[1] Антиухеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, ѳлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин ћәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мѳгаллимнәр бар иде.
[2] Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Минем эшемне башкару ѳчен сайланган Барнабны ћәм Шаулны Миња аерыгыз, – диде.
[3] Догалар кылып ураза тотканнан соњ пәйгамбәрләр ћәм мѳгаллимнәр, Барнаб белән Шаулныњ башларына кулларын куеп, аларны хезмәт итү ѳчен җибәрделәр.
[4] Изге Рух тарафыннан җибәрелгән Барнаб белән Шаул Селәүкия шәћәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр.
[5] Утраудагы Саламис шәћәренә килгәч, яћүдләрнењ гыйбадәтханәләрендә Аллаћы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте.
[6] Бѳтен утрауны үтеп Паф шәћәренә килделәр. Анда алар сихерче ћәм ялган пәйгамбәр булган Барьешуа исемле бер яћүд кешесенә тап булдылар.
[7] Ул ѳлкә башлыгы Серги Паул янында иде. Серги Паул – акыллы кеше – Аллаћы сүзен тыњларга теләп, Барнаб белән Шаулны сараена чакырды.
[8] Ә сихерче Элум (Барьешуаныњ грекча исеме) ѳлкә башлыгын иманга китерттермәскә тырышып, аларга каршы торды.
[9] Изге Рух белән сугарылган Шаул, аны тагын Паул дип тә атыйлар, Элумга туп-туры карап:
[10] – Син ћәртѳрле ялган ћәм мәкерлелек белән тулгансыњ. Син, иблис улы, ћәртѳрле дѳреслекнењ дошманы! Раббыныњ хакыйкатен ялганга әйләндерүдән туктыйсыњмы син, юкмы? – диде. –
[11] Хәзер менә Раббыныњ кулы синењ ѳстењдә: син сукыраячаксыњ ћәм билгеле бер вакытка кадәр кояшны күрмәячәксењ. Кинәт аны томан ћәм карањгылык каплап алды, ћәм ул, берәрсе җитәкләп юл күрсәтмәсме икән дип, әле бер якка, әле икенче якка таба атлады.
[12] Өлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Раббы турындагы тәгълиматныњ кодрәтенә тањ калды ћәм Раббыга иман китерде.
[13] Паул ћәм аныњ белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия ѳлкәсендәге Перги шәћәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайтты,
[14] ә калганнар Пергидән Писидия ѳлкәсендәге Антиухеягә килделәр. Шимбә кѳнне алар гыйбадәтханәгә кереп утырдылар.
[15] Муса кануныннан ћәм пәйгамбәрләр язган китаплардан ѳзекләр укыганнан соњ, гыйбадәтханә башлыклары, кешеләр аша, аларга: – Туганнар! Халыкка әйтергә теләгән нәсыйхәт сүзегез булса, әйтегез, – диделәр.
[16] Паул, кулы белән ишарә итеп, тынычланырга чакырды: – Исраил ирләре ћәм Аллаћыга табынучы башкалар, тыњлагыз!
[17] Исраил халкыныњ Аллаћысы безнењ ата-бабаларыбызны сайлап алган ћәм Мисыр җирендә булган чагында бу халыкны бѳек иткән, Үзенењ кодрәтле кулы белән аларны Мисыр җиреннән чыгарган.
[18] Алар чүлдә вакытта, Ул аларга карата кырык ел чамасы сабыр булган.
[19] Кәнган җирендә җиде халыкны юк иттергәннән соњ, шул җирне аларга мирас итеп биргән.
[20] Бу вакыйгалар чама белән дүрт йѳз илле ел барышында булган. Моннан соњ Шамуил пәйгамбәр яшәгән чорга кадәр аларга хакимнәр биргән.
[21] Аннары алар патша сораганнар, ћәм Аллаћы аларга Биньямин нәселеннән булган Кыйш улы Шаулны биргән. Ул кырык ел чамасы идарә иткән.
[22] Аны тәхеттән тѳшергәннән соњ патша итеп Давытны куйган ћәм аныњ хакында: «Мин күњелемә ошаган бер ирне, Ишай улы Давытны таптым. Ул Мин теләгән ћәр эшне башкарачак», – дигән.
[23] Үзенењ анты буенча, Аллаћы Давыт нәселеннән Исраилгә Коткаручы Гайсәне бирде.
[24] Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә ћәм чумдырылу йоласын үтәргә ѳндәп, бѳтен Исраил халкына вәгазь сѳйләде.
[25] Үз хезмәтенењ ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин Ул түгел. Минем артымнан Бер Зат килә, мин Аныњ аякларындагы башмак бауларын чишәргә дә лаеклы түгелмен», – диде.
[26] Туганнар! Ибраћим нәселенењ балалары ћәм Аллаћыга табынучы башка кешеләр! Коткарылу хакындагы бу хәбәр безгә җибәрелде.
[27] Иерусалимда яшәүчеләр ћәм аларныњ башлыклары Мәсихне танымадылар, Аны хѳкем итеп, пәйгамбәрләрнењ ћәр шимбә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырдылар.
[28] Ањарда үлемгә лаеклы ћичбер гаеп тапмасалар да, Пилаттан, катгый рәвештә, Аныњ үтертелүен сорадылар.
[29] Аныњ хакында язылганнарныњ бѳтенесен тормышка ашыргач, Аны, агачтан тѳшереп, кабергә салдылар.
[30] Әмма Аллаћы Аны үледән терелтеп торгызды.
[31] Ул Үзе белән Гәлиләядән Иерусалимга килгән кешеләргә күп кѳннәр буе күренде, хәзер ул кешеләр халык алдында Аныњ шаћитләре.
[32] Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаћы, Гайсәне терелтеп торгызуы белән, аталарыбызга биргән вәгъдәне безнењ ѳчен – аларныњ балалары ѳчен гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Улым, Бүген Мин Сине тудырдым».
[34] Аныњ гәүдәсен черетмичә, Аны үледән терелтеп торгызу турында исә болай дигән: «Давытка бирелгән изге ћәм ышанычлы вәгъдәне Сезнењ ѳчен тормышка ашырачакмын».
[35] Һәм башка бер урында: «Үз Изгењнењ гәүдәсен Һичкайчан черетмәссењ», – дип язылган.
[36] Үз дәверендә Аллаћы ихтыяры буенча хезмәт иткәннән соњ Давыт вафат булды ћәм үзенењ аталары янына күмелде. Аныњ гәүдәсе череде.
[37] Ә Аллаћы терелтеп торгызган Зат черемәде.
[38] Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: Гайсә аркылы сезгә гѳнаћларыгызныњ кичерелүе игълан ителә. Сез Муса кануны аша аклана алмаган барлык гѳнаћлардан иман итүче ћәркем Аныњ аркылы Аллаћы тарафыннан акланыр.
[40] Сак булыгыз, пәйгамбәрләр әйткән сүзләр сезгә карата булмасын. Пәйгамбәрләр әйткәннәр:
[41] «Тәкәбберләр, карагыз! Тањ калыгыз ћәм юк булыгыз. Бер эш башкарачакмын Мин Сез яшәгән кѳннәрдә. Сез ышанмас идегез, Әгәр ул эш турында Сезгә сѳйләсәләр дә».
[42] Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, кайбер кешеләр: – Киләсе шимбәдә дә бу хакта сѳйләгез әле, – диделәр.
[43] Җыелыш таралганнан соњ күп яћүдләр ћәм мәҗүсилектән яћүд диненә күчкән, Аллаћыны хѳрмәт итә торган диндар кешеләр Паул белән Барнаб артыннан бардылар, ћәм рәсүлләр, алар белән әњгәмә корып, аларны Аллаћы мәрхәмәтендә торырга үгетләделәр.
[44] Икенче шимбәдә бѳтен шәћәр диярлек Раббы сүзен тыњларга җыелды.
[45] Ә яћүдләр, халыкныњ күплеген күреп, кѳнләштеләр ћәм Паулныњ сүзләренә каршы яман телләнделәр.
[46] Ә Паул ћәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаћы сүзе ињ элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз ћәм шуныњ белән үзегезне мәњгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуња күрә без башка халыкларга таба борылабыз.
[47] Чѳнки Раббы безгә: «Синењ аша котылу Җирнењ читләренә кадәр Барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга Яктылык итеп куйдым», – дигән әмер бирде.
[48] Яћүд булмаган кешеләр Паул белән Барнаб әйткән сүзләрне ишетеп куандылар ћәм Раббыны сүзе ѳчен данладылар. Мәњгелек тормыш ѳчен сайлап алынганнарныњ барысы да иман китерделәр.
[49] Раббы сүзе шул тирәдәге бар җирләргә таралды.
[50] Әмма яћүдләр, атаклы гаиләләрдән булган хатыннарны ћәм шәћәрдәге җитәкче кешеләрне Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекләделәр ћәм үз җирләреннән кудырттылар.
[51] Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаћитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар ћәм Икүниун шәћәренә киттеләр.
[52] Ә шәкертләр куаныч ћәм Изге Рух белән тулы булдылар.