Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:50

[1] Әгрип Паулга: – Сиња үзењне яклап сѳйләргә рѳхсәт ителә, – диде. Шуннан соњ Паул кулын күтәрде ћәм үзен яклап сѳйли башлады:

[2] – Әгрип патша! Бүген сезнењ алда яћүдләрнењ барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма мин бәхетле.

[3] Сез яћүдләрнењ барлык йолаларын ћәм бәхәсле фикерләрен бик яхшы белгәнгә күрә мине түземлелек белән тыњлавыгызны үтенәм.

[4] Яшьтән үк минем ничек гомер иткәнлегемне барлык яћүдләр белә. Үз халкым арасында яшәгәнлегемне ћәм Иерусалимдагы тормышымны алар баштан ук беләләр.

[5] Алар мине күптәннән белә ћәм, теләсәләр, минем фарисейләр тѳркемендә булганлыгым – динебезнењ ињ таләпчән тәгълиматын тотканлыгым хакында шаћитлек бирә алалар.

[6] Һәм хәзер мин Аллаћы тарафыннан аталарыбызга бирелгән вәгъдәнењ үтәлүен ѳмет итүем ѳчен хѳкем алдында торам.

[7] Безнењ унике кабилә, ул вәгъдәнењ тормышка ашуына ѳмет баглап, кѳне-тѳне тырышып Аллаћыга хезмәт итә. Әгрип патша, яћүдләр мине шушы ѳмет ѳчен гаеплиләр.

[8] Кешеләр, ни ѳчен сез Аллаћыныњ үлеләрне терелтүен ышанмаслык эш дип саныйсыз?

[9] Дѳрес, мин дә, Насаралы Гайсә исеменә каршы мѳмкин булган бѳтен нәрсәләрне эшләргә кирәк, дип уйладым.

[10] Һәм Иерусалимда мин шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаћыныњ күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә мин ризалыгымны белдерә идем.

[11] Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, күп тапкырлар мин аларны җәзаладым ћәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик кѳчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәћәрләрдә дә эзәрлекләдем.

[12] Тагын шундый максат куеп, баш руханилар тапшырган эш буенча ћәм аларныњ вәкаләте белән Дәмәшекъкә барганда,

[13] кѳн уртасындарак, әй, патша, күктән тѳшкән бик кѳчле яктылык күрдем. Кояштан да яктырак ул ут минем ћәм юлдашларымныњ тирә ягын яктыртты.

[14] Без барыбыз да җиргә егылдык, ћәм мин тавыш ишеттем. Ул тавыш миња яћүд телендә: «Шаул, Шаул! Ни ѳчен син Мине эзәрлеклисењ? Үгез үз хуҗасыныњ таягына тибенгән кебек, үзењә зыян китерәсењ», – диде.

[15] «Син кем, Әфәнде?» – дип сорадым мин. Ул миња әйтте: «Мин – син эзәрлекли торган Гайсә.

[16] Тор, аякларыња бас! Мин сине хезмәтче итеп куяр ѳчен, хәзер күргәннәрењә ћәм Минем тарафтан сиња киләчәктә күрсәтеләчәк әйберләргә сине шаћит итәр ѳчен сиња күрендем.

[17] Сине яћүд халкыннан да, башка халыклар кулыннан да коткарырмын. Мин сине алар янына җибәрәм.

[18] Гѳнаћлары кичерелсен ѳчен, Миња булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар ѳчен син аларныњ күзләрен ачарга, аларны карањгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаћыга таба борырга тиешсењ», – диде миња Раббы.

[19] Шуња күрә, Әгрип патша, күктән килгән илаћи күренешкә мин буйсындым

[20] ћәм башта Дәмәшекъ ћәм Иерусалим кешеләренә, аннары бѳтен Яћүдия җирендә яшәүчеләргә ћәм яћүд булмаган башка халыкларга вәгазьләдем. Мин аларны тәүбә итәргә ћәм Аллаћыга таба борылырга, тәүбә итүләрен күрсәтә торган лаеклы эшләр кылырга чакырдым.

[21] Аллаћы Йортында яћүдләр мине менә шуныњ ѳчен тотып алдылар ћәм үтерергә тырыштылар.

[22] Ләкин, Аллаћыныњ ярдәме белән, мин бүгенге кѳнгә кадәр олысына да, кечесенә дә шаћитлек бирәм. Мин бары тик пәйгамбәрләр ћәм Муса, киләчәктә булачак, дип әйткән хәлләр турында гына сѳйлим.

[23] Алар Мәсихнењ газап чигәргә тиешлеген ћәм беренче булып үледән тереләчәген, яћүд халкына ћәм башка халыкларга яктылык турындагы хәбәр игълан итәчәген әйткәннәр иде, – диде Паул.

[24] Ул шулай дип үзен яклаганда, Фисте ања: – Син, Паул, акылыњнан шашкансыњ! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – диде.

[25] – Юк, мѳхтәрәм Фисте, – диде Паул. – Мин акылдан шашмадым, мин аек акыл белән хакыйкать сүзләре сѳйлим.

[26] Патша болар турында белә, ћәм мин аныњ алдында кыюлык белән сѳйли алам. Бу эшләр патшаныњ игътибарыннан читтә калмаганлыгына шигем юк, чѳнки аларныњ берсе дә яшерен эшләнмәде.

[27] Әгрип патша, пәйгамбәрләргә ышанасызмы? Беләм, ышанасыз, – диде Паул.

[28] Әгрип Паулга: – Син мине шулай тиз генә мәсихче итәргә мѳмкин дип уйлыйсыњмы? – диде.

[29] – Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – сезнењ генә түгел, ә бүген мине тыњлаучыларныњ барысыныњ да минем кебек булуларын Аллаћыдан үтенеп сорыйм. Әлбәттә, богаулардан тыш.

[30] Шуннан соњ патша ћәм идарәче, Берники ћәм алар белән утыручылар урыннарыннан тордылар

[31] ћәм, читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә яки тоткынлыкка хѳкем ителерлек ћичнәрсә эшләмәгән, – дип сѳйләштеләр.

[32] Әгрип Фистегә: – Кайсарга мѳрәҗәгать итәргә теләмәгән булса, бу кешене азат итәргә мѳмкин булган булыр иде, – диде.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters