[1] Безнењ Италиягә баруыбыз турында карар кылынгач, Паулны ћәм тагын берничә тоткынны югары патша полкыныњ Юли атлы йѳзбашына тапшырдылар.
[2] Без Асия ѳлкәсенә бара торган Адрамут шәћәреннән булган корабка утырдык ћәм йѳзеп киттек. Безнењ белән Тессалуникә шәћәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды.
[3] Икенче кѳнне Сидун шәћәренә килеп җиттек. Юли, кешелеклелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына барырга ћәм аларныњ кайгыртуларыннан файдаланырга рѳхсәт итте.
[4] Сидуннан без тагын дињгезгә чыктык ћәм, җил каршы булганлыктан, Кипрныњ җилдән ышык ягына таба йѳзеп киттек.
[5] Киликия ћәм Памфулия ярлары буйлап дињгезне кичтек ћәм Лукия ѳлкәсендәге Мура шәћәренә килеп җиттек.
[6] Мурада йѳзбашы, Искәндәрия шәћәреннән булган Италиягә китәчәк корабны табып, безне шул корабка утыртты.
[7] Без күп кѳннәр акрын йѳздек ћәм бик авырлык белән Книд шәћәре турысына килеп җиттек. Кѳчле җил аркасында бу юнәлештә бару мѳмкин булмаганга күрә, Салмуни борынын узып, Критныњ җилдән ышык ягына юнәлдек.
[8] Авырлык белән яр буйлап йѳзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Ул урыннан ерак түгел Ласея шәћәре урнашкан иде.
[9] Шактый күп вакыт үтте. Ураза вакыты да үтеп китте ћәм, дињгез буенча юлны дәвам итү куркыныч булганлыктан, Паул кињәш бирде:
[10] – Әфәнделәр! Хәзер дињгездә булу йѳк ћәм кораб ѳчен генә түгел, ә үзебез ѳчен дә куркыныч булачагын ћәм күп зыян китерәчәген күрәм, – диде ул.
[11] Ләкин йѳзбашы, Паулныњ сүзләренә караганда койрык тотучыныњ ћәм кораб хуҗасыныњ сүзләренә күбрәк колак салды.
[12] Гавань кыш үткәрергә яраклы булмаганлыктан, дињгезчеләрнењ күбесе аннан китәргә ћәм, мѳмкин булса, Критныњ кѳньяк-кѳнбатыш ћәм тѳньяк-кѳнбатышка караган ягында урнашкан Фойникес гаванена барырга ћәм шунда кышларга карар кылдылар.
[13] Кѳньяк җиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек, дип уйлап, якорь күтәрделәр, ћәм без Крит яры буйлап йѳзеп киттек.
[14] Әмма, күп тә үтмәде, «тѳньяк-кѳнбатыш җиле» дип аталган бик кѳчле җил купты.
[15] Җил безнењ корабны эләктереп алды ћәм агызып алып китте. Кораб җилгә каршы тора алмады.
[16] Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауныњ җилдән ышык ягына килеп чыгып, авырлык белән генә коткару кѳймәсен урнаштырып куя алдык.
[17] Аны палубага күтәргәннән соњ, арканнарны кораб астыннан үткәреп, корабны бәйләп куйдылар. Суртис дип аталган сай җиргә утырудан куркып, җилкәнне тѳшердек ћәм шул хәлдә дињгез буйлап йѳзеп йѳрдек.
[18] Һаман кѳчле давыл булганлыктан, икенче кѳнне йѳкләрне дињгезгә ташлый башладылар.
[19] Ә ѳченче кѳнне, үз куллары белән, дињгезгә кораб җићазларын ыргыттылар.
[20] Күп кѳннәр кояш та, йолдызлар да күренмәгәч ћәм кѳчле давыл дәвам иткәнлектән, котылуга булган бѳтен ѳмет югалды.
[21] Корабтагы кешеләр күп кѳннәр буе бернәрсә ашамадылар. Паул аларга: – Әфәнделәр! Минем сүзне тыњларга ћәм Криттан кузгалмаска кирәк иде. Шулай иткән булсак, бу кыенлыклар да, югалтулар да булмаган булыр иде.
[22] Ә хәзер минем сезгә кињәшем шундый: күњелегезне тѳшермәгез, чѳнки сезнењ берегез дә ћәлак булмаячак, корабны гына югалтачаксыз, – диде. –
[23] Мин Аллаћы кешесе ћәм Ања хезмәт итәм. Үткән тѳнне Аллаћыныњ бер фәрештәсе миња күренде.
[24] Ул миња: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсењ. Аллаћы Ул – мәрхәмәтле. Ул синењ белән булган кешеләрнењ барысына да тормыш бүләк итә», – диде.
[25] Менә шуња күрә, әфәнделәр, күњелегезне тѳшермәгез, мин Аллаћыга инанам, Ул миња әйткәнчә булачак.
[26] Без ниндидер утрауга килеп чыгачакбыз, – диде Паул.
[27] Әдрән дињгезендә йѳзеп йѳргәндә, ундүртенче тѳннењ урталары җиткәч, дињгезчеләр коры җиргә якынлашуыбызны сизә башладылар.
[28] Алар тирәнлекне үлчәделәр – утыз җиде метр чамасы булды. Күпмедер вакыт үткәч тагын үлчәделәр – егерме җиде метр чамасы иде.
[29] Ташлы урынга барып эләгүдән куркып, корабныњ койрык ягыннан дүрт якорь тѳшерделәр ћәм кѳн тууын теләп дога кылдылар.
[30] Дињгезчеләр, корабтан качарга теләп, борын яктан якорьлар тѳшерергә телибез, дигән сылтау белән дињгезгә кѳймә тѳшергәч,
[31] Паул йѳзбашына ћәм гаскәриләргә: – Алар корабта калмасалар, сез котыла алмаячаксыз, – диде.
[32] Шуннан соњ гаскәриләр кѳймә бауларын чабып ѳзделәр, ћәм кѳймә суга тѳшеп китте.
[33] Кѳн туар алдыннан, Паул ћәммәсен ризык ашарга кыстады. – Сез инде ундүртенче кѳн кѳтәсез ћәм ћичнәрсә ашамыйсыз.
[34] Шуња күрә ашавыгызны үтенәм: бу сезнењ гомерегезне саклап калу ѳчен зарур. Сезнењ берегезнењ дә башыннан бер генә бѳртек чәче дә тѳшмәс, – диде ул.
[35] Шулай дигәч, Паул, икмәкне кулларына алып, Аллаћыга шѳкрана кылды ћәм сындырып ашый башлады.
[36] Шул вакыт барысыныњ да күњелләре күтәрелде ћәм алар да ашарга утырдылар.
[37] Без корабта бѳтенесе ике йѳз җитмеш алты җан идек.
[38] Ашап туйгач, дињгезчеләр корабны җињеләйтү ѳчен дињгезгә булган бодайны ташладылар.
[39] Кѳн тугач, дињгезчеләр бу җирне танымадылар, ләкин алар анда сѳзәк ярлы ниндидер култык күрделәр ћәм, булдырып булса, кораб белән шул яр буена килеп туктарга булдылар.
[40] Якорьларны чабып ѳзделәр, корабныњ койрыгында урнашкан ишкәкләрне ычкындырдылар ћәм алгы җилкәнне җил уњаена кѳйләделәр. Кораб ярга таба юл алды,
[41] ләкин комга килеп утырды. Корабныњ борыны кузгатмаслык булып эләгеп калды, ә койрык ѳлеше дулкын кѳче белән җимерелә башлады.
[42] Гаскәриләр, тоткыннарныњ берәрсе йѳзеп китеп качмасын дип, аларны үтерергә ният иттеләр.
[43] Әмма йѳзбашы, Паулны коткарып калу теләге белән, аларны туктатты ћәм башта йѳзә белүчеләргә суга сикерергә ћәм ярга чыгарга кушты.
[44] – Калганнарыгыз я такталарга, я корабтагы берәр нәрсәгә тотынып йѳзегез, – диде ул. Шулай итеп барыбыз да котылып җиргә чыктык.