[1] Апуллус Кѳринттә вакытта, илнењ югарыдагы ѳлешләре аша үтеп, Паул Эфескә килде. Анда берничә шәкертне очратты.
[2] – Сез иман китергәндә Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнењ ишеткәнебез дә юк, – диделәр ања.
[3] – Сез нинди чумдырылу үттегез соњ? – Яхъя кылган чумдырылуны, – дип җавап бирделәр шәкертләр.
[4] – Яхъя кылган чумдырылу гѳнаћларыннан тәүбә итүче кешеләр ѳчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соњ Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә ѳндәде, – диде аларга Паул.
[5] Моны ишеткәч, алар Гайсә Раббы исеменә суга чумдырылдылар.
[6] Паул алар ѳстенә кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух ињде ћәм алар таныш булмаган телләрдә сѳйли ћәм Аллаћы әйткән сүзләрне игълан итә башладылар.
[7] Анда уникеләп шәкерт бар иде.
[8] Паул ѳч ай буе гыйбадәтханәгә йѳреп, тәвәккәллек белән вәгазьләде, әњгәмәләр корып, кешеләрне Аллаћы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә инандырырга тырышты.
[9] Әмма кайберәүләр, усалланып ћәм иман китерергә теләмичә, җыелган халык алдында Раббыныњ юлын яманладылар. Шуња күрә Паул алардан китте. Шәкертләрне аерып алып, Туран атлы берәүнењ дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә ћәр кѳн әњгәмәләр корып утырды.
[10] Ике ел буе шулай дәвам итте. Шунлыктан Асия ѳлкәсендә яшәүчеләрнењ ћәммәсе – яћүдләр дә, яћүд булмаганнар да – Раббы турындагы хәбәрне ишеттеләр.
[11] Аллаћы исә Паулныњ куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды.
[12] Паул тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны алып китеп авырулар ѳстенә салдылар ћәм шуннан соњ авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты.
[13] Кайбер ырымчы илгизәр яћүдләр дә, җенлеләрдән явыз рухларны куып чыгарырга теләп: – Мин сезгә Паул вәгазь иткән Гайсә вәкаләте белән боерык бирәм, – дип, Гайсә Раббы исемен кулланырга тырыштылар.
[14] Яћүд кешесе Эскевә атлы бер баш руханиныњ җиде улы да шулай эшләде.
[15] Әмма явыз рух: – Гайсәне беләм, Паул да миња таныш, ә сез кемнәр? – дип җавап бирде.
[16] Явыз рухлы кеше аларга ташланды ћәм аларны шундый итеп кыйнады, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган ћәм яраланган хәлдә чыгып качтылар.
[17] Бу вакыйга Эфестә яшәүче барлык яћүдләргә ћәм башка халык кешеләренә мәгълүм булды. Бар кешеләр куркуга тѳште, ћәм Гайсә Раббыныњ исеме тагын да күбрәк ихтирам ителә башлады.
[18] Күп кенә иман китергән кешеләр үзләре кылган начар эшләрне икърар итте.
[19] Ә сихерчелек белән шѳгыльләнүчеләрнењ күбесе бар кеше алдында үзләренењ китапларын җыеп яндырды. Яндырылган китапларныњ бәясен санадылар: бѳтенесе илле мењ кѳмеш тәњкә чыкты.
[20] Раббы турындагы хәбәр менә шундый кѳч белән таралды ћәм ныгыды.
[21] Шушы вакыйгалардан соњ Паул Македуния ћәм Ахая җирләре аша Иерусалимга барырга булды. – Иерусалимнан соњ мин Римда булырга тиешмен, – диде Паул.
[22] Ярдәмчеләренењ икесен, Тимуте белән Эрастыны, Македуниягә җибәреп, үзе бераз вакытка Асия ѳлкәсендә калды.
[23] Шул кѳннәрдә Раббы юлына каршы зур фетнә булды.
[24] Греклар алићәсе Артемида гыйбадәтханәсенењ кѳмештән сурәтен ясаучы, шушы эш белән ћѳнәрчеләргә шактый күп табыш алырга ярдәм итүче Димитер атлы кѳмешче
[25] кѳмешчеләрне ћәм башка шундый ћѳнәрчеләрне җыйды. – Дуслар! Сез беләсез, безнењ мул тормышыбыз шушы кәсепкә бәйләнгән, – диде ул. –
[26] Хәлбуки, сез күрәсез ћәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаћлар түгел, дип сѳйләп, Эфестә генә түгел, ә бѳтен Асия ѳлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды ћәм юлдан яздырды.
[27] Моныњ куркынычы безнењ кәсепнењ яманаты чыгу белән генә тәмамланмый. Бѳек алићә Артемида гыйбадәтханәсенењ дә әћәмияте бетәр, бѳтен Асия ѳлкәсе ћәм бѳтен дѳнья табына торган алићә үзенењ бѳеклегеннән мәхрүм ителер.
[28] Шушы сүзләрне ишеткәннән соњ ћѳнәрчеләрнењ ачуы кабарды: – Эфеслеләрнењ Артемидасы бѳек! – дип кычкыра башладылар алар.
[29] Бѳтен шәћәрдә буталыш башланды. Паулныњ юлдашларын – македунияле Гәйне ћәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар.
[30] Паул халыкка мѳрәҗәгать итәргә теләде, ләкин шәкертләр аны җибәрмәделәр.
[31] Шулай ук Паулныњ дуслары булган Асия ѳлкәсенењ кайбер башлыклары да, кешеләр артыннан хәбәр җибәреп, аныњ тамаша урынында күренмәвен үтенделәр.
[32] Халык җыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Җыелышта тәртипсезлек хѳкем сѳрде, андагыларныњ күбесе ни ѳчен җыелганнарын да белмиләр иде.
[33] Кайберәүләр Искәндәр исемле бер кешене гаепле дип уйладылар, чѳнки яћүдләр аны халык алдына чыгарга мәҗбүр иттеләр. Искәндәр, халыкка сѳйләргә теләп, кулы белән ишарә ясады.
[34] Аныњ яћүд икәнлеген белеп алгач, ћәммәсе бер тавыштан: – Эфеслеләрнењ Артемидасы бѳек! – дип кычкыра башладылар. Алар шулай дип ике сәгать буе диярлек кычкырдылар.
[35] Нићаять, шәћәр сәркатибе, халыкны тынычландырып: – Эфеслеләр! Эфес шәћәренењ бѳек алићә Артемиданы ћәм күктән тѳшкән изге ташны саклаучы шәћәр икәнен кем генә белми? – диде.
[36] – Моныњ шулай икәнлеге бәхәссез икән, ул чакта сез тыныч булырга ћәм уйламыйча эш итмәскә тиешсез.
[37] Сез тотып китергән бу кешеләр Артемида гыйбадәтханәсен дә таламаган, сезнењ алићәгезне дә хурламаган.
[38] Димитернењ ћәм аныњ белән булган башка ћѳнәрчеләрнењ кемгә дә булса дәгъвасы бар икән, моныњ ѳчен мәхкәмәләр ћәм ѳлкә башлыклары бар. Шунда барып, бер-берсенә шикаять итсеннәр.
[39] Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны халык җыелышында күтәрә аласыз.
[40] Без хәзер бүгенге вакыйга ѳчен фетнә куптаруда гаепләнү куркынычы астында торабыз. Ә бит мондый җыенны акларлык ћичбер дәлилебез юк. Шундый сүзләр әйтеп шәћәр сәркатибе җыелышны таратты.