[1] Биш кѳннән баш рухани Һанани аксакаллар белән ћәм канун буенча белгеч булган Тертул атлы бер кеше белән Кайсариягә килде. Алар идарәче янына Паулга гаеп ташлау ѳчен килделәр.
[2] Паулны чакыртып китергәч, Тертул гаепләү сүзләрен башлады:
[3] – Мѳхтәрәм Филикес! Сезнењ җитәкчелек астында озак вакыт тынычлыкта яшәвебезне ћәм сез кайгыртканга күрә бу халыкныњ хәле яхшы якка үзгәрүен ћәрвакыт ћәм ћәр җирдә күп рәхмәтләр белән икърар итәбез, – диде ул. –
[4] Сезне озак мәшәкатьләмәс ѳчен, без әйтергә теләгән берничә сүзне ачык күњел белән тыњлавыгызны үтенәм.
[5] Бѳтен дѳньяда яшәүче яћүдләр арасында фетнә салучы ћәм Насара мәзћәбенењ башлыгы булган бу кешене бердәмлекнењ чире дип таптык.
[6] Ул хәтта Аллаћы Йортын нәҗесләргә тырышты. Без аны кулга алдык [ћәм үз кануныбыз буенча хѳкем итәргә теләдек.
[7] Әмма гаскәриләр башлыгы Луси аны безнењ кулдан кѳч белән йолып алды.
[8] Аны гаепләүчеләргә сезнењ яныгызга килергә кушты.] Безнењ аны нәрсәдә гаепләвебезне сез үзегез аннан сорап белә алырсыз, – диде Тертул.
[9] Яћүдләр: – Әйе, шулай, – дип, аныњ сүзләрен раслап тордылар.
[10] Идарәче, сѳйләргә мѳмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Сезнењ бу халыкны күп еллар буе хѳкем итүегезне белгәнгә, мин үземне шатланып яклаячакмын, – диде Паул. –
[11] Аллаћыга табыну ѳчен Иерусалимга килгәнемә унике кѳннән дә артык булмаганлыгын белә аласыз.
[12] Аллаћы Йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәћәрдә дә алар минем бер кеше белән дә бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә салуымны күрмәделәр.
[13] Үзләре миња хәзер ташлаган гаепләүләрен дә исбат итә алмыйлар.
[14] Әмма сезнењ алда шуны икърар итәм: мин, алар мәзћәб дип атаган юлдан барып, аталарым Аллаћысына хезмәт итәм, Муса канунына ћәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарныњ барысына ышанам.
[15] Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаћыга ѳмет баглыйм.
[16] Шуња күрә мин ћәрвакыт Аллаћы алдында ћәм кешеләр каршында саф вѳҗдан белән яшәргә тырышам.
[17] Күп еллар үткәннән соњ үз халкыма хәер-сәдака бирү ѳчен ћәм корбан китерергә дип Иерусалимга кайттым.
[18] Аллаћы Йортында тазарыну йоласын үтеп, мин шушы эшләрне башкарган вакытта алар миња тап булдылар. Минем яныма халык та җыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да.
[19] Алар Асия ѳлкәсендә яшәүче берничә яћүд иде. Мине гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, алар сезнењ каршыгызга килеп басарга ћәм мине гаепләргә тиешләр иде.
[20] Яки, бу кешеләр мин Югары кињәшмә алдында торганда миндә нинди явызлык табулары хакында әйтсеннәр.
[21] Мин анда булганда: «Мине хәзер үлеләрнењ терелүенә ышануым ѳчен хѳкем итәләр», – дип кычкырып әйттем, башка ћичнәрсә эшләмәдем, – диде Паул.
[22] Раббыныњ юлы хакында яхшы белгән Филикес: – Сезнењ эш турында гаскәриләр башлыгы Луси килгәч карар кылырмын, – дип, тикшерү эшен кичектерде.
[23] Ә йѳзбашына, Паулны сак астында тотарга, ләкин аныњ дусларына ања хезмәт күрсәтүдә комачауламаска, дигән әмер бирде.
[24] Берничә кѳннән соњ Филикес үзенењ яћүд хатыны Друсилла белән килде ћәм Паулны чакыртып алды. Ул Паулныњ Гайсә Мәсихкә иман итү турында сѳйләгәнен тыњлады.
[25] Паул тәкъвалык, нәфесне тыю ћәм булачак хѳкем хакында сѳйләгәндә Филикес куркуга тѳште. – Хәзергә җитте, вакыт тапкач сине чакыртырмын, – диде ул.
[26] Шул ук вакытта ул Паул ања акча бирер дип ѳмет итте. Шуња күрә аны еш кына чакыртып, Паул белән әњгәмә корып утырды.
[27] Әмма ике елдан Филикес урынына Порки Фисте килде. Филикес, яћүдләргә ярарга тырышып, Паулны тоткынлыкта калдырды.