Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:21

[1] Шулай бер кѳнне кѳндезге ѳчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаћы Йортына килделәр.

[2] Тумыштан ук аяклары гарип булган бер кешене, Аллаћы Йортыныњ Матур дип аталган капкасы янына алып килеп, керүчеләрдән хәер сорау ѳчен, ћәр кѳн утыртып калдыралар иде.

[3] Шул кеше, Петер белән Яхъяныњ Аллаћы Йортына керүләрен күреп, алардан хәер сорады.

[4] Алар ања игътибар белән карадылар ћәм Петер: – Безгә кара, – диде.

[5] Теге кеше, нәрсә булса да алырга ѳметләнеп, аларга текәлеп карады.

[6] Әмма Петер: – Минем алтын-кѳмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиња бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор ћәм йѳр! – диде

[7] ћәм аны уњ кулыннан тартып торгызды. Шундук гарип кешенењ аяклары ћәм тез буыннары ныгыды.

[8] Ул сикереп торды ћәм йѳри башлады, Аллаћыны мактый-мактый, сикерә-сикерә, алар белән бергә Аллаћы Йортына керде.

[9] Бар халык бу кешенењ йѳрүен ћәм Аллаћыны мактавын күрде.

[10] Кешеләр аныњ Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аныњ белән булган хәлгә хәйран калып, бик гаҗәпләнделәр.

[11] Әлеге савыккан кеше Петер белән Яхъяны җибәрмичә тотып торган вакытта, бик нык гаҗәпләнгән халык, Сѳләйман әйваны дип аталган залга йѳгереп кереп, алар янына җыелды.

[12] Петер, моны күреп, халыкка: – Исраил ирләре! Нигә моња гаҗәпләнәсез? – диде. – Ник безгә текәлеп карап торасыз? Әллә без үзебезнењ кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аны савыктырган дип уйлыйсызмы?

[13] Ибраћимныњ, Исхакныњ ћәм Ягъкубныњ Аллаћысы, безнењ аталарыбызныњ Аллаћысы Үзенењ Хезмәтчесе Гайсәне шѳћрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез ћәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Ањардан баш тарттыгыз.

[14] Сез Изге ћәм Хак Заттан ваз кичтегез ћәм кеше үтерүчене иреккә чыгарырга сорадыгыз.

[15] Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаћы Аны үледән терелтте. Без – моныњ шаћитләре.

[16] Һәммәгез күргәнчә, Аныњ исеменә ышану аркылы Аныњ исеменењ кѳче сез күреп белгән бу кешене куәтләндерде, аны Гайсә аркылы килгән иман савыктырды, – диде Петер. –

[17] Хәер, туганнар, мин беләм: сез моны, башлыкларыгыз кебек үк, белмичә эшләдегез.

[18] Аллаћы Үз Мәсихенењ газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды.

[19] Ә сез гѳнаћларыгыз кичерелсен ѳчен тәүбә итегез ћәм Аллаћыга таба борылыгыз.

[20] Шулай эшләсәгез, Раббыдан юанычлы заманнар килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне җибәрер.

[21] Аллаћы Үзенењ изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сѳйләгән барлык сүзләр гамәлгә ашканчы Гайсә күктә калырга тиеш.

[22] Муса әйткән: «Раббы Аллаћыгыз туганнарыгыз арасыннан сезгә минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк. Ул сезгә нәрсә генә сѳйләсә дә, сез ћәммәсен тыњларга тиешсез;

[23] бу Пәйгамбәрнењ сүзен тыњламаган ћәр кеше Аллаћы халкы арасыннан юк ителәчәк».

[24] Шамуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу кѳннәр хакында алдан хәбәр иттеләр.

[25] Сез – пәйгамбәрләрнењ варислары. Аллаћы Ибраћимга: «Җир ѳстендә барлык кабиләләр синењ нәселењ аша фатиха алачак», – дип әйтеп, аталарыгызга васыять кылды. Сез – шушы васыятьнењ мирасын кабул итүчеләр.

[26] Аллаћы сезнењ ћәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарырга ћәм фатиха бирергә тели. Шуныњ ѳчен Ул Үзенењ Хезмәтчесен күтәрде ћәм Аны ињ элек сезгә җибәрде.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters