Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:07

[1] Өлкәгә килеп ѳч кѳн торганнан соњ Фисте Кайсариядән Иерусалимга китте.

[2] Баш руханилар ћәм яћүдләрнењ башлыклары, аныњ янына килеп, Паулга гаеп ташладылар.

[3] Үзләренә мәрхәмәт күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимга чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар.

[4] Әмма Фисте Паулныњ Кайсариядә сак астында калачагын ћәм тиздән үзенењ шул шәћәргә барачагын әйтте.

[5] – Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын ћәм, ул кешенењ гаебе булса, аныњ гаебен әйтсен.

[6] Иерусалимда атна – ун кѳн булганнан соњ, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче кѳнне ул хѳкем итү урынына утырды ћәм Паулны алып керергә әмер бирде.

[7] Паул кергәч, Иерусалимнан килгән яћүдләр аны урап алдылар ћәм ања каршы күп санлы авыр гаепләүләр ташладылар, ләкин ул гаепләүләрне исбат итә алмадылар.

[8] – Мин яћүдләр канунына да, Аллаћы Йортына да, кайсарга каршы да ћичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап.

[9] Фисте, яћүдләргә ярарга теләп, Паулдан: – Иерусалимга барырга ћәм анда, бу гаепләүләрне тикшерү ѳчен, минем хѳкем алдына басарга син ризамы? – дип сорады.

[10] – Мин кайсарныњ хѳкеме урыны алдында торам ћәм мин шундый урында хѳкем ителергә тиешмен. Сез үзегез дә яхшы беләсез, мин яћүдләрне бер нәрсә белән дә рәнҗетмәдем.

[11] Әгәр дә мин нәрсәнедер дѳрес эшләмичә үлемгә хѳкем ителерлек эш кылганмын икән, үлемнән баш тартмыйм. Ә инде алар миња ташлаган гаепләүләр дѳрес булмаса, беркем дә мине аларныњ кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мѳрәҗәгать итәргә телим, – диде Паул.

[12] Фисте, ярдәмчеләре белән кињәшләшкәннән соњ: – Син кайсарга мѳрәҗәгать итәргә теләдењ ћәм кайсар янына китәчәксењ, – диде.

[13] Берничә кѳннән, Фистене тәбрик итү ѳчен, Әгрип патша белән Берники Кайсариягә килделәр.

[14] Алар анда күп кѳннәр булганлыктан, Фисте Паулныњ эшен патшага тыњларга тәкъдим итте: – Монда Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар.

[15] Мин Иерусалимда булганда яћүдләрнењ баш руханилары ћәм аксакаллары, аны хѳкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр.

[16] Мин аларга римлыларда, гаепләнүченењ йѳзенә карап гаепләүчеләре ћәм гаепләүгә каршы үзен яклау мѳмкинлеге булмыйча торып, кешене җәзага тарту гадәте юклыгын әйтеп җавап бирдем.

[17] Алар монда килгәч, мин ћич кичектермичә, икенче кѳнне үк, хѳкем итү урынына утырдым ћәм ул кешене алып килергә әмер бирдем.

[18] Гаепләүчеләр ања гаеп ташларга дип сүз алдылар, ләкин мин кѳткән гаепләүләрнењ берсен дә китермәделәр.

[19] Алар үзләренењ диннәренә кагылышлы мәсьәләләр турында, Паул тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәстә иделәр.

[20] Бу мәсьәләне хәл итәргә кыенсынып, мин ања: «Иерусалимга барырга ћәм бу эш буенча шунда хѳкем ителергә телисењме?» – дидем.

[21] Әмма ул галиҗәнап карарын сорады ћәм сак астында калырга теләде. Шуња күрә мин аны, кайсар янына җибәрелгәнче, сак астында тотарга куштым, – диде Фисте.

[22] Әгрип Фистегә: – Ул кешене мин дә тыњларга теләр идем, – диде. – Иртәгә сез аны тыњларсыз, – дип җавап бирде Фисте.

[23] Икенче кѳнне Әгрип ћәм Берники, хәрби җитәкчеләр ћәм ињ күренекле гражданнар белән бергә, бик купшыланып зур бүлмәгә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр.

[24] – Әгрип патша ћәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимда да, монда да күп яћүдләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар: «Ул бүтән яшәргә тиеш түгел», – дип кычкырдылар.

[25] Әмма мин, ул үлемгә хѳкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым ћәм, ул үзе галиҗәнапка мѳрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, мин аны кайсар янына җибәрергә булдым.

[26] Ләкин аныњ хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуња күрә, тикшергәннән соњ язарлык берәр нәрсә булсын иде дип, мин аны сезнењ алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, сезнењ каршыгызга китердем.

[27] Чѳнки тоткынныњ нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters