[1] Илленче кѳн бәйрәме җиткәндә иман итүчеләр барысы бергә бер урында иделәр.
[2] Күктән кинәт кѳчле җил искән кебек тавыш ишетелде ћәм шул тавыш алар булган йортны тутырды.
[3] Иман итүчеләр арасында ялкын телләре кебек телләр күренде ћәм ул телләр аларныњ ћәрберсенә берәрләп кунды.
[4] Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар ћәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар.
[5] Иерусалимда исә җир йѳзендәге ћәр халыктан килгән диндар яћүдләр яши иде.
[6] Бу тавышны ишетеп җыелган халык аптырады, чѳнки ћәркем кайсы да булса иман итүченењ үз телендә сѳйләвен ишетте.
[7] Алар хәйран калдылар ћәм, шаккатып: – Бу сѳйләүчеләр барысы да гәлиләялеләр түгелме соњ? – диделәр. –
[8] Ничек инде ћәрберебез аларныњ ћәркайсыбызныњ туган телендә сѳйләүләрен ишетә?
[9] Без пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месупотамиядә, Яћүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия ѳлкәсендә,
[10] Фругиядә, Памфулиядә, Мисырда ћәм Ливиянењ Күринигә якын ѳлешләрендә яшәүчеләр,
[11] Римнан килгән яћүдләр ћәм мәҗүсилектән яћүд диненә күчкән кешеләр, критлылар ћәм гарәбстанлылар, – Аллаћыныњ бѳек эшләре хакында аларныњ безнењ телләрдә сѳйләүләрен ишетәбез!
[12] Барысы да хәйран калдылар ћәм, аптырашып, бер-берсенә: – Бу нәрсәне ањлата икән? – диештеләр.
[13] Ә кайберләре: – Алар шәраб эчеп исергәннәр, – дип кѳлделәр.
[14] Петер исә, унбер рәсүл белән бергә торып басты ћәм кычкырып сѳйли башлады: – Яћүд ирләре ћәм Иерусалимда яшәүче барлык кешеләр! Мин сезгә моныњ нәрсә икәнен ањлатырмын. Минем сүзләремне игътибар белән тыњлагыз, – диде ул халыкка. –
[15] Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, чѳнки хәзер сәгать иртәнге тугызынчы гына әле.
[16] Бу турыда Йоил пәйгамбәр аркылы алдан әйтелгән:
[17] «Аллаћы әйтә: „Ахыр кѳннәрдә Үз Рухымны коярмын Бар кешеләргә. Улларыгыз, кызларыгыз Мин әйткән сүзләрне Игълан итәрләр. Яшьләрегез илаћи күренешләр, Картларыгыз тѳшләр күрерләр.
[18] Үз Рухымны коярмын Ир-ат колларыма да, хатын-кыз колларыма да. Һәм Мин әйткән сүзләрне Игълан итәрләр алар да.
[19] Күрсәтермен югарыда – күктә могҗизалар, Ә түбәндә – җирдә галәмәтләр. Кан ћәм ут, ћәм куе тѳтен булыр:
[20] Кояш сүнәр, ә ай исә канга әйләнер. Һәм дә килер Раббыныњ кѳне – Бѳек ћәм шѳћрәтле кѳн.
[21] Һәм ялварып Раббыга мѳрәҗәгать иткән ћәркем котылыр“».
[22] Исраил ирләре! Бу сүзләрне тыњлагыз: белгәнегезчә, Аллаћы сезнењ арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды ћәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнењ сезнењ ѳчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте.
[23] Аллаћыныњ алдан билгеләнгән максаты ћәм алдан белеп торуы белән сезнењ карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез.
[24] Әмма Аллаћы, үлем богауларын ѳзеп, Гайсәне үледән терелтте, чѳнки үлем Аны тотып кала алмады.
[25] Давыт Аныњ хакында болай диде: «Мин Раббыны ћәрвакыт үз алдымда күрдем. Ул минем уњ ягымда, икеләнмим шуња күрә.
[26] Җанымны үлеләр дѳньясында калдырмассыњ Син, Үз Изгењә черергә ирек бирмәссењ Син. Шуња күрә куанды минем күњелем, шатланды минем телем, Өмет баглап яшәр хәтта минем тәнем.
[28] Тормыш юлын ачып бирдењ Син миња. Миња шатлык ињдерерсењ Үз каршыњда».
[29] – Туганнар! Ыруыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде ћәм күмелде. Билгеле булганча, аныњ кабере бүгенге кѳнгә кадәр сакланган.
[30] Аллаћы Давытка аныњ токымыннан булган берәүне аныњ тәхетенә утыртачагы турында ант иткән. Давыт бу ант турында белеп ћәм пәйгамбәр буларак,
[31] Мәсихнењ үледән тереләчәге, Аныњ үлеләр дѳньясында калдырылмаячагы ћәм тәненењ черемәячәге хакында алдан белеп әйтте.
[32] Аллаћы шушы Гайсәне үледән терелтте, ћәм без ћәммәбез – моныњ шаћитләре.
[33] Шулай итеп, Аллаћы Аны Үзенењ уњ ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, безнењ ѳскә сез хәзер күреп ћәм ишетеп торган бүләкне койды.
[34] Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаћы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыњны аяк астыња баскыч итеп салганчы, утыр Минем уњ ягымда», – диде.
[36] Шулай итеп, бѳтен Исраил халкы яхшы белсен: Аллаћы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Раббы ћәм Мәсих итте, – диде Петер.
[37] Тыњлаучылар ишеткән бу сүзләр йѳрәкләренә барып кадалды: – Туганнар, безгә нәрсә эшләргә соњ инде? – диделәр алар Петергә ћәм башка рәсүлләргә.
[38] – Һәркайсыгыз, гѳнаћларыгыз кичерелсен ѳчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, ћәм сез Аллаћыныњ бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез.
[39] Аллаћыныњ вәгъдәсе Аллаћыбыз Раббы Үзенә чакырган ћәркемгә – сезгә, сезнењ балаларыгызга ћәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә, – дип җавап бирде Петер.
[40] Ул тагын да күбрәк сүзләр белән аларны кисәтте: – Бу бозык буыннан котылыгыз, – дип ѳндәде Петер.
[41] Аныњ сүзләрен кабул итүчеләр чумдырылдылар, ћәм ул кѳнне иман итүчеләргә ѳч мењгә якын кеше кушылды.
[42] Иман итүчеләр ћәрвакыт рәсүлләрнењ ѳйрәтүләрен кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар ћәм бергәләп дога кылдылар.
[43] Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар ћәм галәмәтләр күрсәтелде, ћәм бу ћәркемнењ күњелендә курку хисе уятты.
[44] Барлык иман итүчеләр бергә булдылар ћәм ћәрнәрсә уртак иде.
[45] Хуҗалыкларын ћәм милекләрен сатып, ћәркемнењ хаҗәтенә карап, үзара бүлештеләр.
[46] Алар ћәр кѳн даими рәвештә бердәм күњел белән Аллаћы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаћыны мактап, шат ћәм күндәм күњелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларныњ санын ћәр кѳн саен арттырып торды.