Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:23

[1] Шул вакытларда Һируд патша, явызлык эшләү нияте белән, иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады.

[2] Яхъяныњ туганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте.

[3] Бу эшнењ яћүдләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды – ул вакытта Тѳче күмәч бәйрәме кѳннәре иде –

[4] аны зинданга утыртты ћәм, Коткарылу бәйрәменнән соњ халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт тѳркемгә аны сакларга әмер бирде.

[5] Петер зинданда сак астында булган вакытта иман итүчеләр бердәмлегендә аныњ ѳчен Аллаћыга бик тырышып дога кылдылар.

[6] Һируд Петерне халык алдына чыгарырга теләгән кѳнгә каршы тѳндә Петер, ике богау белән богауланган хәлдә, ике гаскәри уртасында йоклап ята иде. Ә ишек янында каравылчылар сакта торды.

[7] Кинәт Раббыныњ бер фәрештәсе пәйда булды ћәм бүлмә эче яктырып китте. Фәрештә Петерне тѳртеп уятты. – Тизрәк тор! – диде ул ања. Шул вакыт Петернењ кулларыннан богаулары шуып тѳште.

[8] – Билењне бу ћәм аягыња ки, – диде фәрештә. Ул шулай эшләде. – Өс киемењне ки дә минем арттан бар, – диде аннары.

[9] Петер, фәрештә кылган бу эшләрнењ чынбарлыкта икәнен дә ањламыйча, аныњ артыннан китте. Ул, илаћи күренеш күрәмдер, дип уйлады.

[10] Беренче ћәм икенче сакчыны үтеп, шәћәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды, алар урамга чыктылар ћәм, бер урамны үткәннән соњ, кинәт фәрештә аныњ берүзен калдырды.

[11] Шул вакыт Петер ањына килде: – Хәзер мин чынлап та беләм: Раббы Үзенењ фәрештәсен җибәргән. Ул мине Һируд кулыннан ћәм яћүд халкы минем белән булыр дип кѳткән ћәрнәрсәдән коткарды, – дип уйлады ул.

[12] Барын да ањлагач, Марк исемле Яхъяныњ анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык дога кыла иде.

[13] Петер ишек шакыды, ишек ачарга дип Роди исемле хезмәтче кыз чыкты.

[14] Петернењ тавышын таныгач, ул, шатлыгыннан, ишекне ачарга да онытып, йѳгереп кереп китте ћәм йорттагыларга Петернењ ишек янында торуы турында әйтте.

[15] – Син үз акылыњдамы? – диделәр ања. Әмма кыз үз сүзендә торды. Ә тегеләр: – Ул аныњ фәрештәседер, – диделәр.

[16] Петер исә ћаман шакыды. Ишекне ачтылар ћәм аны күреп хәйран калдылар.

[17] Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты ћәм Раббыныњ аны ничек итеп зинданнан чыгаруы турында аларга сѳйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, туганнарга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соњ Петер башка урынга китте.

[18] Кѳн тугач, Петер белән нәрсә булды икән дип, гаскәриләр борчыла башладылар.

[19] Һируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, сакчылардан сорау алды ћәм аларны үтерергә әмер бирде. Шуннан соњ Һируд Яћүдиядән Кайсариягә китте ћәм шунда калды.

[20] Ул Тур ћәм Сидун шәћәрләрендә яшәүчеләргә бик ачулы иде. Алар исә, үзара сүз беркетеп, аныњ янына килделәр ћәм, патшаныњ сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, солых сорадылар, чѳнки аларныњ ѳлкәсе патша ѳлкәсеннән туена иде.

[21] Билгеләнгән кѳнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хѳкем итү урынына утырды ћәм алар алдында чыгыш ясады.

[22] Ә халык: – Бу тавыш – кеше тавышы түгел, бу – илаћ тавышы, – дип кычкырды.

[23] Шушы шѳћрәтне Аллаћыга бирмәгән ѳчен Раббыныњ бер фәрештәсе кинәт Һирудны орды. Ул кортлап үлде.

[24] Аллаћы сүзе исә кињ таралды ћәм аны кабул итүчеләрнењ саны үсә барды.

[25] Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соњ, Марк исемле Яхъяны алып, Иерусалимга кайттылар.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters