Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:53

[1] Шуннан соњ Паул Афинадан китте ћәм Кѳринт шәћәренә килде.

[2] Ул анда Әкүл атлы бер яћүдне ћәм аныњ Прискиллә исемле хатынын очратты. Кләүди кайсар барлык яћүдләргә Римнан китәргә әмер биргәнгә күрә чыгышы белән Понт шәћәреннән булган Әкүл күптән түгел хатыны белән Италиядән килгән иде. Паул алар янына барды.

[3] Һѳнәрләре бер үк булганлыктан Паул алар янында калды ћәм алар белән бергә эшләде. Аларныњ кәсебе чатыр кору иде.

[4] Һәр шимбә кѳнне ул гыйбадәтханәдә, яћүдләрне ћәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән сѳйләшеп утырды.

[5] Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бѳтен вакытын, Гайсәнењ Мәсих икәнлеге хакында шаћитлек биреп, яћүдләргә вәгазь сѳйләүгә багышлады.

[6] Әмма яћүдләр ања каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем ѳстән җаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сѳйләргә китәм, – диде.

[7] Ул, гыйбадәтханәдән чыгып, якында гына яшәүче, Аллаћыны хѳрмәт итә торган Тити Юсты атлы кешенењ йортына керде.

[8] Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенењ бѳтен гаиләсе белән Раббыга иман китерде. Паулныњ сѳйләгәнен ишеткән күп кенә кѳринтлеләр иман китерделәр ћәм суга чумдырылу йоласын үттеләр.

[9] Бервакыт тѳнлә белән Паул илаћи күренеш күрде. Күренештә Раббы ања: – Курыкма! Сѳйләвењне дәвам ит ћәм туктама.

[10] Чѳнки Мин синењ белән, ћәм беркем дә ћѳҗүм итеп сиња зыян китермәячәк. Бу шәћәрдә Минем күпсанлы халкым бар, – диде.

[11] Паул, иман итүчеләрне Аллаћы сүзенә ѳйрәтеп, Кѳринттә ел ярым яшәде.

[12] Ахаядә Гәллиун ѳлкә башлыгы булган вакытта яћүдләр, берләшеп, Паулга ћѳҗүм иттеләр ћәм аны, тотып, хѳкем урыны алдына алып килделәр.

[13] – Ул кешеләрне канунга каршы рәвештә Аллаћыга табынырга ѳйрәтә, – диделәр.

[14] Паул сүзен башларга гына теләгән иде, Гәллиун яћүдләргә: – Яћүдләр! Әгәр нинди дә булса явыз эш яки җинаять кылынган булса, сезне тыњлау ѳчен сәбәп булыр иде.

[15] Әмма сүзләр, исемнәр ћәм сезнењ кануныгыз хакында сүз барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хѳкем итәргә теләмим, – диде

[16] ћәм аларны хѳкем урыныннан куып чыгарды.

[17] Хѳкем урыны каршында анда булган кешеләр гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып кыйнадылар. Ә Гәллиунныњ моња исе дә китмәде.

[18] Паул, тагын шактый гына кѳннәр Кѳринттә булганнан соњ, туганнар белән хушлашып, су юлы белән Суриягә китте. Прискиллә ћәм Әкүл дә аныњ белән киттеләр. Юлга чыгар алдыннан, нәзер биргәнгә күрә, Паул Кенхерәйдә чәчен алдырды.

[19] Эфескә килеп җиткәч, юлдашларыннан аерылып, Паул гыйбадәтханәгә китте ћәм яћүдләр белән сѳйләшеп утырды.

[20] Алар ањардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын сорадылар, ләкин ул риза булмады.

[21] Туганнар белән саубуллашып: – Аллаћы теләсә, тагын килермен, – диде Паул. Шуннан соњ ул су юлы белән Эфестән китте.

[22] Кайсариягә килеп җиткәч, корабтан тѳшеп Иерусалимга килде, андагы бердәмлекне сәламләде ћәм Антиухеягә китте.

[23] Анда бераз вакыт торганнан соњ, Паул юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия ћәм Фругия аша үтте.

[24] Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яћүд килде. Ул телгә оста, Язманы белә

[25] ћәм Раббы юлына ѳйрәтелгән иде. Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белсә дә, зур рухлану белән Раббы хакында дѳрес итеп сѳйләде ћәм ѳйрәтте.

[26] Ул гыйбадәтханәдә бик кыю сѳйләде. Прискиллә белән Әкүл, Апуллусныњ сѳйләгәннәрен ишетеп, аны үзләре янына чакырып алдылар ћәм Аллаћы юлы турында тулырак ањлаттылар.

[27] Ул Ахаягә китәргә ният белдергәч, туганнар аны дәртләндерделәр ћәм андагы шәкертләргә Апуллусны кабул итүләрен сорап хат яздылар. Апуллус анда килгәч, Аллаћы мәрхәмәте аркылы иман итүчеләргә күп ярдәм күрсәтте.

[28] Чѳнки ул, Изге язмада язылганнар белән, Гайсәнењ Мәсих икәнлеген исбатлап, бѳтен халык алдында яћүдләр сѳйләгән сүзләрнењ дѳрес түгеллеген ышандырырлык итеп күрсәтеп бирде.

Рәсүлләрнең Эшләре — Chapters