[1] Кайсариядә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йѳзбашы булып хезмәт итүче Кѳрнили исемле бер кеше бар иде.
[2] Ул үзе ћәм аныњ бѳтен гаиләсе диндар, тирән хѳрмәт белән Аллаћыдан куркучан иде. Ул халыкка күп хәер-сәдака бирә ћәм ћәрвакыт Аллаћыга гыйбадәт кыла иде.
[3] Бер кѳнне, кѳндезге ѳчләр тирәсендә, Аллаћыныњ бер фәрештәсе ап-ачык итеп Кѳрнилигә күренде. Фәрештә аныњ янына килеп: – Кѳрнили! – дип эндәште.
[4] Кѳрнили куркып калды, ања күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәнде? – диде. – Синењ догаларыњны ћәм хәерләрењне Аллаћы корбан итеп хәтерендә калдырды. Ул сине искә алды, – дип җавап бирде ања фәрештә.
[5] – Петер исемле Шимунны алып килергә Яфуга кешеләр җибәр.
[6] Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аныњ йорты дињгез буена урнашкан.
[7] Фәрештә киткәч, Кѳрнили хезмәтчеләренењ икесен ћәм үз гаскәриләреннән диндар булган берсен чакырып алды.
[8] Һәммәсен ањлатып, аларны Яфуга җибәрде.
[9] Икенче кѳнне җибәрелгән кешеләр шәћәргә якынлашып килгәндә, кѳндезге уникеләр тирәсендә, Петер гыйбадәт кылу ѳчен яссы түбәле ѳйнењ түбәсенә менде.
[10] Аныњ карыны ач иде, ул ашарга теләде. Ашарга әзерләнгән арада Петер гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килде.
[11] Ул күкнењ ачылуын ћәм зур тукымага охшаган бер әйбернењ дүрт почмагыннан тотып җиргә тѳшерелүен күрде.
[12] Аныњ эчендә җирдә яшәүче ћәртѳрле дүрт аяклы җәнлекләр, сѳйрәлүчеләр ћәм киек кошлар бар иде.
[13] Ул: – Тор, Петер, суй ћәм аша, – дигән тавыш ишетте.
[14] Әмма Петер: – Юк, Раббым, минем беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады, – диде.
[15] Шулвакыт ул янә: – Аллаћы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә, – дигән тавыш ишетте.
[16] Өч тапкыр шулай кабатланды, ћәм шунда ук әйбер күккә күтәрелде.
[17] Петер үзе күргән бу илаћи күренешнењ нәрсәне ањлатуын уйлап, аптырап торган арада, Кѳрнили тарафыннан җибәрелгән кешеләр, Шимун ѳен эзләп табып, капка янына килеп бастылар.
[18] – Петер исемле Шимун мондамы? – дип кычкырдылар.
[19] Күргән илаћи күренеш турында уйланып торганда, Рух Петергә: – Сине ѳч кеше эзли.
[20] Тѳш ћәм, ћич шикләнмичә, алар белән бар. Чѳнки аларны Мин җибәрдем, – диде.
[21] Петер Кѳрнили җибәргән кешеләр янына тѳште: – Сез эзләгән кеше – мин. Нинди эш белән килдегез? – диде ул аларга.
[22] – Безне бѳтен яћүд халкы алдында мѳхтәрәм, тәкъва ћәм тирән хѳрмәт белән Аллаћыдан куркучы йѳзбашы Кѳрнили җибәрде. Ул изге фәрештәдән син сѳйләячәк сүзләрне тыњлау ѳчен сине үз йортына чакырырга дигән боерык алды, – диделәр алар.
[23] Шуннан соњ Петер аларны ѳенә алып керде ћәм кунак итте, ә иртәгесен алар белән китте. Яфудан булган кайбер туганнар дә аларга иярделәр.
[24] Кайсариягә алар икенче кѳнне барып җиттеләр. Кѳрнили исә, үзенењ туганнарын ћәм якын дусларын җыеп, аларны кѳтеп тора иде.
[25] Петер йортка кергәндә Кѳрнили аныњ каршысына чыкты ћәм Петернењ аяклары алдына тезләнеп сәҗдә кылды.
[26] – Тор, мин дә кеше бит, – диде Петер ћәм аны торгызды.
[27] Алар сѳйләшә-сѳйләшә ѳйгә керделәр. Петер анда күп халык җыелганлыгын күрде
[28] ћәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: безнењ дини канун буенча яћүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йѳрергә рѳхсәт ителми. Әмма Аллаћы миња бер кешене дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте.
[29] Шуња күрә, сез мине чакыру белән, мин ћичсүзсез сезнењ янга килдем. Инде әйтегез: мине ни ѳчен чакырттыгыз? – диде.
[30] – Өч кѳн элек шушы вакытта, сәгать ѳчтә үз ѳемдә дога кыла идем, – диде Кѳрнили. – Кинәт минем алда аксыл ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды
[31] ћәм миња: «Кѳрнили, Аллаћы синењ догањны ишетте ћәм синењ хәерләрењне хәтергә алды.
[32] Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер дињгез буенда яшәүче күнче Шимун ѳендә кунакта», – диде.
[33] Мин шундук сиња кеше җибәрдем, ћәм син килеп яхшы эшләдењ. Хәзер без ћәммәбез, Раббы сиња сѳйләргә кушкан бар сүзләрне тыњлау ѳчен, Аллаћы алдында торабыз.
[34] – Аллаћыныњ кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та ањлыйм, – дип сүзен башлады Петер. –
[35] Һәр халык арасында Аннан куркучылар ћәм тәкъвалык кылучылар Ања мәгъкуль.
[36] Аллаћы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләп, Исраил улларына Үзенењ сүзен җибәрде. Гайсә – ћәммәбезнењ Раббысы.
[37] Яхъя, чумдырылу йоласын үтегез, дип игълан иткәннән соњ, Гәлиләядән алып бѳтен Яћүдиядә булган хәлләрне –
[38] Аллаћыныњ насаралы Гайсәне Изге Рух ћәм кодрәт белән майлаганын, Аллаћы Гайсә белән булганга күрә, Аныњ, яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йѳргәнен сез беләсез.
[39] Ул яћүдләр илендә ћәм Иерусалимда кылган барлык эшләргә без шаћитбез. Аны хачка асып үтерделәр.
[40] Ә ѳченче кѳнне Аллаћы Аны терелтеп торгызды.
[41] Аллаћы, Үз ихтыяры буенча, Гайсәне бѳтен халыкка түгел, ә Үзе тарафыннан алдан ук сайланган шаћитләргә күрсәтте. Ул шаћитләр – без, Ул үледән терелеп торганнан соњ Аныњ белән бергә ашаган ћәм эчкән кешеләр.
[42] Гайсә – тереләргә ћәм үлеләргә Аллаћы тарафыннан билгеләп куелган хѳкем итүче Хаким. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә ћәм шаћитлек итәргә боерык бирде.
[43] Барлык пәйгамбәрләр, Ања иман итүче ћәркем Аныњ исеме аркылы гѳнаћларыныњ кичерелүен алыр дип, Аныњ хакында сѳйләделәр, – диде Петер.
[44] Петер бу нотыгын сѳйләгән вакытта ук тыњлаучыларныњ барысына да Изге Рух ињде.
[45] Петер белән бергә килгән иман итүче яћүдләр Изге Рухныњ яћүд булмаганнарга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр.
[46] Чѳнки алар тегеләрнењ таныш булмаган телләрдә сѳйләүләрен ћәм Аллаћыны олылап мактауларын ишеттеләр. Шул вакыт Петер:
[47] – Бу кешеләр безнењ кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуња күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде.
[48] Ул аларны Гайсә Мәсих исеменә суга чумдырырга әмер бирде. Аннары алар Петердән үзләре янында берничә кѳнгә калуын үтенделәр.