[1] Мин сиња, Тәүфил, беренче китабымда Гайсәнењ хезмәт итә башлаган кѳннәреннән алып, Үзе сайлап алган рәсүлләргә Изге Рух аркылы боерыклар биреп күккә алынган кѳненә кадәр, барлык эшләгән эшләре ћәм ѳйрәткәннәре турында язган идем.
[3] Газап чиккәннән соњ, күп санлы хак дәлилләр белән Ул Үзенењ тере икәнен исбат итте, кырык кѳн буена рәсүлләргә күренде ћәм Аллаћы Патшалыгы хакында сѳйләде.
[4] Рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый боерык бирде: – Иерусалимнан китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне кѳтегез. Мин сезгә ул турыда сѳйләгән идем.
[5] Яхъя суга чумдырды, ә сез, берничә кѳн үткәч, Изге Рухка чумдырылырсыз.
[6] Бергә җыелгач, рәсүлләр Гайсәдән: – Раббыбыз! Син Исраил патшалыгын шушы вакытта яњадан торгызачаксыњмы? – дип сорадылар.
[7] Ул исә аларга: – Ата Үз хакимлеге белән билгеләгән вакытларны яки мизгелләрне белү сезнењ эшегез түгел, – диде. –
[8] Әмма сез үзегезгә Изге Рух ињгәннән соњ кодрәт алачаксыз ћәм Иерусалимда, бѳтен Яћүдиядә, Самареядә ћәм, хәтта дѳньяныњ читенә кадәр барып җитеп, ћәркайда Миња шаћит булачаксыз.
[9] Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнењ күз алдында Гайсә күккә күтәрелде ћәм болыт Аны аларныњ алдыннан алып китте.
[10] Гайсәнењ күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды.
[11] – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнењ яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яњадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар.
[12] Шуннан соњ рәсүлләр Зәйтүн тавы дип аталган бу таудан Иерусалимга кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнан бер шимбә кѳнлек юл ераклыгында иде.
[13] Кайтып җиткәч, үзләре тукталган ѳске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай улы Ягъкуб, Шимун кѳрәшүче ћәм Ягъкуб улы Яћүд бар иде.
[14] Алар ћәрвакыт бердәм рәвештә дога кылуда булдылар. Кайбер хатыннар, Гайсәнењ анасы Мәрьям ћәм Аныњ энеләре дә алар белән иделәр.
[15] Шул кѳннәрнењ берсендә иман итүчеләр арасыннан Петер торып басты. Анда йѳз егермегә якын кеше бар иде.
[16] – Туганнар, – дип сүз башлады ул. – Гайсәне кулга алган кешеләрне Аныњ янына алып килгән Яћүд хакында Изге Рух Давыт аркылы әйткән сүзләр бар. Язмадагы ул сүзләр тормышка ашарга тиеш иде.
[17] Яћүд безнењ арабызда саналды, ул шул хезмәттә катнашу ѳчен сайланган иде, – диде Петер.
[18] Яћүд хәрәм акчага җир сатып алды, шул җирдә егылып, аныњ эче ярылды ћәм барлык эчке әгъзалары тышка агып чыкты.
[19] Бу хәл бѳтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуња күрә дә ул җир аларныњ телендә «Акелдама», ягъни «Канлы җир» дип атала башлады.
[20] – Зәбурда исә: «Аныњ йорты буш булсын, эчендә яшәүче булмасын», ћәм: «Аныњ хезмәтен башка берәү алсын», – дип язылган.
[21] Шуња күрә, Яхъя Гайсәне чумдырган кѳннән алып Гайсә бездән алынган кѳнгә кадәр, Раббы Гайсә безнењ арабызда булганда ћәрвакыт безнењ белән бергә булганнарныњ берсе безгә кушылырга ћәм Аныњ үледән терелгәнлеге хакында безнењ белән бергә шаћитлек итәргә тиеш, – диде Петер.
[23] Ике кешене: Барсаб дип аталучы Йосыфны (аны тагын Юсты дип тә атыйлар) ћәм Маттиасны тәкъдим иттеләр.
[24] – Раббыбыз! Син бар кешеләрнењ йѳрәкләрен беләсењ. Яћүд үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган бу хезмәт урынын ћәм рәсүллекне кабул итү ѳчен Син шушы икәүнењ кайсысын сайладыњ – шуны күрсәт, – дип дога кылдылар.
[26] Аннары алар жирәбә салдылар. Жирәбә Маттиаска чыкты ћәм ул, калган унбер кебек, рәсүлләр исәбенә кертелде.