Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:27

[1] Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яћүдләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларныњ тәэсирле итеп сѳйләүләреннән бик күп яћүдләр ћәм башка халык кешеләре Раббыга иман китерделәр.

[2] Ә иман китермәгән яћүдләр яћүд булмаганнарны иман китергән туганнарына каршы котырттылар.

[3] Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Раббы турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Раббы, Үзенењ мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларныњ кулы белән галәмәтләр ћәм могҗизалар кылды.

[4] Шәћәрдәге халык икегә бүленде: бер ѳлеше яћүдләр ягында, икенчеләре рәсүлләр ягында булды.

[5] Яћүд булмаганнар ћәм яћүдләр, үзләренењ башлыклары белән берлектә, аларга ћѳҗүм итеп, ташлар атып үтерергә ниятләделәр.

[6] Рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәћәрләрендә ћәм шул тирәдәге җирләрдә

[7] халыкка Яхшы хәбәрне сѳйләүләрен дәвам иттеләр.

[8] Лустра шәћәрендә аяклары йѳрми торган бер кеше бар иде. Ул кеше, тумыштан ук гарип булып, беркайчан да йѳри алмаган.

[9] Ул да Паул сѳйләгән сүзләрне тыњлап утырды. Паул ања туп-туры карады ћәм, шифа алачагына гарипнењ ышанычы булганын күреп:

[10] – Аякларыња туры итеп бас, – дип кычкырып әйтте. Ул шундук сикереп торды ћәм йѳри башлады.

[11] Халык исә, Паулныњ нәрсә эшләгәнен күреп, лукәүния телендә: – Безнењ яныбызга кеше кыяфәтендә илаћлар ињде, – дип кычкыра башладылар.

[12] Барнабны грекларныњ илаћы Зевс дип, ә Паулны Гермес дип атадылар, чѳнки ул күбрәк сѳйли иде.

[13] Шәћәр читенә урнашкан Зевс гыйбадәтханәсенењ каћине исә, халык белән бергә, капка алдына үгезләр ћәм чәчәк бәйләмнәре алып килеп, корбан китерергә теләде.

[14] Рәсүлләр, бу хакта ишеткәч, ѳсләрендәге киемнәрен ертып тѳшереп, халык арасына йѳгереп керделәр ћәм бар тавышларына:

[15] – Сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә сезнењ кебек үк кешеләр. Сезне бу файдасыз әйберләрдән арындыру, күкне, җирне, дињгезне ћәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаћыга таба бору ѳчен без сезгә Яхшы хәбәр турында сѳйлибез.

[16] Элегрәк Ул барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде.

[17] Әмма, яхшылыклар кылып, Үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яњгыр яудырып ћәм мул уњыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте ћәм йѳрәкләребезне куаныч белән тутырып торды.

[18] Шулай дип әйтеп тә, алар кѳчкә-кѳчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар.

[19] Антиухеядән ћәм Икүниун шәћәреннән килгән кайбер яћүдләр халыкны рәсүлләргә каршы котыртып, Паулны ташлар атып кыйнадылар ћәм, үлде дип уйлап, аны шәћәр читенә чыгарып ташладылар.

[20] Аныњ янына шәкертләр җыелгач, ул торды ћәм шәћәргә китте. Икенче кѳнне Паул белән Барнаб Дерби шәћәренә юл тоттылар.

[21] Ул шәћәрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп, шактый күпләрне шәкерт иткәннән соњ, тагын Лустра, Икүниун ћәм Антиухея шәћәрләре аша уздылар.

[22] Шәкертләрнењ күњелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга ѳндәделәр. – Аллаћы Патшалыгына керү күп михнәтләр аша булачак, – диделәр.

[23] Һәр бердәмлектә баш кешеләрне билгеләделәр ћәм, ураза тотып дога кылганнан соњ, аларны үзләре дә иман китергән Раббыныњ кулларына тапшырдылар.

[24] Шуннан соњ алар, Писидия аша үтеп, Памфулия ѳлкәсенә килделәр.

[25] Пергидә Аллаћы сүзен вәгазь иткәннән соњ Атталея шәћәренә юнәлделәр.

[26] Атталеядән, корабка утырып, Антиухеягә киттеләр. Паул белән Барнаб, үзләре әле генә тѳгәлләгән эшне башкару ѳчен, Аллаћыныњ мәрхәмәтенә шушы шәћәрдә тапшырылган иделәр.

[27] Алар Антиухеягә кайтып җиткәч, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаћыныњ нәрсәләр эшләгәнен, Аныњ яћүд булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр.

[28] Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters