галәмәтләрне үз күзләре белән күргәнгә күрә, күп халык ул сѳйләгән сүзләрне бергәләп дикъкать белән тыњлады.

[7] Күп кешеләрдән шакшы рухлар кѳчле тавыш белән акырып чыктылар. Параличланган ћәм аксак булган күп кешеләр савыкты.

[8] Шәћәр халкы бу эшләргә бик куанды.

[9] Ул шәћәрдә, күпмедер вакыт сихерчелек итеп, Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бѳек дип саный торган Шимун исемле бер кеше бар иде.

[10] Кечесе дә, олысы да – барчасы ања дикъкать итә иде. «Бу кеше – бѳек дип аталган илаћи кодрәт», – дип әйтәләр иде аныњ хакында.

[11] Ул аларны шактый вакыт үзенењ сихерләре белән шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыњлыйлар иде.

[12] Әмма Аллаћы Патшалыгы ћәм Гайсә исеме хакында Филип сѳйләгән Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдырылу йоласын үттеләр.

[13] Шимун үзе дә иман китерде ћәм суга чумдырылды. Ул Филип яныннан бер адымга да китмәде. Аныњ зур галәмәтләр ћәм кодрәтле эшләр кылуын күреп, чиксез хәйран калды.

[14] Иерусалимда булган рәсүлләр, самареялеләрнењ Аллаћы сүзен кабул итүләрен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына җибәрделәр.

[15] Петер белән Яхъя, Самареягә килгәч, андагылар Изге Рухны кабул итсеннәр ѳчен дога кылдылар.

[16] Чѳнки алар инде Раббы Гайсә исеменә суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух ињмәгән була.

[17] Шуннан соњ Петер белән Яхъя самареялеләрнењ башларына кулларын куйдылар ћәм тегеләр Изге Рухны кабул иттеләр.

[18] Шимун исә, Рухныњ рәсүлләр кулларын куйганнан соњ бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте.

[19] – Мин кулымны башына куйган ћәр кеше Изге Рухны ала алсын ѳчен миња да шундый вәкаләт бирегезче, – диде ул.

[20] Әмма Петер ања: – Әгәр Аллаћы бүләген акчага сатып алырга мѳмкин дип уйлыйсыњ икән, акчаларыњ белән бергә ћәлак булырсыњ, – диде. –

[21] Син бу эштә катнаша алмыйсыњ, чѳнки Аллаћы каршында синењ күњелењ чиста түгел.

[22] Шуња күрә, үзењнењ бу явызлыгыњнан тәүбә ит ћәм Раббыга дога кыл. Бәлки йѳрәгењдәге уењ кичерелер.

[23] Чѳнки синењ ачы кѳнчелек белән тулганлыгыњны ћәм гѳнаћ богауларында икәнлегењне күрәм.

[24] – Сез әйткәннәрнењ берсе дә минем белән була күрмәсен ѳчен Раббыга дога кылыгыз, – дип җавап бирде Шимун.

[25] Петер белән Яхъя, Раббы сүзен ањлатып вәгазь иткәннән соњ, кире Иерусалимга киттеләр. Юл уњаеннан Самареянењ күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне игълан иттеләр.

[26] Раббыныњ бер фәрештәсе Филипкә: – Тор да кѳньякка таба, Иерусалимнан Газага илтә торган юлга бар, – диде. Ул юл чүл аша уза иде.

[27] Филип шул юлга чыкты ћәм Аллаћыга табыну ѳчен Иерусалимга килгән хәбәш кешесенењ иленә кайтып баруын күрде. Ул кеше сарай хезмәтчесе, Хәбәшстан патшасы кәндәки хатынныњ бѳтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәҗәле түрә иде.

[28] Хәбәш үзенењ арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде.

[29] Рух Филипкә: – Арбага якынрак кил, – диде.

[30] Филип арба янына йѳгерде ћәм хәбәшнењ Ишагыйя пәйгамбәр язган китапны укуын ишетте. – Укыганыњны ањлыйсыњмы? – дип сорады ул аннан.

[31] – Берәр кеше тѳшендермәсә, ничек ањлый алыйм? – диде ул ћәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте.

[32] Хәбәш Изге язманыњ шушы урынын укый иде: «Ул, сарык кебек, суярга китерелде. Йонын кыркучы алдында Тавышсыз торган бәрән кебек, Авызын да ачмады.

[33] Ул кимсетелде, Гадел хѳкемнән мәхрүм булды. Аныњ нәселе турында кем әйтә алыр? Аныњ тормышы җирдән алынды бит».

[34] Түрә исә Филиптән: – Зинћар ѳчен, әйтче миња. Монда пәйгамбәр кем хакында сѳйли? Үзе хакындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады.

[35] Филип ања Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне шул урыннан башлап сѳйләп бирде.

[36] Шулай бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр. – Менә бит, монда су бар, чумдырылырга миња нәрсә комачаулый? – диде хәбәш. [

[37] – Чын күњелењнән иман итсәњ, мѳмкин, – диде Филип. – Гайсә Мәсихнењ Аллаћы Улы икәнлегенә иман китерәм, – диде хәбәш.]

[38] Ул арбаны туктатырга кушты, алар Филип белән суга керделәр ћәм Филип аны суга чумдырып алды.

[39] Алар судан чыккач, хәбәшкә Изге Рух ињде. Филипне Раббыныњ бер фәрештәсе алып китте ћәм түрә аны бүтән күрмәде. Хәбәш, шатланып, юлын дәвам итте.

[40] Ә Филип Азут шәћәрендә пәйда булды. Ул, Кайсариягә килеп җиткәнче, шәћәрләрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп йѳрде.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters