Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:09

[1] Петер белән Яхъяныњ халыкны ѳйрәтүләренә, Гайсәнењ үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнењ тереләчәге турында вәгазь сѳйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар ћәм Аллаћы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сѳйләп торган вакытта килеп,

[3] аларны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе кѳнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар.

[4] Рәсүлләр сѳйләгән вәгазьне тыњлаучыларныњ күбесе иман китерде. Иман китерүче ирләрнењ саны биш мењ чамасы иде.

[5] Икенче кѳнне Иерусалимда яћүдләрнењ башлыклары, аксакаллар ћәм канунчылар җыелды.

[6] Ињ баш рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр ћәм ињ баш руханиныњ гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр.

[7] Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: – Сез бу савыктыруны нинди кодрәт белән яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар.

[8] Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, аксакаллар! – диде. –

[9] Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык турында ћәм аныњ ничек савыктырылуы хакында бүген бездән җавап таләп итәләр икән,

[10] сезнењ ћәммәгезгә ћәм бѳтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сезнењ каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих исеме белән – сез хачка кадаклаткан, Аллаћы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды.

[11] Изге язмада әйтелгәнчә, Гайсә ул – «сез, тѳзүчеләр, кире каккан, ләкин ињ мѳћим булып чыккан нигез ташы».

[12] Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йѳзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында без коткарыла алырдай башка исем юк, – диде Петер.

[13] Белемнәре дә булмаган бу гап-гади кешеләрнењ – Петер белән Яхъяныњ кыюлыгын күреп, Кињәшмәдә утыручылар бик гаҗәпләнделәр. Аларныњ Гайсә белән бергә йѳргән кешеләр икәнен хәзер генә ањладылар.

[14] Савыккан кешенењ дә алар белән торуын күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар ћәм

[15] аларга Кињәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр.

[16] – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу могҗизалы галәмәт Иерусалимда яшәүчеләрнењ ћәммәсенә билгеле, ћәм без аныњ тәгаенлеген инкяр итә алмыйбыз.

[17] Әмма бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын ѳчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сѳйләмәсеннәр, – дип үзара кињәшләштеләр.

[18] Аларны чакырып керттеләр ћәм Гайсә хакында ћичнәрсә сѳйләмәскә ћәм ѳйрәтмәскә әмер бирделәр.

[19] Әмма Петер белән Яхъя: – Үзегез уйлап карагыз, Аллаћыныњ сүзен тыњлауга караганда сезнењ сүзне күбрәк тыњлау Аллаћы каршында дѳрес булырмы икән?

[20] Без күргәннәребез ћәм ишеткәннәребез турында сѳйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап бирделәр.

[21] Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чѳнки булган хәл ѳчен ћәммәсе Аллаћыны данлый иде.

[22] Савыгу могҗизасын татыган теге кеше кырык яшьтән узган иде инде.

[23] Азат ителгәннән соњ Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар ћәм аксакаллар әйткән сүзләрне сѳйләп бирделәр.

[24] Иман итүчеләр исә, моны ишеткәч, бердәм рәвештә кѳр тавыш белән Аллаћыга дога кылдылар: – Хѳкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, дињгезне ћәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче!

[25] Син Үзењнењ хезмәтчењ ћәм безнењ атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша әйттењ: «Ни ѳчен милләтләр котырына, Халыклар ният итә юкка гына?

[26] Җирдәге патшалар каршы чыктылар, Башлыклар бергә җыелып, Раббыга ћәм Аныњ Мәсихенә каршы кузгалдылар».

[27] Чынлап та, Һируд ћәм Понти Пилат, мәҗүсиләр ћәм Исраил халкы белән бергә, Син май сѳрткән Изге Хезмәтчењ Гайсәгә каршы, Синењ кодрәтењ ћәм ихтыярыњ белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую ѳчен бу шәћәргә җыелдылар.

[29] Хәзер, Раббыбыз, аларныњ янауларын ишет ћәм колларыња Синењ сүзењне зур кыюлык белән сѳйләргә кѳч бир.

[30] Кулыњны суз ћәм Изге Хезмәтчењ Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр ћәм могҗизалар күрсәт.

[31] Дога кылганнан соњ алар булган урын селкенеп китте ћәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соњ иман итүчеләр Аллаћы сүзен кыюлык белән сѳйли башладылар.

[32] Барлык иман итүчеләр йѳрәкләре ћәм күњелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, ћәрнәрсә уртак иде.

[33] Рәсүлләр исә бѳек кѳч белән Гайсә Раббыныњ яњадан терелеп торуына шаћитлек кылдылар, ћәм Аллаћы аларныњ ћәммәсенә Үзенењ мәрхәмәтен мул итеп биреп торды.

[34] Иман итүчеләр арасында беркем дә мохтаҗ булмады, чѳнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын

[35] рәсүлләр карамагына тапшыралар иде. Һәркемгә хаҗәтенә карап бирелә иде.

[36] Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб дип йѳрткән (ягъни «Юаныч улы»), Кипрда туган Йосыф исемле бер левиленењ

[37] үз җире бар иде. Ул, җирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters